Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

«Гамәл дәфтәре»

Мостай ага Кәримнең хөсетсез генә алдашып, купайтып сөйләргә яраткан бер авылдашы – мут агай турында язам әле дигәне бар иде. Бервакыт ул агай «Мәскәүгә, Сталинның үзен күрергә барам» дигән хәбәр тарата. Зур юлга аны бөтен тирә-күрше озата чыга. Ул китеп берничә көн үтүгә, «халыклар атасы»ның үлеме хакында дөньяга кайгылы хәбәр тарала. Мут агай кайтып төшә, авыл халкының телендә тик бер генә сорау:

– Күреп кала алдыңмы?

– Күрмәенчә, күрдем! Үз кулларымда җан бирде... – дип елап җибәрә мут агай.

Әле күптән түгел генә күрәзәче Вольф Мессинг турындагы фильмны караганда мин әнә шул агайны искә төшердем.

Мостай Кәрим.
Мостай Кәрим.

Алданудан тәм табып, могҗиза көтеп яткан халыкка җитә калды бу! Ходайдан кала икенче кодрәт иясе булып чыга бит бу Мессинг дигәннәре. Күр инде син, бер документсыз ничә сакчы аша Кремльгә үтеп, Сталин кабинетына килеп керә бит, әй! Әгәр шушындый хәл чынлап та булса, ил башлыгы кабинетына яисә иң хәтәр хәрби объектка килеп керерлек кодрәткә ия кешене баскан урынында юк итәрләр иде. Сталин кебек шикчел-сагаюлы шәхес, әлбәттә инде, Мессингны исән калдырмаган булыр иде. Кино төшерүчеләр, легенда ясыйм дип, чама белмичә арттырып җибәргәннәр түгелме?!. Сталин һәм аның яраннары Мессингны кирәкле зат итеп санасалар, аны бүтән зуррак, яшерен максатларга файдаланырлар иде. Ә ул гади клубларда тамаша ясап йөри, сугыш булачагын сиземләгән халыкны шаккатырып, сугыш чыгачагы турында күрәзәчелек итә.

Яһүдләр легенда тудыра беләләр. Чөнки борынгыдан ук тәҗрибә ясап киләләр: халыкның кеше ышанмаслык хәлгә бик тиз ышанып, алданудан ләззәт алып яшәүче толпа өлеше була. Мәгълүмат, белем арта барган заманда да халыкның беркатлы ышанучан, юкка да табынучан, алданырга ашкынып торган толпа өлеше кимеми, киресенчә, арта гына бара шикелле... Моны яхшы тойган кино төшерүчеләр, Гитлер һәм Сталин белән очраштырып, әз-мәз гипнозга ия гади бер эстрада күрәзәчесен әнә нинди биеклеккә менгереп, әкият тудырганнар. Хәер, сүземнең төбе бу хакта түгел, ә ялганны чыннан аерып карау өчен мөмкинлек булу хакында иде.

Менә минем кулда «На приеме у Сталина» дигән китап ята. Ул әле яңа гына Мәскәүдә басылып чыккан. Без аны шартлы рәвештә «Гамәл дәфтәре» дип атарбыз.

Архив документларына нигезләнеп төзелгән менә шушы китапта Вольф Мессингның исеме юк, теркәлмәгән. Чөнки ул Сталин кабинетына беркайчан да аяк басмаган. Димәк, чынбарлыктагыча сурәтләүгә дәгъва кылган фильм канвасында тузга язмаган, чеп-чи ялган ята!

Сергей Владимирович Михалков.
Сергей Владимирович Михалков.

***

Бу – җитди хезмәтне туплаган китап Совет иле тарихына караган чын документаль белешмә. 1924 елдан алып 1953 елга кадәрге чорда Сталин тарафыннан кабул ителгән кешеләрнең, группаларның, чит илдән килгән делегацияләрнең исемлеге бирелә әлеге хезмәттә. Аның дежур сәркатипләре кемне кайчан кабул иткәнлеген дәфтәр-журналларга бик бөртекләп теркәп барганнар. 1927 елдан башлап – һәммә кешенең кергән вакыты, ә инде 1929 елдан кергән һәм чыккан вакытлары минутына кадәр төгәллектә язылып калган. (Бу документлар озак еллар КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы архивында саклана, аннары Россиянең дәүләти социаль-сәяси тарихы архивына тапшырылган.)
Менә без хәзер ничә дистә еллар буена язылып килгән Сталинга кагылышлы хезмәтләрдәге кайбер моментларны үз күзебез белән тикшерә, ачыклый алабыз. 1941 елда Гитлер Германиясе сугыш башлагач, иптәш Сталин берничә көн буена Кремльдәге кабинетына аяк басмаган, дачасында кеше күзенә күренмичә яткан, дигән гөманлау ничә еллар буена яшәп килде.

Маршал Жуков үзенең истәлекләрендә 22 июньдә төнге беренче яртыда Сталинга телефоннан шылтыратып, чик буенда немец гаскәрләренең чамадан тыш күп туплануы хакында әйтүен, ә инде 3 сәгать 40 минутта шылтыратып, генерал Власиктан Сталинны йокысыннан уяттыруы һәм сугыш башлануы хакында хәвефле хәбәр җиткерүен һәм иртән очрашуларын язгач та, моңа күпләр ышанып җитмәде, Сталинны якларга тырыша дип кабул иткән иделәр.

  • Менә хәзер без «Гамәл дәфтәре»н карап карыйк. 1941 елның 21 июнендә төнге унбердә Сталин кабинетыннан соңгы кеше булып Берия чыга, ә инде 22 июнь көнне (иртәнге алты туларга 15 минут кала) Сталин кабинетында Берия, Жуков, Тимошенко, Молотовлар җыела. Кичке 4 сәгать 45 минутка кадәр дәүләт җитәкчеләре, хәрби начальниклар Сталин катына киңәшмәгә килә-китә торалар.

23 июньдә төнге 3 сәгать 20 минуттан башлап 24 июньнең 1 сәгать 55 минутына чаклы Сталин кабинеты хәрби чиновниклар, партия-совет җитәкчеләреннән бушап тормый.

Бу «Гамәл дәфтәре»н Н.С.Хрущев кебек җитәкчеләр үз вакытында күрмәгәнмени? Әлбәттә, дөреслекне белгәннәр, әмма матбугаттагы ялган мәгълүматка чик куймаганнар, чөнки Сталинга бу яктан да күләгә төшерү аларга файдалы булган.

1990 нчы еллар башында АКШның Милли архивында табылган документларга нигезләнгән дип, Иосиф Сталинның Адольф Гитлер белән 1939 елның 17 октябрендә Львовта очрашуы хакында хәбәрләр басылып чыга.

«Гамәл дәфтәре»ннән карыйбыз: 1939 елның 17 октябрендә Сталинның Кремльдә гадәти эш көне бара. 10 кешене кабул итә, Молотов һәм Ворошилов аның кабинетына икешәр мәртәбә кереп чыгалар.

***

Өч дистәгә якын ел эчендә Сталин утырган кабинет ишеген меңнәрчә кеше ачып кергән: партия һәм дәүләт эшлеклеләре, атаклы галимнәр, язучылар – кемнәрнең генә исемнәре уелып калынмаган. Алар арасында дөньяның таныклы сәяси эшлеклеләре – Шарль де Голль, Уинстон Черчилль, Мао Цзэдун, Иосип Броз Тито да бар. Иң еш керүче шәхес – В.М.Молотов (1890-1986), 1939-1953 нче елларда чит ил эшләре (наркомы) министры (китапта тагын ул биләгән бик күп дәрәҗәле урын исемнәре санала).

Хәрбиләрдән – армия генералы А.И.Антонов (1896-1962). Ул – 1945-1946 елга кадәр РККАның Генераль штаб начальнигы. Сугыш вакытында уңышлы операцияләр планын эшләгән бу сәләтле армия генералы турында өлкән язучыбыз Зәки Зәйнуллин әдәби әсәр язып бастырды. Анда ул Антоновның милләте татар икәнен, генералның бу хакта Сталинга да әйтүен яза. Мин, үзе дә татар булмаса, генерал буласы полковник Зәки ага Зәйнуллинның бу әсәрен укыгач, икеләнебрәк калган идем, әмма бер фактны ачыклагач, аның фикеренә карата ышанычым ныгыды. Алексей Иннокентьевич Антонов хөкүмәтнең югары дәрәҗәле хәрбиләренә генә бирелә торган иң кыйммәтле «Җиңү» ордены белән бүләкләнгән. «Җиңү» ордены кавалерлары бөтенесе дә, – һичшиксез, Советлар Союзы Геройлары, бердәнбер Антоновтан кала... «Җиңү» ордены кавалерларының бөтенесенә дә, һичшиксез, маршал дәрәҗәсе бирелгән, бердәнбер Антоновтан кала... Шагыйрь әйтмешли, «юкка түгел, юкка түгелдер» бу…

«Гамәл дәфтәре»нең алдагырак елларга караган битләрен актарганда, үзебезнең шактый четерекле шәхесебез, большевиклар арасында – югары даирәдә кайнап та, акыллы фикерләрен сарыф итеп тә үз халкы өчен берни кыра алмаган Мирсәет Солтангалиев (Милләтләр эше буенча Наркомат коллегиясе әгъзасы) искә төште. Төрмәдән вакытлыча котылып чыккач, ул да 1926 елның 22 февралендә Сталинда була.

Солтангалиевнең сәяси-милли мәсьәләдә һәм фәлсәфи фикерләү ягыннан да үзеннән бер башка өстен икәнен белә Сталин, әмма төрмә мәктәбе үткән паханга акыллы кешеләр кирәкми. Эчтән инде аның мәкерле планы өлгереп килә: ике полюс – Европа ягыннан Троцкий, Шәрекъ ягыннан Солтангалиевне дошмани байрак итеп күтәрәсе, фаш итәсе дә, партиягә өнсез буйсыну, курку тойгысын җәмгыятьнең җелегенә мәңгегә сеңдерәсе…

Ә Солтангалиев: «Партия ни кушса, шуны үтәргә әзер», – дип, большевикларның олтырагы булырга да риза икәнен, үзенең ялгышларын танып, ягъни үз-үзен матбугатта фаш итеп чыгарга әзер икәнен әйтергә дип кергән.

Солтангалиев үзенең мушкага алынган җәнлек хәлендәге корбан икәнен сизми әле…

– Сезгә матбугатта чыгу кыен булмасмы? Ныклап уйлагыз... Миңа калса, хаталарыгызны танып чыгыш ясау Сезгә кыен булачак, – дип, Сталин мыек астыннан елмаеп куя. Аның ил буйлап җәелдерәсе кеше аулау уены инде аңында өлгереп җиткән. Аңа акыллы, күндәм, эшчән, тере Солтангалиев кирәкми, бүкәй итеп куярга исеме-карачкысы гына кирәк!

***

Барыннан да бигрәк, мине «Гамәл дәфтәре»нә кайсы язучыларның исеме теркәлеп калганлыгы кызыксындырды. Менә аларның кайберләре: Рафаэль Альберти (1902-1999) – испан шагыйре, Анри Барбюс (1873-1935) – француз язучысы, СССР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Ромен Роллан (1866-1944) – француз язучысы, Бернард Шоу (1856-1950) – инглиз язучысы. Рус һәм украин әдипләреннән Федор Гладков (1883-1958), Алексей Сурков (1899-1983) – шагыйрь, Павло Тычина (1891-1967) – шагыйрь, публицист.

Максим Горький (1868-1936) Сталин кабинетында ике тапкыр була. 1933 елда – 5 минут, 1935 елда – 1 сәгать тә 5 минут. Горькийның дачасында, өендә берничә тапкыр булганын белгәннәр өчен, Сталин бөек пролетар язучысы белән бик сирәк очрашкан дигән фикер калмаска мөмкин.

Демьян Бедный (Е.А.Придворов, 1883-1945) Кремльдәге фатирында яшәп, партия босслары йөргән сукмакта уралып йөрсә дә, Сталин аны бер генә тапкыр кабул иткән. Партиянең табан астын кытыклап мәдхия-такмаклар язып яткан бу куштан белән Сталин чирканып кына сөйләшкәндер дигән тәэсир кала.

1941-1944 нче елларда СССР Язучылар берлеге рәисе, 1946 елдан СССР Язучылар берлеге Генераль секретаре Александр Фадеев (1901-1956) Сталин кабинетында җәмгысе унбиш тапкыр була.

Станицасында яшәп яткан Михаил Шолохов өенә, 1938 елның көзге бер көнендә, кичкырын НКВДы органнарында эшли торган бер дусты килеп керә һәм бүген төнлә кулга алырга киләчәкләрен әйтә. Тиз генә җыенып, болар, машина белән төнката кузгалып, әйләнгеч юллар аша Мәскәүгә юл тоталар. НКВД бурзайлары алай-болай куып җитә калса, берничәсен чәнчелдереп үләргә дип, үзләре белән утлы корал да алалар. Хәвеф-хәтәрсез генә (аларны туры юлдан куа чыккан булалар) Мәскәүгә килеп җитүгә, Михаил Шолохов моңа кадәр төрле елларда тугыз тапкыр керергә туры килгән Сталин кабинетына эләгү бәхетенә ирешә. 1938 елның 23 октябрендә кичке 7 сәгать 30 минутта кабинет хуҗасы Сталин, Ежов, Ворошилов, Молотов, Литвинов, Каганович, Жданов, Маленковлар катнашында, бер сәгатькә якын сөйләшү алып бара. Күрәсең, бу мәсьәләнең төбенә төшеп өйрәнү-ачыклау өчен вакыт кирәк булгандыр. Михаил Шолоховка Мәскәүдә яшәп торырга кушылгандыр. Ниһаять, 31 октябрь көнне Шолоховны 16 сәгать 15 минутка Кремльгә чакыртып алалар. Нәкъ шушы вакытка язучының «якташлары» – Ростов өлкәсенең НКВД идарәсе начальнигы Гречухин, урынбасары Коган, Вешенский райкомының беренче секретаре Луговой һәм тагы шул төбәкнең НКВД идарәсе вәкилләре чакыртылган була. Бу мәлдә шул кабинетта болардан күпкә алдан килеп, киңәшеп алган дәүләт эшлеклеләре Маленков, Молотов, Каганович, Ежов утыра.

Шулай итеп, Сталин кабинетында Михаил Шолоховның 1 сәгать 20 минутлык вакыт бизмәненә куелган язмышы хәл ителә.

Олуг әдипнең туры әйткән һәр сүзенә дә колак салган, аны үтәргә әзер торган Сталин өчен көтелмәгән хәл була бу. Аның хәерхаһлыгы белән нинди мөмкинлекләр тудырылган иде бит: атаман улы казак Шолоховның йорты шәп, үз утары, үз көтүлеге, Мәскәүдә зур фатиры, шәхси самолеты бар. Күз карасы кебек тотасы шундый совет язучысына кизәнү ярсыта Сталинны. Ростовның олы балык тотып дан алырга җыенган НКВД бурзайлары исә үзләре корган ятьмәгә үзләре эләгәләр. Соңы билгеле инде: һәрберсенең маңгаена тугыз граммлы кургаш.

Шагыйрь Сергей Михалков (1913-2009) белән Эль-Регистан (Г.А.Уреклян, 1900-1946) Сталин кабинетында 1943 елда ике тапкыр булалар. Ул елны Советлар Союзы Гимны сүзләрен һәм музыкасын язарга бәйге игълан ителгән була. Дистәләрчә шагыйрьләр арасыннан нәкъ менә шушы ике шагыйрь бергә язган сүзләр Политбюро әгъзаларының күңеленә хуш килә. Баштагы нөсхәсендә аның «Нас вырастил Сталин – избранник народа» дигән юллар да була. Шагыйрьләрне парлап Кремльгә чакырталар. Менә шул текстның кайбер юлларын үзгәртергә, өстәмә бер куплет язарга тәкъдим итәләр. Партия әһелләре белән шагыйрьләр арасында әнә шулай иҗади эшчәнлек кузгалып ала. Әмма ул тупас басым ясау рәвешендә бармый.

Бервакыт Сергей Михалковны фронтта чакта командующийга чакырталар. Бик ашыгыч рәвештә Ворошиловка шылтыратырга кирәк икән. Тоташтыралар. «Иптәш Сталин белергә кушты: икенче куплетның икенче юлында тыныш билгесен алыштырырга мөмкинме?» – ди К.Ворошилов.

Ә инде Гимн, кабул ителеп, Зур театрда башкарылганнан соң, партия һәм дәүләт җитәкчеләрен кунак бүлмәсенә чакыралар. Өстәл башында Сталин бер ягына – Михалковны, икенче ягына Эль-Регистанны утырта.

С.Михалков истәлекләреннән кайбер өзекләрне китерик.

– Нинди милләттән Сез? – дип сорый Сталин Эль-Регистаннан.

– Әрмән.

– Ә нигә Эль-Регистан? Кемгә буйсынасыз, мөфтигәме, католикоскамы?

– Католикоска, иптәш Сталин.

– Ә мин мөфтигә дип уйлаган идем.

Шуннан соң Эль-Регистан, рөхсәт сорап, тост әйтергә баса:

– Мин безнең белән Гимн сүзләрен камилләштерүдә ярдәм иткән кешеләр – иптәш Ворошилов, иптәш Молотов һәм тагын иптәш Сталин хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итәм! – ди.

Щербаков кырыс кына әйтеп куя:

– Менә кемнән башларга иде сүзне…

Акланырга тотынган Эль-Регистанны бүлдереп, Сталин шәһадәт бармагын күтәрә:

– Реплика мөмкинме? – ди. – Чеховның бер купец турында хикәясе бар. Храм төзелешенә иң күп акчаны ул бирә, ә газетада аны исемлекнең иң азагына куеп чыгаралар. Купец үпкәли. Мин купец түгел... Дәвам итегез, иптәш Регистан.

Бераздан Сталин, Михалковка борылып:

– Сез тотлыгып сөйләшәсез икән. Молотов та шулай иде, мин әйткәч туктады, – ди.

Тост арты тост әйтелә, бокаллар күтәрелә тора. Сталин тагын, Михалков ягына борылып:

– Һәр тосттан соң төбенә кадәр эчү мәҗбүри түгел, алайса Сезнең белән сөйләшү кызыксыз булачак. Кыенсынмагыз. Без нахалларны яратмыйбыз, кыюсызларны да өнәмибез.

Тәмам кызышып алгач, Сергей Михалков «Хатыныма хат» дигән шигырен укый. Сталинның чырае карала төшә.

– Бу шигырь миңа ошамый. Аннан кырык беренче ел исе килә. Сез кырык дүртенче ел рухындагы шигырь язып Молотов белән миңа җибәрегез, – ди.

Михалков кушканны үти. Аның яңа шигыре Сталин әмере белән берничә газетада берьюлы басылып чыга.

***

Әйе, «Гамәл дәфтәре»ндәге саран гына саннар күп нәрсә турында сөйли. Монда тарихи вакыт сәгате, минутларны санап, әле һаман келт-келт йөри бирә. Кырыс саннар аша хәтер яңара, дәһшәтле чорлар кайтавазы гүли. Күпме исемле затларның мемуар-истәлекләрендә «халыклар атасы»на мөнәсәбәтле саннар, вакыйгалар дөресме, хата юкмы, ялган түгелме, арттырылмыймы икәнен шушы китаптагы мәгълүмат аша барлап, чагыштырып, үзеңнең шикләнүләреңә нокта куя аласың. Бу китап – Сталин дәверенең кардиограммасы.

«Гамәл дәфтәре»н алга таба актарабыз. Кызы Светлана Аллилуева әтисенең кабинетында ике тапкыр булган. Улы – очучы, дивизия командиры, генерал Василий Сталинның (1921-1962) үз кул астында хезмәт итүче командирлары белән бу кабинетка берничә тапкыр керүе дәфтәргә теркәлгән. Беренче хатыныннан туган улы Яков Джугашвили исә бер тапкыр да әтисе кабинетының ишеген какмаган.

***

Сталинның нәкъ менә шушы улына бәйле «Мин маршалны солдатка алыштырмыйм» дигән канатлы сүзе бер фильмда инде кулланылган иде. Уңышлы әдәби табыш. Чынбарлыкта шулай әйткәнме? Бик тә бәхәсле. Аны Вольф Мессингка багышланган фильмда икенче мәртәбә куллану кирәк идеме? Гомумән, чынбарлыкта немецлар тарафыннан шундый тәкъдим булганмы? Бу хакта да анык кына дәлил юк. Логик яктан фикерләп карасак, мондый хакыйкать ачыла: фельдмаршал Паулюс Сталинград сугышында 1943 елның 31 гыйнварында әсирлеккә төшә. Яков Джугашвили (РККАның Артиллерия академиясен тәмамлаган, өлкән лейтенант) сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, 1941 елда әсирлеккә эләгә. Аны Берлинга алдырып, немецлар үзләренә хезмәттәшлек итәргә өндәп карыйлар. Ул ризалык бирми. Заксенхаузен лагеренда 1943 елның 14 мартында Яков, баракка керүдән баш тартып, чәнечкеле чыбык тартылган «үле зона»га ташлана. Шул мизгелдә ул сакчы Конрад Харфик тарафыннан атып үтерелә. Күрәсез, фельдмаршал Паулюс әсирлеккә эләккәнгә 44 көн тулганда Яков атып үтерелә. Шушы кыска вакыт эчендә кем әле хәрби мәгълүматка ия фельдмаршалны җиңел генә чыгарып җибәрсен?!. Аның бар белгәнен сыгып алырга кирәк бит әле... Икенчедән, Яков Джугашвилины фельдмаршал белән алыштырырга телиләр икән, һәрнәрсәдә гадәттән тыш төгәл, чамадан тыш үлчәүле немецлар аны инде күз карасы кебек саклау чарасын гына күргән булырлар иде. Ә аны мокыт бер солдат кисәге атып үтерә. Алай булмый ул... Өченчедән, «солдат» дигән төшенчә Паулюска да, Джугашвилига да бердәй туры килә. Алар икесе дә – үз иленең солдатлары, ә инде хәрби дәрәҗәгә басым ясап, фельдмаршал дидеңме, Яков Джугашвилиның да офицер икәне алга чыга. Шулай булгач, Сталинның «солдат» дигәнне кимсетеп «рядовой» рәвешендә әйтүе филне тычканга алыштырмыйм рәвешендәге абсурд булып чыга. Рус телен русның үзеннән дә төгәлрәк белергә омтылган, һәр сүзен сак-үлчәп әйтергә гадәтләнгән Сталин болай димәс шикелле…

Сугыш дәверенең башыннан ахырынача Сталин ялсыз эшли, кешеләрне, гадәттә, кичтән алып төн уртасына кадәр кабул итә. 1945 елда ул беренче мәртәбә ай ярымлык ялга чыга.

Кызыл Мәйданда Октябрь революциясенә багышланган парад ансыз гына үтә. Алдагы елларда өч, аннары биш, ә инде 1951-1952 елда алты ай буена дәфтәргә беркем дә теркәлми (күрәсең, ял гына түгел, хастаханәдә ятып дәваланулары да кергәндер бу вакытка), КПСС Үзәк Комитеты президиумы бюросы шундый карар чыгара. Сталин югында киңәшмәләрдә Г.М.Маленков, Н.С.Хрущев, Н.А.Булганин рәислек итәргә тиеш була. Ә инде хөкүмәт утырышларында Л.П.Берия, М.Г.Первухин, М.З.Сабуров чиратлап рәислек итәләр.

1953 елның 17 феврале. Сталин Һиндстаннан килгән илче һәм Тынычлык советы рәисе белән ярты сәгатьлек әңгәмә үткәрә. Бераздан 15 минутка гына Булганин, Берия, Маленковлар кереп чыга.

Ишеген япканда, Сталин кабинет эченә, саллы имән өстәленә бер борылып карады микән, соңгы тапкыр... Аннары – тынлык. «Гамәл дәфтәре»ндә ак битләр китә. 1 мартта Кунцеводагы дачасында чакта баш миендәге нәзберек кенә кан тамыры шартлаудан «халыклар атасы» сыгылып төшә. «Кояшыбыз безнең, Аллабыз, синнән башка тын да алмабыз» дип мәдхияләр җырланган кодрәт иясе дә үлем каршында чарасыз икән бит. Бу хәлгә ышана алмаган олы бер ил халкы аның диварлардагы миллионнарча сурәт-иконасына төбәлеп могҗиза көтә. Әмма ил иярендәге тук чырайлы түрәләр могҗизага ышанмыйлар.

Сталин агониядә ятканда да, җан тәслим кылгач та аның кабинетында Политбюро әгъзалары әледән-әле киңәшмәгә җыелып кайнашалар. Кан күргәч әсәренгән үгезләр кебек, бер-берсен таптарга җитешеп, Политбюро әгъзалары борынгыдан ук кеше аңын иләсләндереп килгән майлы калҗа – власть, хакими тәхет бүлешәләр.

Бер әмере белән генә дә елгаларның агышын борган, тауларның башын кистергән, халыкларны нигезеннән кубарган, инсанны колга әверелдереп, рухын мескенәйтүдән канәгатьлек алып, эченнән көлеп яши белгән Тиранның әчкелтем тәмәке исе сеңеп калган кабинет ишеген соңгы тапкыр 1953 елның 9 мартында В.М.Молотов ябып чыга.

Әмма тарих ишеге бикләнми, ачкычы – заманнар кулында.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи