СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.
Бүген Мәскәүдән миңа таныклык һәм контроль эшләрне тиздән бетерү турында искәртү килде. Алар эш, уку көтәләр. Ә язып булмый. Фикерне бер урынга туплап булмый. Зиһен чуала, баш эшләми. Эш бит ул үзеңә һәм киләчәгеңә нык ышанганда гына, перспектива булганда гына яхшы бара. Ә миндә хәзер ул нәрсә юк.
Мин болай да бик пошынучан, мнительный кеше. Ә инде чынлап торып борчылырлык нәрсәләр килеп чыкканда, бөтенләй кәеф китә. Эшкә кул бармый.
Йә инде, җүләр, нигә кирәк иде инде ул? Ни пычагыма печән ашатырга иде! Бар бит шундый кешеләр, үзләренә берәр төрле уңайсызлык килеп чыгасын белсәләр, хәзер койрыкны кысып, таш артына посалар. Ә соңыннан – «мин күрмәдем», «мин бернәрсә дә белмәдем», «мин шул алай итмәгәнмен». Үземчә «Совет әдәбияты»н яклаган булып, шуңа үзем чын күңелдән ышанып чыктым. Шуннан чыгып, дөрес булмаган тәнкыйть дип карадым. Үземчә дөрес тәнкыйть итәм, имеш. Их, җүләр, менә шуның өчен страдай хәзер. Мин кирәгеннән артык берьяклы һәм беркатлы, шайтан алгыры. Үземне кайгыртмадым, үзем өчен хафаланмадым. Яхшы булсын дип, чын күңелемнән шулай кирәк дип ышандым.
Йә, менә хәзер ялгышлык дип ышандым инде. Бик кыен нәрсә ул. Аның өстенә теге «кара» көн дә өстәлгәч, бөтенләй кәефне җибәрә торган нәрсә килеп чыгуы мөмкин. Мин пычранмаска, үземнең сафлыгымны сакларга тиеш идем. Ул сволочларны миңа бер чакрымнан күреп, танып өйрәнергә кирәк иде. Ә миңа менә как раз шул җитмәде.
Ярый, минем исән булуым ул бит минем үземнең шкурам өчен генә түгел, юк, ул, гомумән, әдәбият өчен дә кирәк. Мин яза алмаслык, талантсыз кеше түгел. Мин яза һәм эшли алам. Мин туган илемә, үзем яраткан халкыма каләмем белән бик зур файда китерә алам. Минем китабымны яратып укыйлар. Аны мәктәпләрдә парта асларына яшерә-яшерә укыйлар. Аны башка телләргә күчерергә хәзерләнәләр. Ә бит талант дигән нәрсә бик ансат килми һәм алар гөмбә шикелле тиз үрчемиләр.
Мин пычранмаска, аеруча сак һәм сизгер булырга тиеш идем. Мин бу сизгерлекне булдыра алмадым. Хәзер инде үкенү һәм борчылу. Бәхетсезлек килеп чыкса да, берәүгә дә үпкәләп булмый, чөнки үземнең йомшаклыктан, артык ышанудан, беркатлылыктан килеп чыкты. Чукынсын.
Әгәр минем күңелемдә тузан кадәр дә кер юклыгын, йөрәгемнең сафлыгын, сатлык түгел икәнен аңласалар, мин никадәр шат һәм бәхетле булыр идем.
Минем тормышка һәм гаделлеккә өметем бик зур! Минем яшисем һәм эшлисем, халык өчен, туган ил өчен иҗат итәсем килә, иптәшләр!
1938, 18 апрель
(Дошман дигәннәре барып чыкмады. Алар хәзер һәммәсе дә котылдылар инде. Шулай итеп, син ялгышмадың була инде, Гомәр иптәш.
1940, 26 ноябрь)
Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала