Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев

Пенза өлкәсенең Дәхтәрни авылында Мансур Әхмәт улы Мәҗитов төзеткән мәчет.
42. Гакыллы кешенең дошманлыгының зарары ахмак кешенең зарарыннан азрак. Ягъни ахмакның дуслыгында шулкадәр зарар күп.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Бер кеше сиңа начарлык эшләсә, яхшылык белән җавап кайтар. Ул, сине начар кеше дип белеп, начарлык эшлидер. Яхшылык белән җавап кайтарсаң, фикере үзгәрер. Килер бер көн, ул синең дустың булыр», – дигән. («Фоссыйләт» сүрәсе, 34 нче аятьләр.)
Акыллы дошман белән сөйләшеп тә, килешеп тә, уртак фикергә килеп тә була. Хәтта террористлар белән дә килешү төзиләр. Бюрократларның гына фикерен үзгәртү авыр. Ахмаклык ул – төзәтеп, дәвалап булмый торган чир. Хәтта ахмак дус булса да, аның нәрсә кыласын гоманлап, күз алдына китереп булмый. Аның фикер сөреше дә башыбызга сыймый. «Беткә үч итеп тунын яккан» дигән сүз бар. Аюның яратып кочаклавыннан да сак булырга кирәк. Дустың булса да, якын бармавың хәерле.
Әби-бабайларыбыз кызык итеп болай дип сөйлиләр иде. Өйләре янып беткәч, бер акылга зәгыйфь кеше: «Тараканнарга, кибәкләргә (бездә кандаланы кибәк диләр) шәп булды (янып беттеләр)!» – дип сөенеч уртаклашкан.
43. Камил гакылсыз кеше белән бәлаләнү ярты гакыллы кеше белән бәлаләнүдән җиңелрәк. Ягъни ярты мәҗнүн булганнан камил мәҗнүн булу яхшы.
«Батько Махно» дигән кинода шундый лозунг бар иде: «Бей красных, пока не белеют, бей белых, пока не краснеют» («Кызылларны агарганчы, акларны кызарганчы кыйна»). Ак – ак инде ул, кызыл – кызыл. Әмма әле алсу төс тә бар, аны кайсы якка кертергә?..
Шуның кебек, тиле – тиле инде ул. Аның белән сак буласың, сүз көрәштермисең, нәрсәдер исбатлап вакытыңны әрәм итмисең. Ә менә ярымтиле кайвакыт акыллы булып та күренергә мөмкин. Бигрәк тә җитәкче урында булса... Ул үзенең көтелмәгән (тузга язмаган) фикерләрен башкаларга көчләп тагарга, шуның белән бөтен тынычлыкны алырга мөмкин. Урысларда шундый сүз бар: «Хуже дурака только дурак с инициативой». Шыр тиленең фикере булмый, ул яктан ул куркынычсыз. Тиле-миле кешедә фикер акыллы кешегә караганда да күбрәк булырга мөмкин. Ярымтиленең кем икәнен беләсең килсә, ачуын чыгарып карарга кирәк, шул чагында ул чын асылын күрсәтә.
44. Адәм – белмәгән нәрсәсенә дошман, шуның өчен белмәгән фәннәрне бәгъзеләр инкяр итәләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Бишектән ләхеткәчә белем алу фарыз», – дигән. Белем алу безнең күзаллауны киңәйтә, бик күп нәрсәләрне танырга, файдаланырга өйрәтә, дөрес фикерләргә һәм дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Нәрсәнедер белмәү аны инкяр итәргә кирәк дигән сүз түгел.
Илебездә 70 еллар буе динне, Аллаһны инкяр итү идеологиясе хөкем сөрде. Инкяр итүдән диннең кыйммәте үзгәрмәде, Аллаһка да зыян килмәде. Кешеләр үз-үзләренә золым кылдылар. Яктылык кимесә – караңгылык арта, җылылык кимесә – салкынлык арта. Аллаһка мәхәббәт кимесә – әхлаксызлык арта.
Безнең күршедәге Әсма әби: «Дин ул алтын тәңкә кебек, күпме генә инкяр итсәң дә, пычрак атсаң да, аяк астына салып таптасаң да, кыйммәтен югалтмый. Ул бер вакыт ялтырап килеп чыгачак әле», – дип аңлата иде.
Галилео Галилейны инквизиция суды «Җир әйләнә» дигән сүзеннән ваз кичтерә. Галим сүзеннән ваз кичә, тәүбә кыла, әмма: «Мин ваз кичкәннән ул әйләнүдән туктамый бит», – ди.
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп. Без аңламаганнан, белмәгәннән, инкяр итүдән хакыйкать үзгәрми.
45. Ирнең акылы теле астында өртелмеш (яшерелгән). Ягъни камил ир акылдан хариҗ сүз сөйләмәс.
Дәшми торганда, бар кеше дә акыллы күренә (бу турыда алда әйткән идек). Ишәк, сарык, мәче, кем акыллы, дип бәхәсләшкәннәр, ди. Мәсьәләне чишәр өчен, төлкегә мөрәҗәгать иткәннәр. Төлке боларга болай дип сорау биргән: «Җир кояш тирәли әйләнәме, кояш җир тирәлиме?» Ишәк: «Сорап торасы да юк, күренеп тора бит: кояш җир тирәли әйләнә», – дигән. Сарык: «Шулаен шулай, әмма күп вакыт без уйлаганның киресе була. Җир кояш тирәли әйләнәдер», – дип каршы төшкән. Мәче дәшмәгән. Төлке: «Иң акыллыгыз мәче икән – ул дәшмәде, ялгышмады», – дигән.
Ахмак уйлар һәркемдә дә бар, әмма акыллы кеше аны сөйләми. Халыкта «Кеше ышанмастайны, чын булса да, сөйләмә» дигән сүз дә бар. Сүзне әйткәнче өч иләк аркылы үткәрү кирәк:
1. Сүзең дөресме?
2. Сүзең файдалымы, берәр кешегә кирәкме?
3. Сүзең матурмы?
Әгәр шушы өч иләк аша үтә икән, сүзеңне әйт. Кирәкле, матур сүз сөйләшү дәшми торудан хәерле. Дәшми тору исә буш сүз сөйләшүдән хәерле.
46. Җаһилнең дәүләт иясе булуы – акыллы адәмгә гыйбрәт, чөнки акыллы адәм бай булырга тиеш иде.
Аллаһ безне акыл белән нигъмәтләгән икән, аны гыйлем белән баетырга мөмкинлек биргән икән, аны тормышыбызда дөрес итеп куллана белү тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең хәерлегез дөнья дип ахирәтен онытмас, ахирәт дип дөньясын калдырмас, икесен дә тигез күрер, башкаларга авыр йөк булмас», – диде.
Бүген илебездәге халыкның күпчелеге, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре – 70 еллык дәһрилек (атеизм) мәктәбе үткән кешеләр, материалистлар. Кешегә матди ягына карап бәя бирәләр. Остазым Габделхак абзый Садыйков матди яктан аларга үрнәк булырга куша иде. Яхшы һөнәр иясе дә бул, йорт-җирләрең дә яхшы һәм чиста, киемең дә пөхтә һәм пакь булсын. Булдыра алсаң, яхшы машинада да йөр. Балаларың да тәртипле, һөнәрле булсын. Динсезләр һәм башка диндәгеләр: «Кара, мөселманнар ничек матур яшиләр, мөселман гаиләсе нинди күркәм», – диярлек булсын.
Әмма моңа хәләл кәсеп белән ирешү кирәк, һәм ул үзмаксат булмаска тиеш. Надан тормышын акыллыдан матуррак алып бара икән, ул акыллы кешене бизәми.
47. Әдәпле вә инсафлы булу – ике мәртәбәнең берседер, ягъни олысыдыр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әдәбе булмаган кешенең сөннәте (нәфел гыйбадәтләре) кабул булмас, сөннәте кабул булмаган кешенең бер гамәле дә кабул булмас», – дигән.
Мифтахетдин Акмулла да:
«...Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
Әдәп дигән – мәхәббәткә сәбәп, дигән;
Көферлек әдәпледә тормагандай,
Әдәпсездә иман тору гаҗәп, дигән».
Аллаһ Раббыбыз җир йөзенә 124 000 пәйгамбәр җибәргән. Һәр пәйгамбәр үз халкын Аллаһны танырга һәм гүзәл әхлак белән яшәргә өндәгән.
Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдергән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), дөрес яшәр, туры юлдан тайпылмас өчен, Коръәни Кәрим белән бергә хәдисләрен калдырган. Һәр мөселман Коръән һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре өйрәткәнчә яшәп, әдәпкә, гүзәл әхлакка омтыла. Бу өйрәтүләр нигездә 4 кагыйдәгә сыеп бетә:
1. Аллаһны һәм Ул яралткан һәр мәхлукатны ярат. Аңа гына гыйбадәт кыл.
2. Аллаһ яралткан беркемгә дә, бернәрсәгә дә зыян салма.
3. Аллаһ биргәнгә канәгать бул, шөкер ит.
4. Кирәкмәгән җиргә кысылма.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселманлык – сиңа кагылмаган нәрсәләргә кысылмау», – дигән.
48. Әдәпнең күркәмлеге – җанда булган кабахәтне өретә (каплый), кешегә күрсәтми.
Бу турыда олпат язучыбыз Әмирхан Еникинең «Матурлык» дигән хикәясендә бик матур итеп язылган.
Җәйге ялга кайтышлый, Бәдретдин исемле шәкерт дусларын өйләренә кунакка алып керә. Шәкертләр аларның бик ярлы яшәүләренә шаккаталар. Бәдретдиннең әнисе чәй ясарга чыккач, ул да аларга бик ямьсез күренә, сәерсенәләр, кыенсыналар.
«Бичара хатынның бөтен битен, күзен кайчандыр кичерелгән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер, тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең ямьсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде», – дип тасвирлый язучы.
Әмма шәкертләр, өйдәге тәртип, пөхтәлекне, гаиләдәге үзара күркәм мөнәсәбәтне, Бәдретдиннең әнисенә булган яратуын, әнисенең улына карата хисләрен күреп, фикерләрен үзгәртәләр. Кайтып киткәндә үзләрен бик якын кешеләреннән аерылган кебек хис итәләр. Язучы аны болай сурәтли: «Моңсу... Бик моңсу миңа! Берни эшли алмыйм үзем белән! Самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!»
49. Бер кешенең әдәбе начар булса, ягъни әдәпсез булса, нәсәбе заигъ (әрәм) булыр, нәсәбе һәм начар булыр.
Кайвакыт сине затлы, матур, бай йортка кунакка дәшәрләр. Сине купшы киенгән чибәр генә хуҗалар елмаеп каршы ала. Затлы җиһазлар, даруханәдәге кебек тәртип... әмма күңелдә бушлык, уңайсызлык хасил була. Үзеңне читлеккә эләккән кош сыман хис итәсең. Андый вакытта, аура начар, диләр. Кешеләр, аураны төзәтәм дип, психологларга йөри, нәрсәдер укыттыра, әмма иң элек үзеңнән башларга, әдәбеңне төзәтергә кирәк. Син матур да, бай да, яхшы нәселдән дә икән, ул синдә горурлык, масаю, үзеңне башкалардан өстен кую кебек тискәре сыйфатларны арттырырга тиеш түгел. Үзеңне түбәнчелекле тотсаң, боларны бирүче Раббыбызга шөкер, хәмед-сәна кылсаң гына, бу нигъмәтләр сиңа файда итәчәк. Масаю, шөкер итмәү көфран нигъмәткә китерә. Үзеңне әдәпсез тоту, башкаларны хөрмәт итмәү башта сине кешеләрдән читләштерүгә, аннан булган нигъмәтләрнең кимүенә, юкка чыгуына сәбәп булып тора.
50. Бер кешенең гакылы аз булса, асылы һәм заляләттә булыр, ягъни явызлыкта булыр.
Мифтахетдин Акмулла:
«Өченче иң кыйммәт нәрсә – гакыл, дигән,
Гакылсызда тәүфыйк җагы такыр, дигән;
Аз эшкә дә ачуланып, динен бозар,
Иманын да көферлеккә сатыр, дигән».
Кешеләрне хайваннан аера торган сыйфат ул – акыл. Бездә хайвани хисләр өстенлек итмәсен дисәк, акылыбызны гыйлем, тәҗрибә, фикерләү белән баетып тору кирәк. Әгәр шулай эшләмәсәк, бөтен акылыбыз, тырышлыгыбыз нәфес артыннан кууга китәчәк.
Нәфескә мөнәсәбәт буенча кешеләрне 3 төркемгә бүлеп булыр иде:
•
беренче төркем – кеше кыяфәтендәге «хайваннар». Андый кешеләр ашау,эчү, йоклау, җенси ләззәт алу турында гына уйлый һәм шуның өчен генә яши.
•
икенче төркем – кеше кыяфәтендәге «шайтаннар». Шайтанның шөгыле – явызлыкны, бозыклыкны, мәкерне тарату һәм кешеләр хәсрәтеннән тәм табу.
•
өченче төркем – акыллы, хисле кешеләр – «фәрештәләр». Алар, Аллаһның бөеклегенә, гүзәл сыйфатларына сокланып, шул Олуг Затка гыйбадәт кылу белән мәшгуль. Шушы гамәлләре аларда күркәм холык тәрбияли.
Әгәр кеше акылын баетырга, тәрбияләргә тырышмаса, акылның сыйфаты кими. Яхшыны яманнан аера алмый. Андый кеше Аллаһ Раббыбызның Адәмгә (г.с.) әманәт итеп биргән ислам диненә килә алмый һәм хайвани-шайтани сыйфатларыбыз безне кол дәрәҗәсенә төшереп, үзенә хезмәт иттертә. Димәк, акыл җитмәү сәбәпле, кеше үз-үзенә золымлык кыла.
51. Бер кешенең гомере озын булса, тән куәте ким булса да, гакыл куәте артыр.
«Күп яшәгән – күп белер» дигән мәкаль кебек.
Кол Гали: «Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас...» – дигән. Өлкәннәр арасында зирәкләр күп булса да, һәр өлкән кеше зирәк дигән сүз түгел. Кеше яши-яши тәҗрибә туплый, шуннан чыгып, дөрес нәтиҗә ясаса, зирәклеккә ирешә. Картаю ул – өлгерү, яшәгән саен начар сыйфатлар өстәү түгел, аларны киметеп, яхшырак, зирәгрәк, кирәгрәк, гүзәлрәк булу. Әгәр кеше дөрес яшәсә, гомер үткән саен ул нәрсәгәдер ирешә. Димәк, ул бөлми, баерак була. Гомер уңышлы сәүдә булырга тиеш. Әгәр физик мөмкинлекләрең кими башлаган икән, рухи кыйммәтләреңне арттыр. Тышкы матурлыгың кими икән, күңел дөньяңны, эчке матурлыгыңны бает. Алган әйберең, ирешкән нәрсәң югалтуларыңа караганда күбрәк булсын, менә бу – уңышлы сәүдә. Үз файдаңа сәүдә ит. Иренмә, үзеңне камилләштер. Шул вакытта зирәклеккә ирешерсең, башкалар каршында бәяң, дәрәҗәң артыр.
52. Һәрнәрсәне сынап карау – гакылның көзгеседер, горурлану – наданлык җимешедер.
Гомәр (р.г.): «Кешенең нинди икәнен беләсең килсә, күршесе булып кара, бергә юлга чыгып кара, әҗәткә акча биреп кара», – дигән. Бу очракларда кеше үзенең чын йөзен ача, холкын күрсәтә. Димәк, үзеңә дус-иптәш сайлаганда сынап карау кирәк. Халыкта «Умарта оясына бармагын бер тыккан кеше икенче тапкыр тыкмас» дигән сүз бар. Акыллы кеше, сынап караулары, тәҗрибәләре нигезендә, дөрес нәтиҗә ясый белә, үзен күп хаталардан азат итә. Хуҗа Насретдиннән: «Дусларың күпме?» – дип сорагач, ул: «Әйтә алмыйм әле, бу арада тормыш уңай бара, дуслар авырлык килгәндә беленә», – дип җавап биргән. Тормыш кемнең кем икәнен белергә өйрәтә. Дөрес нәтиҗә ясау – акыллы кешенең сыйфаты.
Иблиснең гыйлеме дә, гамәле дә күп булган, әмма аның максаты – үзен башкалардан өстен күрсәтү булган. Горурлыгы аркасында, Адәмгә сәҗдә кыла алмаган. Әмма сәҗдә кылу – Адәмне зурлау түгел, Аллаһ кушканны үтәү. Горурлыгы сәбәпле, Раббыбызның сынавын үтә алмаган.
53. Тел – әдәпнең вәзиредер, ягъни ярдәмчеседер.
Кешеләрне иң бизи торган сыйфат – әдәп. Бүген киемгә артык игътибар бирелә. Киенү рәвеше кешенең яхшылыгын билгеләми. Бер карганың өстенә буяу түгелгән. Карга, шуңа сөенеп: «Мин – павлин», – дип кычкырып йөри икән. Бик матур итеп ясалган портретлар бар, әмма ул портретка карап кына кешегә чын бәя биреп булмый. Кешенең асылы, матурлыгы, әдәбе сөйләшүендә чагыла. Шул сәбәпле, тел гүзәл әхлак һәм әдәпнең көзгесе булып тора, кешегә матурлык тарата, яхшы үгет-нәсыйхәт бирергә ярдәм итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешенең үтенечен канәгатьләндерергә мөмкинлегегез юк икән, матур сүз белән озатыгыз», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Матур сүзләр генә сөйләгез, матур сүзләр сөйли алмасагыз – дәшми торыгыз», – дигән. Аллаһ Раббыбыз асылыбызны күрсәтү өчен тел дигән ярдәмче биргән икән, аны дөрес итеп файдалану зарур.
54. Бер кеше бер нәрсәне өмет итсә – ул нәрсәдән куркыр, бер нәрсәне белмәсә – ул нәрсәне гаепләр.
Гыйлем, мантыйк белмәсә – уку харам, дияр, башкаларны һәм ушандак (шулай ук).
Адәм баласының гомере курку белән өмет арасында үтә. Һәркемнең хыяллары, үз алдына куйган максатлары, яулыйсы үрләре бар.
Бакча баласы мәктәпкә бару турында хыяллана, мәктәптә укучы бала исә югары уку йортына керергә өметләнә. Әмма имтиханнар куркыта. Укуны тәмамлау гына түгел, гаилә кору да – зур хыял. Эшли алырмынмы, гаилә корган яр белән уртак тел табып булырмы, балалар кем булыр – кеше гел борчылып яши.
Әлбәттә, тормышта бар да ал да гөл генә булмый. Роза чәчәгенең дә энәләре бар. Күп читенлекләр килеп чыга, андый очракта өметне өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Нәрсә генә булса да: «Әлхәмдүлилләәһи галә күлли хәл», ягъни «Аллаһның хәерсез эше юк», – дип хәрәкәт кылу кирәк. Тырышлык – бездән, нәтиҗә – Аллаһтан. Иң зур гыйлем – Аллаһны тану, иман китерү. Иман китергәнсең икән, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан, дип, сабыр итү тиеш.
55. Азга канәгать иткән кеше газиз вә олуг булды, күпкә өмет иткән адәм зәлил (түбән) вә хур булды.
Һарун әр-Рәшид патша Фөзәйл ибн Ияз исемле галим белән очраша. Сөйләшеп утыралар. Патша Фөзәйл ибн Ияздан күп файдалы нәсыйхәтләр ала. Китәр алдыннан: «Бурычларың бармы?» – дип сорый. Фөзәйл ибн Ияз: «Бурычларым бик күп, әмма, падишаһым, син аны түли алмассың», – ди. Патша, бик аптырап: «Байлыгым күп, мин теләсә нинди бурычны түли алам», – дигәч, «Минем Аллаһ каршында бурычларым (биш вакыт намаз, ураза) бар, аны берәү дә, шул исәптән, син дә түли алмыйсың. Аллаһның биргәннәренә шөкер итмичә, кыска гына гомерем өчен бурычка алмадым», – ди.
Падишаһның күңеле булып, 1000 динар акча бирергә куша. Фөзәйл ибн Ияз: «Падишаһым, син акча турында уйлыйсыңмы?» – дип сорый. Патша: «Әйе», – дип җавап биргәч: «Аллаһ миңа нәфесемне җиңәргә ярдәм итте, нәфес минем колым булды, ә син, киресенчә, һаман нәфес колы икәнсең. Шулай булгач, син минем колымның колы буласың. Мин ничек итеп үз колымның колыннан нәрсәдер алыйм?» – ди. Һарун әр-Рәшид патша, күз яшьләрен көчкә тыеп: «Әй Фөзәйл, менә кем чын солтан икән!» – дип җавап бирә. Бүген кешеләр бурычка баткан, кредит түли, әмма күбесе юклыктан түгел, барына канәгать булмаганга, кешедән артыграк яшәр өчен әҗәткә керә.
56. Азат кеше дә кол кебектер – тамыг (зур теләк) куйса, кол кеше дә азат кебектер – канәгать итсә.
Без яшь чакта: «Коммунизм дигән җәмгыять булачак, анда һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хәҗәтенчә дигән кагыйдә булачак», – дип өйрәтәләр иде. «Һәркемгә – хәҗәтенчә» дигән сүз төпсез кисмәккә су тутыру кебек.
Каюм Насыйри: «Берәү дошманына бүләк бирсә – дуслашырга мөмкин, нәфесенә бүләк бирсә – канәгатьсезлеге артыр», – дигән. Халыкта «Май өстенә бал кирәк, бар өстенә бар кирәк» дигән сүз бар. Кеше, нәфес артыннан куып, Аллаһны оныта, кушканнарын үтәргә вакыт таба алмый, күңел тынычлыгын югалта, бу дөньяда – упкынга, ахирәттә җәһәннәмгә таба бара. Фәнис Яруллин да: «Булмасын нәфсебез безгә баш, без аңа үзебез баш булыйк», – дип язды. Хөр күңелле азат кеше буласың килсә, нәфесеңне җиң. Барына канәгать кылсаң гына, нәфес коллыгыннан азат буласың. Мифтахетдин Акмулла бу турыда:
«Канәгатьлек – китми торган бер дәүләттер,
Канәгатьлек – күңеллләрнең вафасыдыр.
Ни комсызлык, дөнья ахирәт җәфасыдыр», – дигән.
57. Авыр табигатьле кеше белән утырышу – җанның бизгәгедер.
Хуҗа Әхмәт Ясәвинең «Хикмәт»ләрендә шундый чагыштыру бар: «Тышкы кыяфәт белән ул – кеше, әмма асылы – шайтан». Кешенең рухи һәм матди өлешләре бар. Әгәр ул бөтен барлыгын матди асылы тәненең теләкләрен генә кайгыртуга юнәлтсә, ул башта кешедән – хайванга, аннан шайтанга әйләнә. Кешедә мин-минлек һәм үз-үзен ярату никадәр көчле, ул шулкадәр шайтани сыйфатка ия була, чөнки әлеге сыйфат кешенең калебен томалый һәм адәм затларына хас булган зыялылык, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны юкка чыгара. Андый «шайтаннар» кеше хәсрәтеннән, адәмне газаплаудан, аны мыскыл итүдән тәм таба, ләззәт ала. Аларда тискәре энергия күп була, шуңа күрә алар белән аралашу, бергә утыру күңелгә начар тәэсир итә. Нинди генә матур урында, табында утырсаң да, матур сүзләр сөйләшсәң дә, күңелне алдап булмый, күңел рәхәтлек түгел, ә киресенчә, җәрәхәт ала, газаплана.
Кызганыч ки, мин-минлек чире байлыкка, дәрәҗәгә ирешкән кешеләрдә ешрак очрый. Һәркем – ярлымы ул, баймы – үзендәге мин-минлек чирен җиңәргә тиеш. Моңа Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча ирешеп булмый.
58. Тәваф кылучы эт абзардагы арысланнан изгерәк.
Аллаһ Раббыбыз төрле кешегә төрле сәләт биргән. Берәүләр бай, берәүләр ярлы. Кемнәрдер көчлерәк, җитезрәк, кемнеңдер гыйлеме күбрәк. Хикмәт бит синең нәрсәгәдер ирешүеңдә генә түгел, ә аны ничек файдалана белүеңдә.
Һарун әр-Рәшид патша яраннары белән барганда бер кешегә 1000 динар акча бирә. Күпмедер баргач, күрәләр: бер мескен кешегә берәү 1 көлчә (лепешка) биреп китә. Әлеге кеше янына килгән эткә ярты калачын бирә. Һарун әр-Рәшид патша: «Карагыз бу юмартлыкка», – дип, үзенчә соклануын белдерә. Яраннары: «1000 динарың янында ярты көлчә нәрсә инде ул!» – диләр. Патша: «1000 динар ул – минем байлыгымның бик кечкенә өлеше. Әлеге кешенең бар байлыгы бер көлчә иде. Ул үзенең ярты байлыгын бирде», – дигән.
Һәрнәрсә чагыштырмача. Кеше, әз генә булган байлыгы, гыйлеме, көче белән җәмгыятькә үз-үзен аямыйча хезмәт итә икән, көче дә, байлыгы да, гыйлеме дә булып, алар белән кешеләргә файда китермәсә – ул кешедән мәгънә бик кечкенә. Габдулла Тукай да:
«Әйдә, халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә», – дип язган.
Мөмкинлеге чикләнгән булып та үзен халыкка хезмәткә багышлаган кеше зур мөмкинлеге булып та аны файдаланмаган кешедән хәерлерәк.
59. Кулыңда булган тирьякка (агуга каршы дару) таянып агу эчмә, ягъни даруга ышанып, авыруны ихтыяр кылма.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әй Адәм балалары, хасталарыгызны дәвалагыз. Аллаһ Тәгалә авыруны яратты исә, аның дәвасын да бар итте. Мәгәр бер генә авыруга дәва юктыр, ул авыру – картлыктыр», – диде.
Сәламәтлек – безгә Аллаһ Раббыбыз тарафыннан бирелгән зур бүләк, әманәт. Әманәт икән, димәк, без аны сакларга тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Йогышлы авыру булган урынга бармагыз, барсагыз, аннан чыкмагыз», – диде. Гомәр (р.г.) бер шәһәргә барырга чыккач, анда ваба авыруы барлыгын белә, һәм, шушы хәдисне искә төшереп, кире борыла.
Әлхәмдүлилләһ, бүген табиблар да бар, дарулар да бик күп. Әмма алар булу – сәламәт тормыш рәвеше алып бармаска дигән сүз түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Авыру килүдән элек, сәламәтлегеңнең кадерен бел», – диде. Сәламәтлеккә зыян китерә торган әйберләрне кулланмаска, андый эшләрдән тыелырга кирәк. Исерткеч эчемлекләр эчү, тәмәке тарту, күп ашау, күп йоклау, әз хәрәкәтләнү, көнчелек, ачу саклау һ.б. шуның ише нәрсәләр сәламәтлекне какшата. Дару бар дип, үзеңне сакламау дөрес түгел.
60. Бер кеше фетнә чәчсә, михнәт вә мәшәкать урыр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Берәү дә үзе кылганны күрми дөньядан үтмәс», – диде. Бу дөньяда күрмәсәк, ахирәттә газабын татыйсы була.
Йосыфны (г.с.) Зөләйха зинага чакыргач, ул: «Раббым, теге дөньяда бу гөнаһ өчен газап күргәнче, бу дөньяда зинданга сал», – дип дога кыла һәм бу эштән баш тарта.
Муса (г.с.) Аллаһ Раббыбыздан гадел хөкем үрнәге күрсәтүне сорый. Аллаһ Раббыбыз: «Әнә теге тау битенә утыр да чишмә буен күзәт», – ди.
Бер кеше чишмә буена килә, атыннан төшеп кулларын, битен юа, чишмәдән су эчә. Атына атланып китеп бара, кесәсеннән бер янчык акчасы төшеп кала. Бер яшь малай килә, чишмәдән су эчкән җирендә янчыкны күрә һәм алып китә.
Бераздан бер карт кеше, килеп, чишмәдән су эчкәндә, әлеге җайдак кире борылып килә һәм карттан акчалы янчыкны кире бирүен үтенә. Карт кеше янчыкны алуын инкарь иткәч, ышанмыйча, аны кыйнап үтерә. Табигый ки, Муса (г.с.) бу эшкә бик аптырый һәм: «Монда гаделлек кайда?» – дип сорый.
Аллаһ Раббыбыз: «Аттагы кеше ул малайның әтисеннән акча алып торган иде, кире кайтармады. Әтисе үлеп китте. Мин бүген варисына акчаны кайтардым. Теге карт җайдакның әтисен үтергән иде, аның гаебен исбатлап хөкем итә алмадылар. Үтерелгәннең улы үтерүчене бүген хөкем итте», – дип җавап бирә.
Бу дөнья урман кебек, гамәлләребез тавыш кебек, кайтаваз булып, үзебезгә кайтачак.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала