Халик Садри – гомерен халкыбызның якты киләчәге өчен көрәшкә багышлаган шәхес
Кеше китә, җирдә якты эзе кала, диләр. Берәүләрнең тормыштагы эзләре һәм үзләре турындагы истәлекләр дә вакыт үтү белән онытыла бара. Ә кайберәүләрнең башкарган эшләре, бөек казанышлары гасырлар дәвамында кадерләп саклана.
Борынгы заманнарда Җирдә кеше туганда күктә яңа йолдыз кабына, дигән ышану яшәгән. Әгәр дә бу хыялый фикерне чынбарлык дип кабул итсәк, Халик Садри туганда кабынганы – иң якты һәм мәңге сүнмәс йолдызларның берсе булыр иде.
Язучы Гариф Ахуновның «Йолдызлар кабынганда» исемле китабында да тормыш казанының төбендә кайнап югары күтәрелгән кешеләрнең, шул исәптән Халик Садриның да гүзәл сыйфатлары турында язылган. Ялкынлы йөрәкле, корычтай холыклы, батыр рухлы көрәшче булуы белән бергә, Халик Садри тормышта изге күңелле, эчкерсез шәхес булып танылган. Ятимлектә үскән, балачакта гаделсезлек һәм бик күп авырлык кичергән бу шәхес бөтен көчен халкының киләчәген якты һәм бәхетле итүгә багышлаган.
Халик Садри 1890 елда Самара губернасының Богырыслан өязенә кергән (хәзерге Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында туып үсә. Гаиләдәге дүрт бала коточкыч ачлык, ялангачлык хөкем сөргән заманда тулы ятим кала. Бу вакытта Халикка алты яшь була. Ул сигез яшенә кадәр хәер сорашып көн күрә. Аннан соң ундүрт яшенә кадәр байларда ялчылыкта йөри. Тормыш-көнкүреше никадәр авыр булса да малай белем алырга омтыла. Чатнама суыкта яланаяк авылның икенче очына мәдрәсәгә укырга йөри. Аяклары өшегәч, түбәтәен салып, кар өстенә куя да, аның өстендә бераз таптанып торгач, тагын йөгерә…
Унбиш яшендә аны авыл тимерчесе Гасыйм Богырысландагы реаль училищега укырга урнаштыра. 1902-1917 елларда ул Уфа, Баку, Оренбург һәм Самара шәһәрләрендә яши. Шул дәвердә таш эшкәртүдә, типография, нефть промыселлары, заводларда механик булып эшли. Һөнәр мәктәбен тәмамлый һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала