Бүгенге шартларда туган телне саклауда ни-нәрсә эшләп була?

Узган гасырның 90 нчы елларында «Татарстан яшьләре» газетасының бер санында «Бетүгә күп кирәкми» дигән тетрәнгеч мәкалә басылып чыккан иде. Анда аз санлы төньяк халыкларыннан берсенең аянычлы язмышы тасвирлана. Безгә дә шул вакыт килеп җитәр диеп кем уйлаган?!
90 нчы еллардагы милли күтәрелеш, ни кызганыч, мәктәпкәчә тәрбия бирү системасына кирәкле дәрәҗәдә үзгәрешләр кертә алмады. Әйе, «татар телле» статусы булган балалар бакчалары ачылды, татар телендә методик кулланмалар әзерләнде. Хаттә ике дәүләт телендә эшләгән тәрбиячеләр өчен өстәмә түләү дә кертелде. Әмма балалар бакчалары эшендә, кадрлар туплауда төпле үзгәреш булмады.
Беренчедән, мәгариф системасының бу юнәлешенә караган вертикалендә – районнан алып министрлыкка кадәр – элеккеге рус совет идеологиясендә тәрбияләнгән, туган телдә тәрбияләү һәм укытуны милләтчелек күренеше дип бәяләгән белгечләр утырып калды. Бакча мөдирләренә килгәндә, андагы хәл тагын да мөшкелрәк. Хәтта бүген дә кадрлар мәсьәләсе шундый ук аяныч хәлдә. Илдәге үзгәртеп коруның беренче елларында «татар» статуслы бакчаларга администрация тарафыннан фамилиясе татарча булган кешеләр мөдир итеп куелды. Ләкин бу тәҗрибә озакка сузылмады, татар телен белү ихтыяҗы исәпкә алынмый башлады.
Мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларга кытлык чорында компьютер программасы аша чиратка басып, бакчаларга балалар туплау тәртибе дә татар милләтенә коточкыч тискәре йогынты ясады. Бу ысул, гомумән, «милләт», «туган тел» дигән төшенчәләрне исәпкә алмый. Әлеге системага ныклап торып каршы торучылар районнар дәрәҗәсендә дә, министрлык дәрәҗәсендә дә күренмәде. Республика милләтпәрвәрләре нигездә татар телле урта һәм югары мәктәп сис темасы булдыру һәм аларны саклап калу эше белән мәшгуль иде.
Вазгыятьнең тискәре якка үзгәрүе урамда һәм мәктәптәге татар балаларының телендә ачык күренә. Оныгын рус мәктәбенә алып килгән олы яшьтәге ападан: «Нишләп балагызны татар мәктәбенә бирмисез?» – дип сораган идем. «И балам, биргән идек тә, кич саен: “Мам, я там ничего не понимаю”, – дип елый», – ди. Теле татарча ачылган бала да, рус телле бакчага йөреп, мәктәп яшенә җиткәндә инде рус милләте вәкиле булып формалаштырыла. Бүгенге балалар бакчалары системасы – татар милләтен ассимиляцияләүнең төп һәм көчле механизмы ул.
Тел саклауны әти-әни, әби-бабай җаваплылыгына, кыскасы, гаиләгә генә калдыру, йомшак кына әйткәндә, сәяси примитивизм. Бала иртәннән кичкә кадәр бакчада рус телле мохиттә яшәргә мәҗбүр. Әти-әниләр һәм әби-бабайның да шактые көнтөн акча эшләп, гаилә бюджетын ныгыту белән шөгыльләнә. Бала өйгә кайткач рус телле телевизор, компьютер, ноутбук каршына утырып, кесә телефонын тотып, әнисе аш өлгерткәнне көтә дә, ашагач, «иртән торасы бар», дип, йокларга яткырыла. Иртән күзен ачу белән яңадан рус телле мохитка тапшырыла. Теле татарча ачылган баланың баштарак бу хәлгә ни дәрәҗәдә күңеле әрнегәнен уйлаучы булдымы икән?!
Хәзер урамда яисә транспортта баласы белән татар телендә сөйләшүчене бик сирәк күрәсең. Андый очракның шаһиты булсаң, әти-әниләргә баш иеп, рәхмәт белдерәсе килә.
Татар милләтенең киләчәге өчен һәлакәткә тиң вазгыятьтә гаеплеләрне эзләүдә файда юк. Бүгенге шартларда ни-нәрсә эшләп була соң?
Беренчедән, татар теленең реаль торышын объектив билгеләү өчен аны саннар белән күрсәтергә кирәк. Моның өчен 1 сыйныфка килүче балаларның татар телен белү дәрәҗәсен дәүләт хисап системасына кертү сорала. Бу эш сентябрьдә түгел, октябрь ае ахырларында, бала мәктәпкә күнегеп, мәктәп системасының мөстәкыйль субъектына әйләнгән чоры башында башкарылырга тиеш. Соңгарак калу бәяләү системасын, балалар бакчалары эшен мәктәп эше нәтиҗәләре белән бутауга китерәчәк.
«Бездә бит тел белүне билге куеп бәяләү системасы юк!» – дип зарланучы бакча мөдирләренә шуны әйтер идем. Мәктәпкә бара торган балаларны, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, берничә төркемгә бүләргә мөмкин:
1. Бала татарча сорауны аңлый һәм татар телендә дөрес итеп җавап бирә.
2. Бала татарча сорауны аңлый, татарча җавап бирергә кыенсына, татарчалы-русчалы җавап бирә.
3. Бала татарча сорауны аңлый, татарча җавап бирә алмый, әмма «русча әйт» дисәң, русча дөрес җавап бирә.
4. Бала татарча сорауны аңламый, җавап та бирә алмый.
Моны электрон таблицада эшләү өчен дүрт баллы системага кертсәң, беренчесен – «5»ле, икенчесен – «4»ле, өченчесен – «3»ле, дүртенчесен «2»ле, дип, шартлы рәвештә билгеләп була.
Бу фантастика түгел. Казанның бер районында мондый анализ ясау тәҗрибәсе бар. Әмма бер район эчендә генә эшләнгән анализ тулы була алмый. Чөнки ата-ана баласын башка районнардагы мәктәпләргә дә илтеп бирә ала һәм мондый хәл балалар бакчасының бу юнәлештә эшчәнлеген төгәл бәяләүгә комачаулый.
Хисап формасына 1 сыйныфка килгән барлык укучы (рус, татар һ.б.) – бакчадан гына түгел, шулай ук авылдан, чит җирдән килгән гаиләләрдәге балалар да кертелә.
Шушы рәвештә ясалган анализ, мәктәп критерийларына таянып әйткәндә, балалар бакчасының татар телен саклауда башкарган эшен «сыйфат» һәм «өлгереш» категорияләре белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Мондый анализ татар теленең хәлен сан-процентларда күрергә ярдәм итә. Әмма әлеге анализны балалар бакчаларының үзләренә калдырырга ярамый. Моны, һичшиксез, алардан бәйсез рәвештә мәктәп эшләргә тиеш, һәм эшли ала.
Татар телен саклау эше бүген Казан яисә республика белән генә чикләнми. Әмма балалар бакчаларына кадрлар әзерләү республика вәкаләтенә карый. Республикада дәүләт карамагындагы барлык балалар бакчасы ике дәүләт телендә тәрбия бирү (билингваль) формасында эш итәргә тиеш. Мондый бакчалар бар, әмма алар бик аз. Бигрәк тә реаль эшчәнлекне алганда нәтиҗә яхшы күренә.
Ерак киләчәктә түгел, инде иртәгесе көндә музейлардагы татар мәдәниятенә багышланган экспонатларны яисә телевизордан фольклор коллективларның җыр-биюләрен күреп: «Безнең милләт менә нинди булган икән бит?!» – дип гаҗәпләнер хәлдә калмасак иде. Бүген татар концертларына күз салыгыз. Анда нигездә өлкән яшьтәге апалар һәм абзыйлар – татар телен үзләре белән алып китәчәк буын утыра.
Татар милләтеннән булган дәүләт хезмәткәрләрен, депутатларны да борчыйдыр бу хәлләр. Шәт шулай булгач, йоклап калмыйк!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала