Язучы Гафур Коләхмәтовның тууына 140 ел
Прозаик, драматург, публицист Гафур Коләхмәтов (Габделгафур Юныс улы Коләхмәтов) 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль белән 5 майда) Пенза шәһәрендә туган.
Гафур энесе Каюм белән башта Түбән Ломов өязендәге Ятмис авылы мәдрәсәсендә белем ала, аннары Казан шәһәрендәге Учительская школада укый.
Драматург Г.Коләхмәтовның атаклы «Ике фикер» әсәре беренче мәртәбә 1925 елда Ф.Агиев төзеп чыгарган «Г.Коләхмәтов мәҗмугасы»нда дөнья күрә. Аның «Яшьләр» драмасы исә, 1907 елда язылып, 1908 елда аерым китап булып басылып чыга.
Г.Коләхмәтов 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасының Краснослободск өязе хастаханәсендә үпкә авыруыннан вафат була. Мәрхүмнең җәсәде Мордва Республикасының Торбеево районындагы Юнә авылы зиратында җирләнә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА