Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әл-Бәра разыйаллаһу ганһү риваять итә. «Рәсүлуллаһның «ястү» намазында «Үәттиини үәз-зәйтүүүн» сүрәсен укыганын ишеттем. Башка беркемнән дә ул күркәм тавышны ишетмәдем».Катәдә разыйаллаһу ганһү риваят...

Әл-Бәра разыйаллаһу ганһү риваять итә. «Рәсүлуллаһның «ястү» намазында «Үәттиини үәз-зәйтүүүн» сүрәсен укыганын ишеттем. Башка беркемнән дә ул күркәм тавышны ишетмәдем».


Катәдә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Адәмнәрдән иң яман угры – намазыннан урлаучысыдыр. Намаздан урлау – рөкүгъны, сәҗдәне тәмам кылмау (җиренә җиткереп башкармау)».


Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җиде әгъза белән сәҗдә кылырга боерылдым: маңгай, ике кул, ике тез, ике аяк башлары».


Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Сәҗдәгезне камил кылыгыз. Сәҗдәдә һичберегез эт кулын түшәгән кебек беләкләрегезне түшәмәгез».


Әл-Бәра бин Газиб разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Сәҗдәдә ике учыңны куй, ике терсәгеңне күтәр».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бәндәнең Аллаһка иң якын хәле – сәҗдә хәле. Сәҗдәдә доганы күп кылыгыз».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №8. — 69 б. 


Фото: pixabay


#Әхмәдвәли Рәхими #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи