Журнал «Безнең мирас»

No23 Айга кырын карама (14-20 июнь)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!


14 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.12 сәгатьтә калка, 5.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 


Баллы май
Ашказаны җәрәхәтен болай дәвалап була. Ярты кило бал һәм ярты литр сыйфатлы зәйтүн маен кушып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Кулланыр алдыннан һәрвакыт агач кашык белән болгаталар. Көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кушылманы ашарга ярты сәгать кала кабалар. Әзерләнгәне беткәч, 1 ай ял итәләр, аннары кабат дәваланалар. Диетаны һәм туклану режимын саклаганда, җәрәхәт төзәлә.


15 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.25 сәгатьтә калка, 6.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.


Гөлҗимеш ташны эретә
Бармак озынлыгындагы һәм калынлыгындагы 3 кисәк гөлҗимеш тамырын ваклап, 1 литр суда пешерәләр һәм, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Тешкә зыяны тимәсен өчен көпшә аша эчәргә кирәк. Дәва курсы – 12 көн, аннары 10 көн ял итәләр һәм тагын 12 көн эчәләр. Мондый төнәтмә үт куыгындагы ташларны эретә, табиб белән киңәшеп кенә кулланырга ярый.


16 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.34 сәгатьтә калка, 8.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.


Анар сихәте
Иммунитетны ныгыту өчен, анар белән дәвалану файдалы. Иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур анар ашарга кирәк. Эч катмасын өчен, төнгә каршы 5-7 әстерхан чикләвеге ашыйлар. Анар да, чикләвек тә кандагы гемоглобин микъдарын арттыра. Мондый дәвалануны яз һәм көз берәр ай үткәрү яхшы нәтиҗә бирә.


17 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.42 сәгатьтә калка, 9.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.


Сарымсаклы җиләк
Бавырны чистарту өчен, ярты кг мүк җиләге, 300 г сарымсак, кабыгы белән 2 алма яки лимонны иттарткычтан чыгарып, 100 г бал кушалар да, 1 ай буе иртән һәм кичен 2 шәр чәй кашыгы кабалар.Суыткычта саклыйлар.
18 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.49 сәгатьтә калка, 11.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.


Алма гына димә
Инглиз галимнәре раславынча, көн саен ярты гына алма ашау да үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын ике тапкырга киметә. Помидор да шундый ук дәвалау куәтенә ия. Әгәр атнасына 5 алма яки 3 помидор ашасаң, бронхит һәм астма кебек чирләрдән котылу ихтималы бар.


19 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка, 12.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.


Яшьлек эликсиры

Лимон согы бөер ташы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда бик файдалы: ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга сыгып, көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк. Төркия һәм Тибетта исә яшьлек эликсиры бик популяр: 4 өлеш бал, 2 өлеш лимон согы, 1 өлеш чистартылмаган көнбагыш (йә зәйтүн) маен кушалар да, һәркөн иртән ач карынга 1әр чәй кашыгы кабалар.
20 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.59 сәгатьтә калка, 14.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.


Шоколадлы торт
2 йомыркага 1 стакан шикәр кушып туглыйлар, 50 г йомшарган атланмай, 2 аш кашыгы какао, 1 стакан җылы сөт, 1 чәй кашыгы сода кушып, болгаталар. Коймак камыры куелыгында булганчы он өстиләр. Табада, ут өстендә, коймак пешергәндәй пешерәләр, әйләндергәч, капкачын капларга кирәк. Әзер кабартмаларны, крем сылап, өяләр, эретелгән шоколад белән бизиләр.

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру