Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Ильяс Айдаров: «Күңелемне борынгы Казанга бирдем»

Танылган рәссам Ильяс Айдаров – Казанда туып, балачактан ук татар милли мәдәниятендә үскән, аннан Мәскәү сәнгать мәктәбендә профессионал булып өлгергән иҗатчы. Аның хезмәте – катлаулы һәм нәтиҗәле үсеш юлын узган уникаль талантның үрнәге.

 Рәссамның эшләрен башкалардан аеру бик җиңел, чөнки аның иҗаты ачык төсләр һәм бунтарьлеге белән аерылып тора. Хәзерге көндә Ильяс Айдаров Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Безгә исә аның белән иҗат юлы, татар дөньясында тирән эз калдырган танылган гаиләсе хакында сөйләшү бәхете елмайды.

Ильяс Айдаров.
Ильяс Айдаров.

 

– Ильяс әфәнде, рәссам булу теләге кайчан уянды? Рәсем юнәлешен сайларга ярдәм иткән кеше булгандыр?

– Бу сорауга җавап бирү кыен, чөнки рәссам булу теләгем юк иде. Әлбәттә, мин һәрвакыт рәсем ясадым, ләкин аны көндәлек эш буларак кына кабул иттем. Нәрсә күрәм, шуны рәсемгә төшерә идем: мәктәп дәфтәрләренә дә, дусларның блокнотларына да, хәтта дәреслекләргә дә ясый идем! Бервакыт, телефоннан сөйләшкән арада, өйдәге бөтен ак кәгазьгә рәсем ясап бетергәнмен. Ә берьюлы өйдә рулонлы обой таптым. И рәхәтен күрдем аның! Шул рулонны сүтәм дә иркенләп рәсем ясыйм, эш беткәч, җайлап кына җыеп алып куя идем.

 

«Әни һәм әби портреты». Ильяс Айдаров. 2004 ел.
«Әни һәм әби портреты». Ильяс Айдаров. 2004 ел.

Рәсем сәнгатенә кем мәхәббәт уятканын әйтә алмыйм, шулай да өйдәгеләрнең барысы да бик оста ясый иделәр. Шуңа күрә миңа әлеге шөгыль табигый тоелды. Бераз үскәч, бернинди тәкъдимнәрсез һәм киңәшсез, үз теләгем белән сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Анда уку миңа бик ошады, аеруча пленэрларны үз иттем.

 

«Габдулла Тукай Кушлавыч мәчете фонында». Ильяс Айдаров. 2016 ел.
«Габдулла Тукай Кушлавыч мәчете фонында». Ильяс Айдаров. 2016 ел.

– Әти-әниегез хакында да сөйләп үтсәгез иде, алар Сезне нинди мохиттә үстерде? Алар сәнгатькә бик якын кешеләр, шулай бит?

– Әтием Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров – танылган архитектор-реставратор, Татарстанның урта гасыр архитектурасы һәйкәлләрен реставрацияләү буенча Казан фәнни мәктәбен оештыручы булып тарихка кергән шәхес. Ул детальләргә игътибарлы, иҗатта кыю була белде һәм гомерен Болгар һәм Зөя утравындагы, Казан Кирмәнендәге казу эшләрен алып баруга, аларның гаҗәеп архитектурасын җентекләп өйрәнүгә һәм торгызуга багышлады. Билгеле, аннан миңа, мирас буларак, бихисап караламалар, архитектур сызымнар калды. Аларны өйрәнеп, белемемне күпкә арттырдым дип әйтергә кирәк.

 

«Нәҗип Җиһанов һәм Галия Кайбицкая». Ильяс Айдаров. 2022 ел.
«Нәҗип Җиһанов һәм Галия Кайбицкая». Ильяс Айдаров. 2022 ел.

Әнием исә кул эшләренә бик оста булды. Юклык заманында әни белән әби кул астында булган тукымалардан гына да искиткеч зәвыклы һәм күз явын алырлык костюмнар тегә иделәр. Тукымаларны сайлау, киемнең фасонын уйлап табу, төрле тегү техникаларын кулланып, шул тукымалардан киемнәр тегү өчен сәләт, фантазия һәм үҗәтлек кирәк.

Әтием белән әнием чын мәгънәсендә сәнгать кешеләре иде.

«Мотыйгулла Төхфәтуллин». Ильяс Айдаров. 2023 ел.
«Мотыйгулла Төхфәтуллин». Ильяс Айдаров. 2023 ел.

– Димәк, сәнгатькә беренче адымнарыгызны остазларыгыз – әти-әниегез күз алдында ясагансыз?

– Билгеле, әтинең эшләрен күреп үстем. Тик язмыш миңа башка юл сайлаган иде инде. Әтинең эшен дәвам итүче буларак, башта архитектура институтына укырга кердем, әмма озак та үтмәде, укуны ташладым. Рәсем сәнгате белән кызыксынып китүемне әти ошатмады, чөнки ул мине архитектор буларак күрде. Фикер-карашларыбыз туры килмәү сәбәпле, аның белән ачуланышып та алганыбыз истә (хәзер, әти буларак, мин аны бик яхшы аңлыйм). Әтигә рәсем юнәлешен сайлавымның юкка түгеллеген исбатлар өчен, күбрәк иҗат иттем, иллюстрацияләр ясадым, күргәзмәләрдә катнаштым, сәнгать альбомнарын чыгарып тордым, картиналарымны сатып, гаиләмне матди яктан тәэмин иттем. Кыскасы, үземне профессиональ яктан үстердем. Һәм нәтиҗәдә әтиемнән: «Улым, син иҗат итәргә – ясарга тиеш, син шуның өчен тугансың икән», – дигән сүзләрне ишеттем. Шулай итеп, әтинең хәер-фатыйхасын алдым. Аның тагын бер канатлы сүзе бар иде: «Теләгең булса, эшлә һәм иң яхшысы бул». Аның әлеге сүзләре иҗат девизыма әйләнде.

 

«Зинаида Ушкова йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.
«Зинаида Ушкова йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.

– Татар мәдәнияте һәм сәнгате балачактан ук якын булдымы?

– Мин, бер сүз белән әйткәндә, үрнәк гаиләдә үстем. Бабам Мотыйгулла Төхфәтуллин бик укымышлы һәм югары культуралы имам булган, Каһирә шәһәрендә белем алган. Туган иленә кайткач, ул мәдрәсә ачкан һәм барлык балаларын диярлек шунда укыткан. Әлеге мәдрәсәдә уку-язу, төрле фәннәр белән беррәттән, җырга, рәсемгә һәм шигърияткә дә өйрәткәннәр. Бабам, якын дусты вафат булгач, аның сигез яшьлек улын алып, әлеге балага тирән белем бирә. Ул малайны без бөек татар шагыйре Габдулла Тукай дип беләбез. Аның сәләте нәкъ бабайның йортында ачылгандыр дип уйлыйм. Гомумән, Төхфәтуллиннар нәселе сәләтле балаларга бай булган. Мәсәлән, әбием Галия Кайбицкая опера җырчысы, Татарстанның беренче халык артисткасы буларак танылды. Аның абыйсы Камил Төхфәтуллин исә, шагыйрь, журналист һәм җырчы буларак, татар мәдәниятендә тирән эз калдырган. Аны хәтта татар Шаляпины дип тә атаганнар. Камил Төхфәтуллин Габдулла Тукай белән дус булган һәм аның белән бергә газета да чыгарган.

 

«Леонтий Кекин йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.
«Леонтий Кекин йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.

– Ильяс әфәнде, сәнгатьтә беренче мөстәкыйль адымнарыгыз нинди булды?

– Мөгаен, барысы да иллюстрациядән башлангандыр. Иҗат юлында күп урында эшләргә туры килде: «Крестьянка», «Подвиг», «Искатель», «Огонек», «Смена», «Вокруг света», «Советский воин», «Пограничник» журналлары дисеңме... Дюма, Алданов һ.б. авторларның китапларына да иллюстрацияләр төшердем. Төрле рекламаларга һәм фильмнарга да рәсемнәр ясадым. Нәтиҗәдә, бик саллы һәм бай архив тупланды.

«Шамил Мөхәммәдшәфи улының йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.
«Шамил Мөхәммәдшәфи улының йорты». Ильяс Айдаров. 2025 ел.

– Профессиональ рәссам булырга ничек карар кылдыгыз һәм аңа ирешер өчен нинди эшләр башкардыгыз?

– Анысы да бик очраклы килеп чыкты, дияр идем. Бервакыт, култык астыма бер-ике картинамны кыстырып, Арбат урамы буенча барганда, күзем танылган сәнгать галереясына төште. Иҗади эшләремне биредәгеләргә күрсәтергә булдым. «Ярый, калдырып кара», – диделәр. Калдырдым. Икенче көнне иртән: «Сезнең барлык эшләрегезне галерея директоры сатып алырга тели», – дип шалтыраттылар. Әлеге сүзләрне ишетүгә, мин шаккаттым, бу минем өчен зур сөенеч булды! Нәкъ шул вакытта профессиональ рәссамның беркайчан да югалмавын һәм акчасыз калмавын аңладым.

«Казан. Спас Манарасы». Ильяс Айдаров. 2017 ел.
«Казан. Спас Манарасы». Ильяс Айдаров. 2017 ел.

 

– Эшләрегездә архитектура алымнары шактый. Шәһәр пейзажы Сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Архитектуралы пейзаж ул – минем өчен изге жанр. Мәскәү архитектура институтында белем бирү белән беррәттән, фикер йөртү сәләтен дә үстерделәр, яшәү стиленең нинди булырга тиешлегенә дә төшендерделәр. Шуңа күрә шәһәр күренешләре, биналар, йортлар һәм урамнар иҗатымда һәрвакыт чагылыш таба. Димәк, миңа шәһәр мохитенең пропорцияләрен, перспективасын һәм гармониясен тою сәләте дә бирелгән.

– Ильяс әфәнде, татар мәдәнияте иҗатыгызга нинди йогынты ясады?

– Татар мәдәнияте миңа архитектура аша үтеп керде. Болгар һәм Зөя тарихи корылмалары, мәчетләре, храмнары һәм таш йортлары, Казан, Чистай һ.б. татар шәһәрләренең йортлары һәм җәмәгать урыннары – барысы да яратып, аларның үткәненә олы хөрмәт белән иҗат ителде. Мин машиналарны – агач арбага, үз-үзен күрсәтергә омтылучы замана кешесен борынгы тыйнак халыкка алыштырдым. Бу күңелемә тынычлык бирә, ностальгия тудыра.

– Ничек уйлыйсыз, рәссамга үз милләтенең тарихын белү ни өчен мөһим?

– Тарих бик күп сорауларга җавап бирә. Рәссамнан үтә игътибарлы булу сорала, фактик хаталар ясарга, ялганларга һич ярамый. Аларның иҗаты киләчәк буыннар өчен күрсәткеч булачак.

– Ильяс әфәнде, Казан тормышыгызда аерым урын алып тора. Иҗатыгызда әлеге шәһәрне ничек һәм нинди итеп чагылдырасыз?

– Казан – туган ягым, балачагым һәм яшьлегем шәһәре. Картиналарым аша аны яратуымны күрсәтәм, мактыйм һәм янәдән гашыйк булам. Хәзерге көндә ул тагын да ямьләнде, техник яктан да үзгәрде. Тик күңелемне барыбер борынгы, инде тарих битләрендә калган Казанга бирдем.

«Сәйяр Айдаров әнисе Галия Кайбицкая һәм әтисе Ситдыйк белән». Ильяс Айдаров. 2008 ел.
«Сәйяр Айдаров әнисе Галия Кайбицкая һәм әтисе Ситдыйк белән». Ильяс Айдаров. 2008 ел.

– Хәзерге вакытта илһамландыра торган тарихи шәхесләр, вакыйгалар, образлар бармы?

– Казан һәм тарихи шәхесләр хакында сүз башлагач, «Казан һәм казанлылар» дип аталган картиналар сериям турында сөйләп үтәсем килә. Сәүдәгәр-миллионер Леонтий Кекин йорты, Зинаида Ушкова йорты, Казан хәрби округы генералы Александр Сандецкий йорты һ.б. турында барыбызның да ишеткәне бар. Тик хуҗаларының йөзләре безгә караңгы, алар вакытлар үтү белән хәтердән югалып бара. Ә бит алар белән күрешү кызыклы һәм файдалы булыр иде! Шул сәбәпле, әлеге серия туды. Биредә йорт хуҗалары бина белән янәшә иҗат ителгән. Бу – Казанның чын тарихы.

– Иҗат стилегез дә аерылып тора: ул кыю, чая һәм анда гыйсъянчылык өстенлек итә. Сез тормышта да шундыймы?

– Әйе, мин пумаланы кыю тотам, ак биттән курыкмыйм. Бу архитектура институтында укудан килгән дип саныйм. Аның шәкертләре һәрвакыт иҗади һәм көтелмәгән алымнарга тартылучан булды. Хәзерге көндә дә шулай дип беләм.

– Ильяс әфәнде, Сез – портретлар ясау остасы да. Портрет иҗат иткәндә, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

– Беләсезме, кайчандыр портретлар ясарга яратмый идем. Уңайсызландыммы, әллә үз-үземә тулаем ышанып бетмәдемме – әйтә алмыйм. Бервакыт бер рәссам миңа: «Синең портретларны яратудан башка чараң юк», – диде. Аның әлеге сүзләре күңелемә үтеп керде һәм портретлар ясый башлауга этәргеч булды. Портретны иҗат иткәндә мин шәхес белән аралашам, аның тышкы кыяфәтен, холкын, күңел халәтен өйрәнәм. Кайбер кешеләр рәссамга шундук ачылалар, ә кайберәүләргә урау юллар аша килергә кирәк. Монда психология ярдәм итә. Шәхесне дөрес итеп чишсәң, портрет та уңышлы килеп чыгачак.

– Картиналарыгыз нинди хисләр калдырырга тиеш дип саныйсыз?

– Мин иҗатта күп уйландырырга һәм баш ваттырырга омтылмыйм. Иң мөһиме – ул кешеләргә ошасын, аларның тормышын, хәтта бер көнен булса да яктырак, матуррак, күңеллерәк итсен, бизәсен иде. Кыскасы, ихлас хис-кичерешләр тудырсын.

– Ильяс әфәнде, җылы әңгәмә өчен зур рәхмәт! Иҗатыгызда уңышлар телибез!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи