Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Чаллының йөзек кашы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданы, нәфис сүз остасы, диктор Гөлзадә РЗАЕВА туган шәһәре хакында: «Мин Чаллыны башка бер калага да алыштырмас идем!» – ди.

Гөлзадә Рзаева «КамАЗ» төзелеше ударнигы» күкрәк билгесе, «Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе», «Алтын йөрәкле кеше», «Ел хәйриячесе» мактаулы исемнәре, «Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе, «Фидакяр хезмәт өчен» медале, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән. /Фото – Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.
Гөлзадә Рзаева «КамАЗ» төзелеше ударнигы» күкрәк билгесе, «Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе», «Алтын йөрәкле кеше», «Ел хәйриячесе» мактаулы исемнәре, «Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе, «Фидакяр хезмәт өчен» медале, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән. /Фото – Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.

Ул гомерен, талантын шушы төбәккә багышлаган шәхес. Әлеге әңгәмәдә «КамАЗ» автомобильләре белән дан тоткан, эшчән, тырыш халык яшәгән Чаллы төбәгендә мәдәният-сәнгать үсешенә зур көч куйган Гөлзадә Мөхәммәтгәрәй кызының тормыш һәм хезмәт юлын барларбыз.

«Без тату гаиләдә үстек»

– Гөлзадә ханым, Сез нинди гаиләдә тәрбияләнеп үстегез?

– Мин бик тату гаиләдә үстем. Әткәй-әнкәй икесе дә 1904 елгы иде. Икесе дә Мөслим районыннан: әткәй Мөхәммәтгәрәй Гәрәев – Тойгелдедән, әнкәй Фәтихелҗинан – Мәлләтамак авылыннан. Әткәй 77 яшендә вафат булды, әнкәй 90 га кадәр яшәде. Әткәй Мөслим районы партия комитеты җитәкчесе буларак шул чорда коллективлаштыру, мәктәпләр ачу белән мәш килгән. Әнкәебез «Герой Ана» иде. Гаиләдә 11 бала туган, шуларның 7се үсеп җитте. Әнкәй мине 44 яшендә 1948 елда тапкан. Гөлзадә исемен Марсия апам тәкъдим иткән. Ул Чаллы татар халык театрында Риза Ишморатның «Гөлзадә» әсәре куелуы турындагы игъланны күргән икән. Шулай итеп, исем кушылган көннән язмышым сәнгать белән бәйләнгән.

Гаиләбез Чаллыга, бүгенге Элеватор тавы (ул чорда – Кызыл тау) дип йөртелгән җирдәге бистәгә 1946 елда күченә. Мин хәзер дә рухи көч алыр өчен бирегә, Кама буенда урнашкан туган нигезгә киләм…

Әткәй белән әнкәй яратышып гаилә корганга күрәме, алар матур итеп яши белде. Шуңа без, балалар да, дөньяга сөенеп карадык. Югыйсә, халык, ил өчен авыр елларда яшәдек. Болганчык елларда нәселебез күп кыенлык күргән…

Гөлзадә Рзаеваның яшь чагы/Фото – Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.
Гөлзадә Рзаеваның яшь чагы./Фото – Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.

Гаиләбездә бөтенебез дә җырларга яратты. Мин көчле тавышым, холкым белән әнкәйгә тартым. Ул бистәдә сөйләшергә яратучан, туры сүзле кеше буларак билгеле иде. Кич утырганда миннән газеталар, «Азат хатын» журналында чыккан язмаларны, китапларны кычкырып укырга сорыйлар иде. Хәзер дә укырга бик яратам. Газета-журналлар алдырам, кайбер дус-ишләремә татар газеталарын почта аша яздырып бүләк итәм.

– Сез, сайлау мөмкинлеге булса да, татар мәктәбендә укуга өстенлек биргәнсез.

– 1955 елда беренче сыйныфка кердем. Янәшәдә генә русча белем бирә торган мәктәп булса да һәм русча акцентсыз сөйләшсәм дә, шактый еракта урнашкан татар мәктәбендә укыйсым килде. Туган телемнең байлыгын ныклап белергә, татар мохитеннән аерылмаска теләгәнмендер. Ул чак дәрес вакытында әдәби әсәрләрдән берәр өзекне кычкырып укыталар, укытучылар класс алдына чыгарып, шуларны миннән ешрак та укытты төсле. Балалар музыка мәктәбенең хор классына йөрдем. Тора-бара мәдәни чаралар, смотрларның алып баручысына әйләндем. Лидерлык сәләтем көчәйде. Тирә-юньдәгеләр мине күрүгә: «Әнә артистка килә», – диләр иде. Зур сәхнәгә тәүге тапкыр яшьлегебез урамы булган Үзәк урамда урнашкан мәдәният йортында чыктым. Мансур Кашапов җитәкләгән татар халык театры эшчәнлегендә катнаштым. Әлеге театрыбыз, татар мәктәбе кебек, тормышымда зур роль уйнады.

Юрий Левитан киңәше

– Сәнгатьле итеп сөйләү осталыгына кайда, ничек өйрәндегез?

– Мәктәптән соң бер ел Әҗмәкәй мәдәният йорты мөдире булып эшләдем. Анда мине оештыру сәләтемне күреп алган сугыш ветераны, «Гигант» совхозы директоры Зыя Закиров чакырды. Аннары Казан театр училищесына керергә булдым. Чөнки 1968 елны эксперимент рәвешендә актерлык-режиссёрлык һөнәре буенча аерым бүлек ачылачак иде. Әткәй-әнкәй инде лаеклы ялда, өс киемнәрем дә ялтырап тормый, укырга керергә теләүчеләр күп – бер урынга 15 кеше. Куркып кына бардым.

Имтиханнар башланып китте. Пианино янында Әлфия Айдарская утыра. «Нинди җыр башкарачаксыз?» – ди. «Менәргә иде Урал тауларына», – дим. Ә ул: «Сез аны башкара алмаячаксыз», – ди. «Уйнагыз, башкарам», – дим. Җырлап җибәрдем. Әлфия ханым үзе уйный, үзе, хәйран калып, борыла-борыла миңа карый. Имтихан алучылар ни әйтергә белми. Бераз тын гына утыргач: «Синең эчеңә микрофон куйганнармы әллә?!» – диделәр. Укырга кабул иттеләр.

Безне Г.Камал исемендәге театр директоры, талантлы артист Рәшидә Җиһаншина укытты. Бу дәвердә эшләргә дә туры килде, чөнки Рәшидә апа беркөн яныма килеп, иртән иртүк театрның өченче катын җыештырсаң әйбәт булыр иде, дигәч, ризалаштым. Аннары аның белән бергә базарга төшеп, хезмәт хакыма миңа пәлтә алдык. Бераздан игълан күреп, ул вакытта Горький урамындагы Травматология һәм ортопедия институты хастаханәсенә машинкада текстлар басучы сәркатип булып урнаштым.

Фото Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.
Фото Г.Рзаеваның шәхси архивыннан.

Шул хакта да искәртим әле, минем белән тавыш кую буенча махсус шөгыльләнгәннәре булмады. Истә, укытучыбыз Марсель Сәлимҗанов: «Киләчәктә син әле бу тавышың, осталыгың белән Островскийның «Гро­за»сында Кабаниханы уйнаячаксың», – дип әйткән иде. Училищега килеп, тавыш мөмкинлекләребезне тикшерделәр. I курстан ук Казанның ул чакта Офицерлар йорты дип аталган бинаның балконыннан демонстрацияләр алып баруда катнаша башладым. Тантаналарны Айрат Арсланов белән бергә алып барган чаклар булды…

60 нчы еллар азагында Казан театр училищесына дөньяга мәгълүм диктор, СССРның халык артисты Юрий Левитан килде. Ул миңа да үз киңәшен бирде: «Тавышыгыз – тумыштан. Сулыш алу һәм хәтер юнәлешендә эшләгез. Бу һөнәрдә хәтернең бик яхшы булуы зарур», – диде. Киңәше гел истә. Совет чорындагы чараларны алып барганда кәгазь битләргә карап уку бер генә дә хупланмады. Текстларны ятлый идек. Ләкин миңа читен булмады, чөнки мин феноменаль хәтергә ия.

«Бары тик Чаллыга!»

– Ни өчен эш урыны итеп Чаллыны сайладыгыз?

– Галиәсгар Камал театрына да, башка театрларга да, хәтта Казан телевидениесенә да эшкә чакырдылар, әмма туган нигез үзенә тартты. 1971 елда Чаллыда мәдәният йорты директоры итеп билгеләделәр. 1973 елның 6 ноябрендә 800 кеше сыешлы зур залы һәм 250 кеше сыешлы кече залы булган «Энергетик» Мәдәният сарае ачылгач, мине шунда методист итеп чакырдылар. Шул рәвешле, шәһәрнең мәдәният тормышын үстерүчеләрнең берсенә әйләндем. Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенә килгән яшьләрне һәрчак оркестр башкаруындагы матур көйләр, күңелле җырлар белән каршы алдык. Мәдәният офыкларын киңәйтү буенча алдыбызга җитди бурычлар куелды. Чаллы стадионындагы тантаналы чараларда 300 биючесе булган күмәк ансамбль, 3 мең җырчыбызны берләштергән күмәк хор чыгыш ясады. Халык театрыбыз уңышлы эшләде. Җыр бәйрәмнәре еш үтте. Һәр атнакич татарлар өчен «Кичке уеннар» гөрләде... 1975 елда ветераннар хоры төзү йөкләнде. Гел чын талантларны эзләп, зур сәхнәгә чыгару белән шөгыльләнгәч, моны да үтәп чыктым. Безнең ансамбль һәм хорлар ике генә түгел, өч яки дүрт тавышка җырлады, мәдәният әһелләребез мактаулы исемнәргә лаек булды.

– Гөлзадә ханым, совет чоры каласын ничек күзалларга мөмкин?

– Кала һәм минем тормышым – алар параллель юллар кебек... 1976 елның февралендә Чаллыда беренче «КамАЗ» йөк машинасы җитештерелде. Быел без бу вакыйганың 50 еллыгын бәйрәм иттек. Аның конвейердан төшү вакыйгасында 100 музыканттан торган оркестр тантаналы көй уйнап җибәрде. Ә рульдә җиңгинең туганы Равис Сабырҗанов утыра иде. Шөкер, ул исән-сау. Быел икәүләп күп кенә очрашуда чыгыш ясадык.

Үткән елларда автогигант төзелеше игълан ителгәч, Бөтенсоюз күләмендәге төзелешкә бик күп яшьләр килде. Татарстан районнарыннан да яшьләр бирегә ашкынды. Яңа йортлар калыкты, завод биналары төзелә барды... Бу вакыйгалар тарихи фотосурәтләрдә дә калды. Төзүчеләр өчен куелган концертларыбызның исәбе-хисабы юк иде. Туйлар да алып бардым, ә алар шулкадәр күп иде! Рәсми кунаклар еш килде. И.Шакиров, Ә.Авзалова, В.Шәрипова, Р.Ильясов, В.Высоцкий, Л.Зыкина кебек танылган шәхесләребез белән аралашуымны горурланып искә алам.

Чыгыш ясаганда микрофон булмаган чаклар була иде, ә миңа микрофон да кирәкмәде. Залдагы халык мине болай да бик яхшы ишетте. «Энергетик» Мәдәният сарае белән бик күп еллар уңышлы җитәкчелек иттем һәм хәзер дә биредә хезмәт куям. Эшемне бик яратам, мәдәният өлкәсенә килгән яшьләр белән тәҗрибә уртаклашам. Эш хәзер дә тыгыз, менә өстәлемдә иртәгә узачак чараның программасы: «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә концерт куячакбыз.

Без Төзүчеләр көнен бик зурлап бәйрәм итәбез. Һәр ел июльнең соңгы җомгасында шәһәрнең Үзәк урамында төп чаллылар белән очрашу үтә. Бу да бик кадерле бәйрәмнәребезнең берсе! Төзелеш башланганга кадәр биредә 30 меңнән артык кеше яши иде бит.

– Мәдәни проектларыгыз арасында Татарстан күләмендә үсеш алганнары бармы?

– Бар. Мәсәлән, бервакыт Чаллы гармунчылары җыелып концертлар куйдык. Аны «Энергетик»ның халык театры җитәкчесе Илдар Хаҗиев башлап йөрде. Бу проектка да өлешем керде. Беренче булып бездә башланып киткән фестиваль хәзер халыкка «Уйнагыз, гармуннар!» буларак мәгълүм.

– «Учак» клубыгыз нинди максатта төзелде?

– 2007 ел республикада Хәйрия елы дип игълан ителгәч, февраль аенда «Энергетик»ка шәһәрнең талантлы хатын-кызларын җыеп, «Учак» клубы оештырдым. Аның максаты – янәшәбездәге мохтаҗ, авыру кешеләргә мөмкин кадәр булышу.

«Игелекле гамәлләр кылыгыз»

– Ничек барсына да җитештегез?

– Сере гади – иртә таңнан торам, алдан планлаштырган эшләремне үтәргә тырышам. Ике улымны үстергәндә ал-ял булмаган эшем бераз комачаулады инде, ләкин барыбер балаларымны игътибарсыз калдырмаска тырыштым. Алар минем белән ихлас горурлана. Шөкер, үзләре дә кечкенәдән мөстәкыйль булырга омтылды, тормышта үз урыннарын тапты, өметләремне аклады. Инде оныкларыма карап куанам.

– Гөлзадә ханым, Сез тормышта башка җитди сынауларны да узгансыз... Әңгәмә ахырында укучыларыбызга тормыш шигаре булырлык нинди киңәш бирерсез?

– Әйе, авыр чир буенча берничә тапкыр операция кичердем. Үлем белән яшәү арасында булдым. Ярдәм иткән Аллаһы Тәгаләгә, табибларга чиксез рәхмәтлемен!

Беркайчан төшенкелеккә бирелергә ярамый! Әлеге күркәм газета аша күбесенчә яшьләргә туры килерлек киңәшемне бирер идем: тырыш булыгыз! Элек илебез юктан барлыкка атлады, хәзер инде барны да бетерәләр... Тик шулай да кешегә үз сәләтен ачу өчен мөмкинлек күп бит. Интекмичә җырлау, сәнгатьле сөйләм – ул сирәк талант, әлбәттә, я бар, я юк. Әгәр сәләтле кешегә бөтен нәрсә җиңел бирелсә, ул ялкаулана башлый. Кеше табигатьтән килгән талантын эшкә җигә белергә тиеш. Гомумән, алтын киңәшләр күп гасырлар элек динебездә әйтеп калдырылган. Игелекле гамәлләр кылырга омтылыгыз, дияр идем, уңышка ирешерсез!

– Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Игелекле эшчәнлегегез дәвамлы булсын, Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз! 16 октябрьдә булачак туган көнегез белән тәбрик итәбез.

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи