Кайтаваз Уку өчен 1 минут

Җан – үлемсезлек образы

(Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Җан» поэмасын укыганда туган уйлар)

Галимҗан Гыйльманов.
Галимҗан Гыйльманов.

«Мәдәни җомга» газетасының 2026 елның 28 августындагы 33 нче санында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Җан» поэмасын укып чыгарга да өлгермәдем, күңелгә, хисләр өермәсе булып, балачак хатирәләре килеп керде.

Минем балачак Илүсләр, Флүсләр, Ренатлар, Әлфритләр, Радиклар белән уйнап үтте. Алар арасында «Галим җан» булып йөрү рәхәт булмады, еш кына миңа «Гамҗан» дип кенә эндәшәләр, кайчакта «Амҗан» дип кенә җибәрәләр иде. Бервакыт әнкәемнән сорап куйдым: «Нигә минем исемгә «җан» сүзе куштыгыз? Малайлар барыбер дөрес әйтми...» – дидем. Шунда әнкәй Ватан сугышы чорыннан калган бер тарих сөйләде.

Сугышка киткән ир-егетләрдән «кара кәгазьләр» килү ешайгач, шундый хәбәр тарала: «җан» кушылган исем йөрткән кешеләрнең барысы да исән, шул «җан» аларны саклап йөртә, имеш... Бабам Рәхимҗаннан да хатлар килеп торган чор бу. Шуннан соң, ирләрен сугышка озатып, бала тапкан хатыннар яңа туган балаларына «җан» сүзе ялганган исемнәр куша башлаган. Хәтта «Туу турындагы таныклык»ларына теркәлгән исемнәрендә «җан» булмаган малайларга да шул мөһим сүзне өстәп дәшүчеләр табылган: Гарифҗан, Фәритҗан, Хәлимҗан... Минем әткәй дә Хәмитҗан булып киткән. Аның бөтен рәсми кәгазь-документлары да шул исем белән тутырылган. Нәни чакта «Әткәң кем?» дип сораучыларга «Хәмит» дип кенә дәшә идем, әткәйнең исем тарихын белгәч, авыз тутырып «Хәмитҗан!» дип әйтә торган булдым... Әткәй белән әнкәй үзләре дә, мин тугач, Галимҗан дип исем кушканнар, язучылар арасыннан эзли торгач, Галимҗан Ибраһимовтан алып куйганнар…

Менә шундый нәсел тарихы. Авыл тарихы дип тә әйтергә мөмкиндер. Бу тарих дәвамлы булып чыкты. Минем белән үскән малайлар арасында Әмирҗаннар, Тимерҗаннар да бар иде ләбаса! Ә менә Рәхимҗан бабам исән кайта алмады, хәзерге Белоруссия җирендә җан очырган булып чыкты. Димәк, «җан мәсьәләсе» исем белән генә хәл ителеп бетми икән әле…

Икенче тарих картәтәй (әнкәйнең әтисе) белән бәйле. Совет чорында аны мулла урынына йөрттеләр, тәкъва кеше иде мәрхүм, күп белә иде, Коръәнне дә яхшы гына үзләштергән. Сөйләшкәндә, бигрәк тә безгә акыл биргәндә: «Китап шулай дип әйтә» дип, бик еш Коръән аятьләре китереп сөйләшә иде... Шундый бер сөйләшү истә калган. Күрше бабай вафат булгач, картәтәй, дога укып куйды да: «Рухы шат булсын», – диде. Мин аптырап калдым, үлгән кешенең рухы шат була аламыни?! Нәрсә соң ул – рух? Сорадым. Картәтәйнең аңлатмасы үтә дә гади иде: «Рух ул – җан. Китап шулай дип әйтә». «Җан кеше белән үлмимени?» «Юк, балам, җан, рух – Аллаһы Тәгалә карамагында. Ул кешегә ана карынында чакта ук Аллаһы Тәгалә сүзе белән керә, кеше үлгәч, кабат Аллаһы Тәгалә катына китә». «Ничек була инде – «Алла сүзе» белән?» «И бала, бу хакта Коръәндә әйтелгән: "Аллаһы Тәгалә: "Бар бул!" диюгә ана карынындагы балага аның җаны иңә..." диелгән». Мин балалык үҗәтлеге белән һаман сорашам: «Ә җан үләме? Кеше белән үлмәгәч, кая китә соң ул?» «И бала, тыңла алайса, Китап Гыймран сүрәсе белән әйтә: Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне үлекләр дип һич тә хисап итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланадыр... Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланадыр...»

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 2 октябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи