Хәтер сандыгы Уку өчен 2 минут

Авылыбызның дини тарихы

Каюм Насыйри язмалары аша Олы Кошманны бабачылар, ягъни сөннәткә утыртучылар авылы булган дип беләбез, ә Кече Кошман исә укытучылар авылы булган. Ул мөгаллимнәр авылда, тирә-як авылларда ислам динен укыткан, ислам нурын тараткан, шул нур безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Авылыбызда Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең берсе – табигый чишмәләр бик күп, алар гасырлар буенча көн-төн агалар. Ә мәгърифәт чишмәсенең башында кемнәр торган икән?

Фоат Миңнуллин.
Фоат Миңнуллин.

Авыл муллалары

Әхмәтша мулла (Әхмәтшаһ Шаһимәрдән улы Сәгыйтов). XX гасыр башында авылдагы бер өйдә манарасыз мәчет, ягъни гыйбадәт кылу йорты була. (Азанны морҗа шикелле урыннан чыгып әйткәннәр.) Ул шунда мулла вазыйфасын үти.

Закир мулла (Мөхәммәтзакир Шаһимәрдән улы Сәгыйтов). Әхмәтшаның бертуганы (Әхмәтша – олы хатыннан, Закир кече хатыннан туган). Ул бик белемле булып, башта мөгаллимлек итә. 1910 елда яңа мәчет салынгач, авылда 1930 елга кадәр мулла булып тора. Йортлары мәчеттән ерак түгел, бик зур һәм матур була.

Закир, Казан мәдрәсәсендә укып кайткач, Кече Кошман мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Өйләнә, алты баласы туа. Беренче хатыны 1901 елда үлә. Икенче хатыны Фәхриҗамал Шәрәфи кызы Килдураз авылы мулласының кызы була. Икенче никахыннан җиде бала туа.

1930 елда муллаларны кулга алалар. Августның соңгы җомгасын укытуга Закир мулланы да алып китәләр. Кызы Нөзһә әлеге вакыйга турында болай дип искә ала: «Әтине, балалары ач булганга, кире кайтаралар, һәм моны авыл советыннан районга хәбәр итәләр, аннан аны янә алып китәләр. Ул шуннан соң башка кайтмый». Нөзһәнең улы Салават исә, әбисе Фәхриҗамал сөйләгәннәрдән

чыгып, болай ди: «Закир мулланың өен, мал-мөлкәтен тартып алалар, ул гаиләсе белән яшерен рәвештә Үзбәкстанга китә. 1935 елда 72 яшендә вафат була. Шунда күмелә. Хатыны Фәхриҗамал улы Хәбир белән 1941 елның 21 июнендә Кече Кошманга кайта. 1945 елда вафат була». Хәбир абыйны мин дә хәтерлим, аңа авыл халкы, мулла улы, дип, хөрмәт белән карый иде. Ул 1949 елда Салтыйган авылы кызы Сәлимәгә өйләнә, аларның алты балалары була.

Фоат Миңнуллинның Кече Кошмандагы дин тарихын туплаган җыентыгының тышлыгы.
Фоат Миңнуллинның Кече Кошмандагы дин тарихын туплаган җыентыгының тышлыгы.

Закир мулланың Нөзһә исемле кызы 1973 елда, улы Салаватны һәм кызлары – Оркыя, Миңсылу, Мәмләкәтне ияртеп, Кече Кошманга кайта, шунда өй сатып ала. Динебез исламны яхшы белә, авылда үткәрелгән дини мәҗлесләрдә хатын-кызларга вәгазьләр сөйли, Коръән укый.

Миңнулла мөгаллим-хаҗи. Ул Акъегеттә яңа ысул белән дини һәм дөньяви фәннәр укыта, зур тәҗрибәле укытучы була. Аның укучылары мәшһүр кешеләр булып танылалар.

Олы Кошманнан Галләм мөгаллим Кармыш авылында укыта. Ул заманда авылның укытучы, мулла балалары Казанга барып укыганнар. Кече Кошманнан – Ибраһим Миңнегали улы, Миргалим Әхмәтша улы, Әбрар Закир улы, Габдулла Миңнулла (хаҗи) улы, Олы Кошманнан Гәлләм Насретдин улы Сабахтин башта Акъегеттә белем ала, соңыннан Казанга барып укып, галим-мөгаллим була, аны ике авыл халкы да хөрмәтләп тора. Ул Казанда укыганда Габдулла Тукай белән дә аралаша. Соңрак Галләм Сабахтин, Тукаебызның дини һәм дөньяви шигъриятен өйрәнеп, тагын да тирән белем туплый. Ул Зөя өязендә билгеле мөгаллим була.

Әбрар хәзрәт Сәгыйди. Галим-мәгърифәтче. Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм татар укытучылар хәзерләү институтында укып, югары белем алып, авылга кайта. Иң беренче эш итеп әтисе Закир мулла белән мәдрәсә салдыралар (хәзерге кибет урынында). Шулай итеп, авылның түбән катлавы, ярлы балаларына дини белем алырга мөмкинлек туа. Лотфулла абый әлеге хәзрәт хакында болай дип искә ала: «Безне Әбрар абый укытты. Аның ике мөнәҗәтләр китабы бар иде. Әбрар абый Казанга киткән вакытларда, Закир мулла безне мәчеткә кертеп укыта иде». Закир мулланың беренче хатыныннан булган олы улы Мөхәммәтәбрарның шагыйрьлек таланты да ачыла. Ул, укытучылык эшен калдырып, Казанга китә һәм иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.

Миңнегали мөгаллим. Югары белемгә ия булып, үз авылында һәм тирә-як авылларда (Кече Кайбыч, Бәрлебаш, Аюкөйдергән) дини белем бирә. Үзеннән соң уллары да аның эшчәнлеген дәвам итә.

Хафиз Миңнегали улы (1878-?). Ул да дини белемле булып, мөгаллим булып эшли. Мәчеттә азанны да бик матур әйтә торган була. Кечерәк кенә өй салып, башка чыга. Ул, бу өйне сатып, кирпеч йорт булдырырга хыяллана, ләкин гаиләсенә хәсрәт килеп, әлеге теләге чынга ашмый кала.

Акъегет авылының игелекле бае, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (1840-1919).
Акъегет авылының игелекле бае, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (1840-1919).

Хатиб Миңнегали улы. Ул да дини һәм дөньяви гыйлемгә ия була. Кирәк вакытта муллалар урынында җомга һәм гает намазларын укый. Хатыны – Мөрәле авылы кызы Бибикамал.

Ибраһим Миңнегали улы (1883-1954). Казанда укып, дини белем алып кайта, үз авылында һәм тирә-як авылларда мөгаллимлек итә. Динебезне, дини йолаларыбызны үтәп, саклап, киләчәк буыннарга да тапшырганы өчен авыл халкы аны бүген дә хөрмәтләп искә ала. Хатыны Таифә мөгаллимә дә хатын-кызлар арасында динебезне таратуда үзеннән зур өлеш кертә.

Рәхмәтулла Миңнегали улы. Г.Харис сөйләгәннәрдән: «Дини мәҗлесләрдә муллага иң күп сорау бирүче Рәхмәтулла абый иде, ул үзе сорауга җавапны белсә дә, безнең колакка да керсен дип, шулай эшли иде». Рәхмәтулла абыйның балалары күп иде. Мин белгәннәре: Кәлимулла, Сәлимулла, Газизулла. Олы кызлары Факия Гариф Хикмәтуллин белән гаилә кора. Алар әдәпле, хезмәт сөючән балалар үстерделәр (кызлары Рәмзия Казанда мәчеткә йөри). Газизулла абый үзе исән булмаса да, гаиләсе җәй көннәрендә бабалары нигезенә кайтып йөри. Улы Фәрит, мәчеткә ярдәм итеп, азан әйтә торган тавыш көчәйткеч аппаратны төзәтә.

***

Закир мулла кулга алынгач (яисә югалгач), мәчеткә йөрүчеләр, үзара киңәшләшеп, имамлыкны биш кеше чиратлашып алып барырга кирәк дигән карарга киләләр. Менә әлеге имамнар: Ибраһим абзый, Әмәнулла абзый, Гайнулла абзый, Миңнегариф абзый, Хәбибулла абзый. Кәрим Миңнегариф улы сөйләгәннәрдән: «Әти мәчеттән, бүген азанны мин әйттем, имам булып намаз укыттым, дип шатланып кайта иде». Берничә елдан соң ике имам вафат була, эшне өчәү дәвам итәләр.

Акъегет авылының игелекле бае, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (1840-1919)

 

Кошман укулары вакытында Акъегет авылындагы бай Заһидулла Шәфигуллин төзеткән мәчет нигезендә истәлек тактасы ачу мәрәсименнән соң төшерелгән күмәк фотосурәт.
Кошман укулары вакытында Акъегет авылындагы бай Заһидулла Шәфигуллин төзеткән мәчет нигезендә истәлек тактасы ачу мәрәсименнән соң төшерелгән күмәк фотосурәт.

Авыл байлары

XX гасыр башында Кече Кошманда, укытучы, муллалар белән беррәттән, байлар да шактый була.

Беренче бай – Баһави Габдессаттар улы. Саттар бабай Баһавины гадәти генә йорт салып башка чыгара. Ул тырыш, эшчән була, кыска гына вакыт аралыгында бик баеп китә. Лотфулла абый, аны искә алып: «Кырда-ындырда аның арыш кибәннәре кара булып әллә каян күренеп тора иде, ә кибәннән сабакны тартып карагач, башак сап-сары иде. Игеннәр уңмаган елларда, халыкка шул кибәннәрне сата, ә җирне көтүчеләрдән, теләнчеләрдән арзан гына бәягә ала иде», – дип сөйли. Баһавиның үз балалары булмый, уллыкка Рәхимулла Хәмидулла улын алалар.

Дингә ирек башлана. Шуннан соң тирә-як авылларда мәчетләр салалар. Кече Кошманда да мәчет салырга теләп, аның өчен акчаны авылда, тирә-як авылларда, Казанда һәм Мәскәүдә яшәүчеләрдән җыялар. Баһави бай да мәчет салуда үзеннән шактый өлеш кертә. Мәчет салгач, манарасы дөрес булмый – дүрт кырлы гына була, бай аны алты кырлы итеп яңадан эшләтә. Вафаты алдыннан аның өч мең сум акчасы була, шуның ике меңен дә мәчеткә бирергә васыять итә.

Акъегет авылындагы бай Заһидулла Шәфигуллин да мәчетләр салдыру эше белән мәшгуль була. Ул булган байлыгын мәчетләр салдыруга тоткан, безнең авылга мәчет салдыртуны да үз өстенә алган. Мәчет өчен нарат бүрәнәләрен Танай авылыннан ташыткан. Мәчетне 1910 елда аталы-уллы Урсак авылы осталары эшләгән.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи