Мәдәният Уку өчен 2 минут

Халыкчан җырлау остасы

Габдулла Рәхимкуловның тууына – 100 ел

Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов.
Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов.

25 сентябрьдә Казанда Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов (1926-1997) яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде. Быел мәшһүр җырчының тууына 100 ел тулды. Истәлекле вакыйга уңаеннан башкаланың Маяковский урамында урнашкан 23а йорты янына бик күп кеше җыелды. Җырчы бу йортта 1970-1997 елларда яшәгән. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган әлеге чараны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, үзе дә халыкчан җырлау остасы Фердинанд Сәлахов алып барды.

Истәлек тактасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Габдулла Рәхимкуловның Германиядә яшәүче кызы Тәнзилә Кнаур-Рәхимкулова, улы Рәүф Рәхимкулов, оныгы Айрат һәм башка туганнары тырышлыгы белән эшләнгән. Артистның якыннары, хезмәттәшләре җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Җырчы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Буа кантоны Иске Шәйморза авылында туа. 1954-1962 елларда – ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты, 1963-1979 елларда Татар филармониясендә эшли. Җырчы репертуарын халык җырлары, Татарстан композиторларының вокаль әсәрләре тәшкил итә. Халыкчан җырлау традициясен саклау һәм үстерү юнәлешендә иҗат итә. Татар халкының борынгы озын көйләрен аеруча зур осталык белән башкара. Татарстан радио һәм телевидениесе аша чыгышлар ясый, грампластинкалар яздыра, актив концерт эшчәнлеге алып бара. 1997 елның октябрендә вафат була, Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылында җирләнә. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Халык җырчысы

1950-1970 елларда татар эстрадасында бик тә үзенчәлекле җырчыларыбыздан берсе булган Габдулла Рәхимкуловның тууына 85 ел тулу уңаеннан элегрәк оныгы Айрат Рәхимкулов оештырган кичә искә төште. Анда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, якташлары, сәхнә ветераннары катнашты. Җырчының кызы Тәнзилә әйткән сүзләр хәтердә: «Милләттәшләре аның иҗатын, моңлы тавышын бик яратты, чөнки ул халык өчен җырлады, татар вокаль сәнгать традицияләрен дәвам итте. Ул язмышына рәхмәтле булды: җыр – аның исемен мәңгеләштергән язмышы иде». Бу сүзләргә күпләр кушылды.

Габдулла Рәхимкулов үзенә генә хас, кабатланмас тавыш тембры һәм халыкчан башкару осталыгына ия иде. Аның тавышы кичке уенда тальян гармунга яисә биек таулар арасында табигать аһәңнәренә, ә бәлки урман эчләрендә агачлар шавына кушылып яңгырыйдыр кебек. Ул халык көйләрен, фән теле белән әйтсәк, чип-чиста аутентик фольклорга туры китереп, моңлы итеп башкарды. Беркөнне радиода тыңлаучыларның хатларына нигезләнгән концертта Габдулла Рәхимкулов башкаруында «Уел» халык җыры яңгырады. Моңарчы бу җырны мин Гомәр Әбделмәнов һәм Рамазан Янбәков башкаруында гына кабул итә идем. Габдулла абыйның башкаруын ишеткәнем булмаган. Ул башкарган «Уел» бормалары үтә дә табигый, ышандыргыч яңгырады. Киң күкрәктән гөрләп чыккан тавышы белән җиргә уелып аккан кичке Уел елгасы буйларын тутырып, илен сагынып җырлыймы бу егет дип, тетрәнеп куясың. Аның башкаруында «Агым су» җыры да тыңлаучыны битараф калдырмый. Гомумән, һәр җырда күкрәк читлегеннән ургылып чыккан көр тавышын тамашачы яратып кабул итә.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 70 еллык тарихын китап итеп язган кеше буларак, язмамда Габдулла Рәхимкуловның ансамбльдә эшләгән елларына тукталасы килә. Ул ансамбльдә 1954 елның августыннан 1962 елга кадәр эшли. Хатыны Гамилә ханым да ансамбльдә хезмәт куйды: концертлар алып барды, хорда альт партиясендә җырлый иде.

Тантаналы ачылыш. Элмә тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин. /М.Захаров фотосы.
Тантаналы ачылыш. Элмә тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин. /М.Захаров фотосы.

Композитор, 1939-1940 һәм 1968-1970 елларда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Александр Ключарев (1906-1972) Габдулла Рәхимкулов турында: «Габдулла – халык арасыннан чыккан, халыкчан җырчы. Аның тавышы якты, чиста, моңлы. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак коллектив белән күп илләр, өлкә, шәһәрләр гизде. Ансамбль аның өчен зур музыка мәктәбе булып, музыкаль зәвыгын тәрбияләүдә, актерлык осталыгын үстерүдә, татар җырының милли моңын тыңлаучыга җиткерүдә зур ярдәм күрсәтте», – дип язды.

«Габдулла Рәхимкулов – 1950-1970 еллар татар эстрадасының күренекле һәм үзенчәлекле вәкилләреннән берсе. Тавыш тембры, халыкчанлыгы белән Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйровалар белән уртаклыгы булса да, Рәхимкулов татар җырчылары арасында кабатланмас урын били. Нәкъ менә үзенең кабатланмас сыйфатлары белән ул милли тамырлардан читләшкән, аерылган һәм тиешле белемнән мәхрүм булган кешеләргә ошап бетмәде», – дип язды мәшһүр фольклорчы, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов (1930- 2020) Габдулла Рәхимкуловның татар җыр сәнгатендәге урыны турында.

Ансамбльгә эшкә кергәч, аңа халык җыры «Сарман»ны хор белән башлап башкарырга кушалар. (Безнең буын шул җырларны тыңлап үсте, бу җыр яздырылган грамтәлинкә миндә әле дә саклана). Радиога яздырылган әлеге җыр артистка танылу алып килә. 1937-1959 елларда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып хормейстер Зөләйха Әхмәтова (1904-1988) эшләде. Ул халыкчан башкаручыларны аера-таный белә һәм аларга булыша иде. «Бу җыр аның моң тулы ритмик төсмерләргә бай тавышы аша эчкерсез, самими, гади дә булып, күңел кылларын тибрәндереп яңгырады», – дип искә ала музыка белгече, 1958-1968 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Рәисә Волкова беренче тапкыр Габдулла Рәхимкулов иҗаты белән танышуы, аның башкаруында яңгыраган «Сарман» җырын ишетүе турында. 1957 елның яз азагында Мәскәүдә 200дән артык кеше катнашында узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Габдулла Рәхимкулов бу җырны искиткеч оста итеп башкара.

1959 елда Зөләйха Әхмәтованы лаеклы ялга озаталар. Ул чорда ансамбльнең Европа, рус сәнгате үрнәкләренә таянган яңа җитәкчелеге халыкчан җырлаучыларны өнәп бетерми. Гомумән, ул елларда фольклор байлыкка тискәре караш күзәтелә. Сәнгатьне интернациональләштерү максатында милли республикаларның халык иҗатын үстерүгә каршылыклар тудырыла. Ни гаҗәп, музыкаль фольклор, халыкның музыка сәнгате үсешенә Композиторлар берлеге, Мәдәният министрлыгы тарафыннан да зур зыян салына.

Без халык җыр осталыгын үзләштергән кешене халык җырчысы дибез. Аларның башкару рәвеше төрле булырга мөмкин. Габдулла Рәхимкулов халык җырын «буш» җырлардан аерып торган, үзенә генә хас җырлау рәвешенә ия иде. Ул «модалы», мәгънәсез җыруларны репертуарына кертмәде. Халык җырчысы буларак үз бурычын халыкка хезмәт итүдә күрде. Җырлау сәнгате – саф эш икәнен аңлап, ул дан һәм матди байлык турында уйламады.

М.Захаров фотосы.
М.Захаров фотосы.

Габдулла Рәхимкуловның шулай тиз арада популяр җырчы булып танылуы турында Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов (1939-2020): «Җырчыга халык арасында ихтирам, игътибарны, әлбәттә, иң беренче чиратта аның таланты, матур тембрлы тавышы, намуслы хезмәте китерде. Бу – бәхәссез. Габдулла абый сәхнәгә дә, радиога да бервакытта да әзерлексез чыкмады. Ходай биргән моңлы тавышы, бәллүрдәй чыңлап торган дикциясе (сүзләр әйтелеше), җырларны искиткеч халыкчан башкаруы бик күпләр өчен үрнәк иде. Сәхнәгә һәрвакыт матур киенеп чыга, бәргәләнмичә, үз җаена гына җырлый», – дип язды.

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова (1939-2023) үзенең иҗатташ дусты турында: «Сара апа белән алар гомерлек дуслар булды. Габдулла Рәхимкуловның концерт репертуарында Сара Садыйкованың мәңге онытылмас җырлары зур урын алып торды. “Арча кичләре”, “Балкый Шәйморза утлары” (М.Ногман сүз.), “Кайтыгыз, торналар” (И.Ганиева сүз.), “Беренче мәхәббәт” (Ә.Рәшит сүз.), “Керфегеңә тамармын мин” (Ш.Маннапов сүз.) җырларын яраткан җырчыбыз Габдулла Рәхимкулов тавышы мәңге үлемсез итте. Аның репертуарын, йөзләрчә халык җыры белән бергә, Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, Ф.Әхмәтов, Х.Вәлиуллин кебек композиторларыбызның җырлары да биләп торды. Ул аларны бердәй осталык белән, бөтен күңелен биреп җырлады. “Үзең аңла” (Г.Зәйнәшева, Р.Яхин), “Мин гармун булыр идем” (Ф.Шәфигуллин, Ф.Әхмәтов), “Чишмә җыры” (М.Җәлил, Ә.Бакиров), “Онытырга мөмкин түгел” (Ә.Ерикәй, Х.Вәлиуллин) кебек җырларны кем генә белми икән?» – дип язды.

Мәңгеләштерү

Истәлек тактасын ачу тантанасында Татарстанның халык артисты, Габдулла Рәхимкуловның якташы Илсур Сафин (ИлСаф): «Габдулла абый 70 яшьлек юбилей концертын үткәргәндә, миңа: “Эстафетаны сиңа тапшырып калдырам, энем”, – дигән иде. Моңарчы филармониядә Габдулла Рәхимкулов җырларыннан концерт төзегән, анда Флера апа Сөләйманованы да чакырган идем. Хәзер инде киләсе елда аның истәлегенә башта Чүпрәле районында, туган авылында фестиваль-конкурс кебек чаралар үткәрү күздә тотыла. Аның репертуарыннан җырларны да кертеп, фестивальне республика күләмендә үткәрергә планлаштырыла. Фонд булдыруга да өмет бар», – дип белдерде. Ходай насыйп итсен. Җырчы турындагы язмалар, хатирәләр, фотосурәтләрдән саллы гына китап та чыгарып булыр иде…

М.Захаров фотосы.
М.Захаров фотосы.

Габдулла Рәхимкулов халык күңелендә милли рухыбызны саклаучы, олы йөрәкле шәхес булып саклана. Аның халыкчан башкару осталыгы, иҗат хәзинәсе – татар халкына, киләчәк буынга хезмәт итү үрнәге…

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи