Бүген без шатланып, 90 еллыгы уңаеннан гаҗәеп талантлы иҗат иясе – Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Тавил ХАҖИӘХМӘТОВны искә алабыз. Ул озак еллар җөмһүриятебездә китап бизәү өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнардан иде. Бизәгән балалар китапларын берничә буын укып үсте.

Тавил Хаҗиәхмәтов
Гыйният улы Тавил Хаҗиәхмәтов Саба районы Йосыф-Алан авылында туып үскән. Казан ханлыгыннан ук билгеле зәркәнчеләр нәселеннән ул. Бөек Ватан сугышы елларында Гыйният абый гаиләсе белән Казанга килеп урнашкач, аны авиация заводына эшкә чакыралар.
Казанда сәнгать училищесын тәмамлап, Ленинградта И.Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында графика бүлегендә укыганда ук яшь рәссамның милли тема белән кызыксынуы ачыклана. Диплом эше итеп ул язучы Г.Ибраһимовның «Безнең көннәр» романына иллюстрацияләр иҗат итә.
Казанга кайткач, Тавил Хаҗиәхмәтов китап бизәү эшенә керешә һәм «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналында рәссам булып эшли, «Чаян», «Азат хатын» журналлары белән хезмәттәшлек итә. Бүген матбугат көннән-көн кысыла барган заманда редакцияләрдә Ленинградта И.Репин институтын тәмамлаган талантлы рәссамнарның эшләвен күз алдына китерүе дә кыен хәтта. Ә бит булган шундый заманнар, һәм балаларга матбугат аша чын һөнәрмәндләрнең күңел җылысы белән өретелгән рәсемнәр килеп ирешә торган.

Татарстан Республикасының дәүләт символларын эшләгән төркем (сулдан уңга): флаг авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гимн авторы композитор Рөстәм Яхин, герб авторы рәссам Риф Фәхретдинов, иҗат төркемен җитәкләгән шагыйрь Ренат Харис.
Тавил Хаҗиәхмәтовны без журналистларның коллегасы дисәк тә ялган булмас. Чөнки ул мәкаләләр дә язган. Нигездә алар балаларга багышланып, сәнгать серләренә өйрәтүне күз уңында тоткан. Матбугат битләрендә аның, мәсәлән, «Яшь рәссамнарга киңәшләр», «Рәсем ясарга ничек өйрәнергә?», «Мин ничек рәссам булдым» һәм җиңел тел белән аңлаешлы һәм кызыклы итеп язылган башка мәкаләләре сакланып калган.
Рәссам иҗатына бәяне сәнгать белгечләреннән дә әйбәтрәк берәү дә бирә алмас. Графика өлкәсен энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнгән сәнгать фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме бүлегендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Ольга Улемнова, мәсәлән, «Фәнни Татарстан» журналында дөнья күргән мәкаләсендә Т.Хаҗиәхмәтовның иҗат үзенчәлеге буларак татар халкының чигү, каллиграфия, зәркән сәнгате, агачка бизәкләр ую кебек гасырлардан килгән сәнгать төрләреннән илһам алып, аларны төрле формаларда чагылдыруын билгеләп үткән. «Бу сыйфат рәссамның Татарстан китап нәшриятында бизәгән йөздән артык китабында да, газета-журналлар өчен рәсемнәрендә дә, театр өчен иҗат ителгән костюм, декорация эскизларында да чагыла», – дип дәвам иткән фикерен галимә. Шулкадәр китап бизәп, театрда да иҗат итәргә ничек өлгергән диген?! Әсәрләре дә көндәлек тормыш турында түгел, тирән белем, югары зәвык таләп итә торган драмалар. Әйтик, Нурихан Фәттахның «Кол Гали» драмасына яки Туфан Миңнуллинның «Бәхтияр Канкаев» әсәренә костюм эскизлары иҗат итү җиңелме? Тукаебызның «Кәҗә белән Сарык» әсәре буенча спектакльне эскиз, макеттан башлап, декорацияләргә кадәр үзе эшләп чыккан. Бу да җиңел эш түгел ич!
Тавил ага Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, С.Хәким, Ш.Рәкыйпов, Р.Хафизова, Ш.Галиев китапларын аеруча яратып бизәгән. Алар рәссамга уңыш та китерә. Мәсәлән, 1970 еллар уртасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» өчен ул илкүләм сәнгать бәйгесендә бүләккә һәм «Җырларым» китабы дөнья күргәч РСФСР дәүләт нәшриятының дипломына ия була.
Иҗатында иң уңышлы иҗат эшләренең берсе – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына иҗат ителгән рәсемнәр.
Тавил Хаҗиәхмәтовның игътибарга лаек үзенчәлеге тагын шул – ул китап басылып чыккач та, теге яки бу тема буенча эшчәнлеген туктатмаган, нәтиҗәдә, «Кыйссаи Йосыф», Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр»ы, «Халык әйтсә – хак әйтә» исемле татар халык әйтемнәренә багышланган рәсемнәр шәлкеме һ.б. станок графикасы әсәрләре барлыкка килгән.
Графика – катлаулы, әмма рәссам алдында зур мөмкинлекләр ача торган сәнгать төре. Аның нинди генә техникалары юк – линогравюра, литография, офорт, ксилография һ.б. Тавил Хаҗиәхмәтов шуларның бөтенесен диярлек белә һәм иҗатында куллана. Техника төрлелеге дә иҗатын баетырга мөмкинлек бирә. Аеруча агачка гравюра төшерергә яраткан ул.
Тавил Хаҗиәхмәтов байтак еллар «Мәгариф» нәшрияты белән хезмәттәшлек итте. Шуның бер матур нәтиҗәсе – «Әлифба» китабы. Р.Вәлитов һәм С.Вәгыйзованың «Әлифба»сын татарда белмәгән кеше юктыр. 1960 елларда беренче тапкыр дөнья күргәч ул утыз мәртәбә яңадан бастырыла. 1980 еллар уртасында исә, үзгәртеп кору башланып, милли мәдәнияткә игътибар арткач, «Әлифба»ны яңадан бастырып чыгару ихтыяҗы туа. Нәтиҗәдә, 1983 тә данлыклы уку китабы Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре белән укучыга барып ирешә. Ул елларда латин алфавитына күчү турында сүзләр алып барылганы билгеле. Хәтта «Әлифба»ны латин хәрефләрендә чыгару омтылышы да була. Ни кызганыч, 2000 елда шулай ук Тавил агабыз рәсемнәре белән нәшер ителгән бу китап киң җәмәгатьчелеккә таралмый.



Тавил Хаҗиәхмәтовның төрле елларда ясаган иллюстрацияләре һәм бизәгән китаплары. /Фотолар – Т.Хаҗиәхмәтовның гаилә архивыннан
Тавил Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасы әләмен уйлап тапкан шәхес тә. Йөзләгән рәссам арасында бәйгедә җиңеп чыга аның эскизы. Их, нинди дуамал, ялкынлы, киләчәккә өмет уята торган шатлык тулы еллар иде ул!.. Татарстан әләменең яшел төсе – тормыш, яшәеш, яңарыш, яз символы. Ак төс сафлык, чисталыкны чагылдыра. Кызылы көч, дәртне символлаштыра. Кызылы – шанлы үткәнебез, яшеле – бүгенге тормышыбыз, агы өмет белән сугарылган киләчәк, дияргә дә мөмкин...
Тавил Хаҗиәхмәтов татар халык сәнгатеннән илһамланып иҗат итә дидек. Чыннан да, аның иллюстрацияләрендә гамәли-бизәү сәнгатебезнең йогынтысы ачык күренә. Ачык төсләр, бөдрә-бөдрә бизәкләр, каллиграфия аша бу сурәтләр күңелгә тирән үтеп керә һәм ниндидер яшерен кылларны тирбәтеп, моңландыра, уйландыра. Бүген исә авылларыбызда бизәкле агач капкаларны тимерләре алмаштырды, зәркәнчелек, чигү, балчык әвәләү кебек борынгы сәнгатьләр үлеп бара. Шулай булгач, Тавил Хаҗиәхмәтов кебек рәссамнарыбыз булырмы киләчәктә, дигән шомлы сорау килә күңелгә. Элек иҗат иткән рәссамнарыбызның мирасы яңартылып тормаса, яңа буыннар алар бизәгән китапларны күрмәсә, балаларыбыз зәвыклы булып үсәрме? Тавил аганың нинди матур бизәлгән «Шүрәле» китабы бар! Бездә исә Тукайның бу иҗат җимеше һаман бер үк бизәлештә чыга. Нигә китапларыбызны төрлеләндереп, элекке рәссамнарның иллюстрацияләрен яңартмаска?! Фәйзрахман Әминов, Тавил Хаҗиәхмәтов «Шүрәле»гә иҗат иткән иллюстрацияләр шундый матур ич! Зур рәссамнарның юбилейлары уңаеннан булса да монографияләрен дә нәшер итәсе иде.
Шунысы куанычлы – Тавил аганың эшен бүген улы Нияз һәм оныклары дәвам итә. Ниязның графикада үзенең кызыклы стиле, үз йөзе бар. 1990 елларда без аны «Казан каласы – таш кала» дип исемләнгән картиналар сериясе аркылы да белә идек. Ни генә эшләсә дә, метро бизәлешендә катнашамы («Кремль» метро станциясе) яки Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына һәйкәл проекты иҗат итәме (ул проект беренчелекне алган иде), Нияз ата-бабалардан әманәт булып килгән сәләтен үстерә, кыйбласы дөрес, фикере анык, киләчәге өметле. Татар сәнгатенә шушындый егет үстергәне өчен дә без Тавил Хаҗиәхмәтовка рәхмәтлебез.
Ольга Улемнова мәкаләсе файдаланылды («Фәнни Татарстан», 2016 ел, №1).
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала