Польша татарларының милли бурычлары

Тарихи язмыш бөек төрки милләтенең аерым өммәтләрен төрле дәүләтләрдәге мәдәниятләре үзләренә ят булган халыклар арасында урнашып яшәргә дучар итте. Шунлыктан аларга үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен даимән көрәш алып барырга туры килде.

Гаяз Исхакый. 1937 ел
Гаяз Исхакый. 1937 ел

*

Бу тарафтан Польша татарлары тарихы аеруча игътибарга лаектыр. Ислам динен кабул итү төрки халыкларга гарәп-фарсы мәдәнияте йогынтысын көчәйтсә дә, милли үзенчәлекләре һәм ассимиляцияләштерүгә каршы торулары аларга төрки милләт буларак үз милли рәвешләрен саклап калу, гарәп вә фарсы мәдәниятен үстерүдә уңышлы катнашу өчен мөмкинлекләр дә тудырды. Нәкъ шуңа күрә төрки өммәтләрдән булган Ибн-Сина, Фараби, Ибн-Рөшд вә башкалар олуг гарәп галимнәре һәм философлары буларак дөньякүләм дан казандылар. Күренекле фарсы шагыйрьләре Фөзули, Суфи Аллаһияр вә башкалар да төркиләрдер. Чыгышлары ягыннан төрки булган дәүләт хакимдарлары да Персия мәмләкәте тарихында зур урын тоталар. Мәсәлән, Фирдәүси үзенең «Шаһнамә» дигән мәшһүр хезмәтен солтан Мәхмүд Газнәви кушуы буенча язган. Төрек мәдәнияте тарихына багышланган китап мөәллифе (авторы) һәм Бурса шәһәренең Төрек мәҗлесендәге вәкиле доктор Нури-бәй, мөселман мәдәниятен барлыкка китерүдә вә үстерүдә иң күренекле урынны төрки кавемнәр алып торалар, дип тәсдыйклый.

Идел-Урал татарларының Петр патшага кадәрге Рәсәй тарихына хәлиткеч йогынты ясаулары, Рәсәйнең дәүләт төзелеше шәкелен (формасын) нигездә татарлардан алуы бар дөньяга мәгълүмдер. Хәтта Рәсәйдә Гаребкә нигезләнеп үткәрелгән Петр I ислахларыннан соң да күп дәверләр әле урыс мәдәнияте үсешенә татарларның шактый йогынтысы сизелә, чөнки татарлар, урысларга хас булган анархизм рухын җиңеп, дәүләтчелек мәсләген эзлекле гамәлгә ашыручылар булалар. Бары тик чыгышы белән саф татар канлы булган Борис Годунов патшалык иткәндә генә Рәсәй дәүләтчелегенең даими нигезләре салына. Шулай ук Рәсәйнең рухи тормышында кискен борылышка җирлек тудырган кенәз Чаадаев та татар морзасыдыр. Ә танылган урыс әдибе саналган татар Тургенев үзенең әдәби жәүһәрләрендә Рәсәй тормышының искитмәле күренешләрен бөтен Ауропага ачып салды. Татар кавеменнән булган Плеханов Рәсәйдә фәнни социализм идеяләрен тарата. Теләсә нинди бәһа исәбенә, хәтта моның өчен бернинди мөмкинлек булмаган очракта да, коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшүче Ульянов-Ленин үзе дә чыгышы белән татардыр. Тагын бер нәрсә игътибарга муафикътыр: большевикларга дошман булган хәрәкәт юлбашчылары Милюков, Бердяев, Арцыбашев вә башкалар да татар өммәтеннәндер. Илдәшләр сугышыннан соң татар морзалары Алексеев белән Трубецкойның Евразия мәмләкәте мәсләген күтәреп чыгуларын да дәүләтчелекне торгызырга омтылыш дип карау муафикъ булыр. СССР язучылары арасында татар кызлары Ахматова белән Сәйфуллиналар да абруйлы урында торалар.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

**

Идел-Урал татарлары Шәрекътәге вакыйгалар агышына җитди йогынты ясаган булсалар, Польша һәм Литва татарлары Ауропа мәдәнияте икълимендә күренекле урын тоталар. Үзләре өчен бөтенләй ят җирләрдә урнашып яшәсәләр дә, алар биредә биш гасыр дәвамында үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап кала алдылар, әле янә дә яна Ватаннары мәнфәгатьләрен яклап күпме фидакярлек күрсәттеләр. Польша белән Литвага хезмәттә рухларының вә холык-табигатьләренең иң яхшы сыйфат-хасиятләрен ачып салдылар. Мисалдан, мәшһүр поляк язучысы Г. Сенкевич, мәгълүм булганча, татар нәселеннәндер. Татарлар, дәлилдән, Александр Сулькевич, ватанпарвар поляклар белән күршедәге өч мәмләкәт тарафыннан өзгәләнгән Польшаның бәйсезлеге өчен иңгә-иң көрәшәләр; бу аларның поляк җәмәгатьчелеге алдындагы абруен тагын да күтәрә, аларның татарларга булган ихтирамын арттыра.

Аянычтыр ки, Польша татарларының язмышларында көенечле хәлләр дә юк түгелдер. Үзләренең кандаш тамырларыннан аерылганлыктан, алар әкренләп туган телләрен онытканнар, ә төрки халыклар мәдәнияте белән булган элемтәләрнең өзелүе аларның милли үзаңнары үсешенә җитди киртәләр тудырды, бу исә Польша татарларын юлсыз тыкрыкка илтеп кертте. Әлбәттә, бу хәл төрки дөньяны зур хафага салды. Шуңа да төрки матбугат, бигрәк тә Идел-Урал татарлары матбугаты бу мәсьәләгә зур игътибар бирделәр. Польша татарларының язмышы кайнар бәхәсләргә сәбәп булды, күп санлы киңәшмә-корылтайларда төрле-төрле карарлар, мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Хатта Польша татарлары балаларын Идел-Урал мәктәпләренә укырга җибәрергә һәм Польшага Казаннан татар укытучылары чакырырга тырышып караулар да булды, әмма бу омтылышлар гамәлгә ашмады. Нәтиҗәсе шулдыр ки, бүгенге дәвердә Польша татарларының бары тик кайберләре генә үзләренең туган телләрен азмы-күпме беләләр. Төркиянең Польша татарларын төрек мәмләкәтенә күчереп утыртуга булган омтылышы да уңышка китерә алмады.

Хәер, Польша татарлары да үзләренең мөшкел халәтләрен аңлыйлар һәм өметле карашларын Истанбул, Казан, Кырым якларына юнәлтәләр иде. Польшадагы күтәрелешләрдә (восстаниеләрдә) катнашкан татарлар мөһаҗирлеккә дучар булганда башлыча Шәрекъ кыйтгаларына юнәләләр иде. Рәсәйдәге инкыйлабтан соң Рәсәй империясе хәрабәләре урынында Идел-Уралда, Әзәрбәйҗанда, Кырымда милли дәүләтләр пәйда булгач, Польша татарларының беркадәр күренекле әһелләре, мисалдан, Кырым хөкүмәте башлыгы генерал Мацей Сулькевич, янә дә Александр Ахматович, Олгиерд һәм Арыслан (Леон) Кричинскийлар вә башкалар, урыннарда милли-дәүләтчел төзелеш эшләрендә актив катнаштылар. Аянычы шулдыр ки, мондый күренешләр бик сирәк вә очраклы гына булдылар, эзлекле вә дәвамлы гамәлгә әверелә алмадылар.

Польшаның дәүләт мөстәкыйльлеген торгызу Речь Посполитая җирендә гомер кичергән халыкларга, шул җөмләдән татарларга да азатлык алып килде. Поляк халкының татарларга карата дустанә вә эчкерсез мөнәсәбәтләре күпләргә мәгълүмдер. Польша кануннары исә бүгенге көндә татарларга вөҗдани ирек вә мәдәниятләрен үстерү өчен зарури мөмкинлекләр тәэмин итә. Шушы уңайлы шартлардан файдаланып, Польша татарлары үзләренең дини мәхәлләләрен вә аның идарәче оешмасы булган мөфтиятләрен булдыруга ирештеләр, мәчетләрен яңадан торгыздылар һәм мөселман руханиларының матди хәлләрен яхшыртуга ирешә алдылар.

Гаяз Исхакый белән кызы Сәгадәт
Гаяз Исхакый белән кызы Сәгадәт

***

Билгеле, болар барысы да милли үзенчәлекләрне саклау юнәлешендә мөһим адымнардыр. Хәлбуки аянычтыр ки, милли-мәдәни тарафта бик аз гамәлләр башкарылган әле, мәгәр дә Польша татарлары тарихын өйрәнү максатында оештырылган мәдәни-агарту берлеген вә аның тарафыннан нәшер ителгән берничә рисаләне күздә тотмаганда. Бүгенге көнгәчә татар балаларына ана телендә белем бирә торган мәктәпләр юктыр, туган телне өйрәнү кыен хәлдәдер. Менә болар Польша татарларының төрки кавемнәр гаиләсендә абруйлы урынны алуына шактый кыенлыклар тудыра. Соңгы вакытларда вазгыять беркадәр үзгәрә үзгәрүен. Польша татарларының өлкән буыннары үзләренең мөселман дөньясы белән элемтәләренең нигезен дини гореф-гадәтләрдә вә аларны саклауда күрәдер, хәлбуки милли-мәдәни тарафта бердәм хезмәттәшлек булмаганда халыкның инкыйраз юлыннан китәчәге бәхәссездер. Шуны хәтердә тотып, мәгърифәтле яшьләр арасында 60 миллионлап исәпләнгән төрки өммәтләр белән элемтәләрне тирәнрәк нигездә ныгытырга омтылыш көчәя бара. Яшьләрнең бу төркеме милли-мәдәни тарафта эшләүдәге нигез алшартларның иң мөһиме туган телне камил белү икәнлеген аңлап, ана телен һәм үз милләте мәдәниятен өйрәнүгә игътибарын көчәйтә башлады. Яшьләрнең бу омтылышлары өлкән буын затлары тарафыннан да яклау таба. Хәлбуки моның өчен зарури мөәссәсәләрнең (учреждениеләрнең) булмавы бу омтылышларны гамәлгә ашыруны ифрат кыенлаштыра.

Мәгълүмдер ки, Польша татарлары Ауропа мәдәниятенең тышкы шәкелен (рәвешен) генә түгел, ә бәлки рухи тирәнлеген дә тәүге булып үзләштерделәр. Бу – гаять мөһим гамилдер (фактордыр), чөнки Польша татарлары бүтән төрки кавемнәр арасында Ауропага мәдәниятен таратуда арадашчы була алырлар иде, ә төрки халыклар бүген нәкъ менә шуңа омтылалар да. Бу хәерхаһлы гамәл Польша татарларын төрки халыклар арасында түр урынга күтәрә алыр иде. Бу – бер яктан. Инде, икенче яктан, Польша татарлары белән бүтән төрки өммәтләр арасында бердәмлеккә ирешү Кырым вә Казан ханлыгы дәверләрендә Польша белән төрки дөнья арасында гамәлдә булган якынлыкны җанландыруга булышыр иде.

Әлхасыйль, тарих Польша татарларына үз шөһрәтләрен арттыру вә яшәешләрен мул кылу, шулай ук Польшаны вә төркиләр милләтен шөһрәтләндерү тарафында мөһим вә мактаулы гамәлләр кылу өчен зарури мөмкинлекләр тудыра. Төрки дөньясының һәм дә Польшаның асыл мәнфәгатьләре Польша татарларыннан кичекмәстән бу вазифаны үтәүгә керешүләрен таләп итәдер. Нәкъ менә шуңа да Польша татарлары үзләренең туган телләрен җанландырырга вә сихәтләндерергә, үзләренең бөек төркиләр милләтеннән булу горурлыкларын онытмаска тиешләр. Безнең инануыбызча, бу мәсьәлә тәмамән җитлеккәндер, һәм дә тиз арада гамәли хәл кылуны таләп итәдер. Без бу тарафтагы гамәлләрендә Польша татарларына зур уңышлар вә бәхетле адымнар теләгендә калабыз.

 

«Мирас». – 1994. – №5-6. – Б.194-196.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи