ЯҢА ИБРАЙДА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ
Хезмәттәшләре, авылдашлары әфган сугышында һәлак булган Мансур Гыйззәтуллин кабере янында.
Әфган сугышы тәмамлануга 36 елдан артык вакыт үтте. Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан сугышка киткән 22 егетнең өчесе – Мансур Гыйззәтуллин, Илһам Сөләйманов һәм Әхәт Насртдинов әфган тауларында һәлак булды. Күп еллар узса да, бу сугыш яралары анда булган солдатларның, бигрәк тә әниләренең йөрәкләрен һаман да әрнетеп тора.
Әфган сугышы ветераны, бүгенге көндә Яңа Ибрай авылында яшәүче Фәрид Нургатин һәм шушы авыл егетләре белән хезмәт иткән Азат Әхмәтханов, шулай ук җирле үзидарә җитәкчесе Фәһим Кәбиров һәйкәл төзү кирәклеге турында сөйләшкәч, бергәләп, зур эшкә тотынды. Һәйкәлне һәлак булып калган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхәт Насртдиновның сугышчан дуслары акча җыеп ясатты. Җирле үзидарә авылда һәйкәл урынын ясау өчен авыл халкына мөрәҗагать иткәч, ике көндә кирәкле сумма җыелып, эш башланды. Бу эштә авылыбыз халкы нык булышты.
16 августта һәйкәлне ачу тантанасы булды һәм аны алып бару миңа йөкләнде. Бу бәйрәм Россия һәм Татарстан гимнары астында, флаглар күтәрү белән башланып китте. Танылган җырчы Зөлфәт Зиннуров һәм Чаллы шәһәреннән килгән «Виват, шурави» иҗат төркеме җырчылары чыгышлары ямьләндереп, бу чарага патриотик рух өстәде.
Аксубай районының Яңа Ибрай авылында әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, һәлак булган солдатлар истәлегенә, аларның әниләре хөрмәтенә куелган һәйкәл.
Һәйкәл ачуны һәлак булган батырларның якыннарына тапшырдык. Чарада әфган һәм Чечня сугышы ветераннары, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, кайткан кунаклар һәм авылдашлар катнашты. Район җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы вәкилләре Әнгам Ишмөхәммәтов һәм Альберт Шахмаев алып килгән бүләкләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Тантанада солдатларның туганнары, сугышчан дуслары да җылы сүзләр әйтте, күз яшьләре дә күп булды.
Аннары тантана мәктәп бинасы янына күчте. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сыйныфташым Фәнис Хассаровка истәлек тактасы ачылды. Аның батырлыклары турында сөйләнде.
Җыелган кунаклар таралырга ашыкмады, сугышчан дуслар, туганнар оештыручыларга җылы сүзләр әйтте, һәлак булучыларны искә алды. Шуннан соң зиратка барып чәчәкләр куйдылар, догалар укылды. Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган сугышчан дуслар, кабат исән-сау очрашырга килешеп, өйләренә кайтып китте.
Алсу Нургатина,
Аксубай районы Яңа Ибрай урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА