Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (8)

Күңел дәфтәре (8)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Гаҗәп вак халык без. Кортлар без, бөҗәкләр, хәшәрәтләр. Кайвакыт әйләнә-тирәгә күз салам да, шундый кешеләр күп булгач, чын кеше диярлекләр бөтенләй күренмәгәч, бик күңелсез дә, моңсу да, әшәке дә булып китә.

Без надан, үсмибез. Без бик вак нәрсәләр эчендә генә кыштырдыйбыз. Безнең күз вакны, чүп-чарны гына күрә. Колакларыбыз безнең көчле сүзне ишетүгә өйрәнмәгән кебек, авызларыбыз да көчле сүз әйтә алмый. Хәер, бөҗәктән нинди тавыш чыксын!

Илдә бара торган зур геройлыклар, искиткеч зур эшләргә күз салсаң һәм бу грандиоз төзелешне, кешеләрнең чын мәгънәсе белән, бер җирдә дә булмаганча, тарихта күрелмәгәнчә батырлыклар эшләвен уйлап карасаң, шулар белән чагыштырсаң, безнең әдәбият тирәсе, аерым алганда, аның югарыгы башында торучыларының эше кырмыскадан да кечкенә, бөҗәктән дә зәгыйфь булып кала. Без бу грандиоз төзелешнең хәтта койрыгында гына барырга да өлгерә алмыйбыз. Без папанинчылар геройлыгын ишетәбез дә «а!» дибез. Шаккатабыз, «шәп-шәп» дибез, бер-ике шаблон сүз әйтәбез. Һәм безнең аңлауыбыз да, соклануыбыз да шуның белән бетә бугай. Без тирәнтен, йөрәгебез белән шуның олылыгын сизмибез, шунлыктан тавышыбыз да көчсез, зәгыйфь, шаблон булып чыга.

Менә М.Горькийның тууына 70 ел тулды. Без бу уңай белән бу бөек художник һәм әдәбият атасының, безнең байрагыбыз булган кешенең зур хезмәте һәм кешелеге турында үз сүзебезне әйтергә тиеш идек. Көчле итеп, йөрәкләргә үтәрлек, тетрәнерлек итеп әйтергә кирәк иде. Ә нәрсә булды?

Эш башында утыручылар бу кичәгә казенный докладны чакырудан да башка нәрсә эшли алмадылар. Утыз еллык әдәби стажы булган, әле ничә китабы чыккан «олы» язучылар бар. «Зур» язучылар бар. Мии фәләнчә китап чыгардым диде, дип мактанып йөрүчеләр бар. ВУЗ бетергән «зур» белемлеләр бар. Һәм безнең шикелле просто пешкалар бар. Бу соңгылары турында инде әйтмибез дә. Менә бит олы язучылар М.Горький турында, безнең оятыбызга каршы, ләм-мим берни әйтмәделәр. Әйтә алмадылар. Шулай ук бөек язучы да аларның күңелендә берәр сүз әйтәсе килү теләген тудырмады микәнни?

Язучылар, имеш.

Болай сөйләшеп-утырганда аның турындагы фикерләрдә шундый ваклык, шундый зәгыйфьлек. Хәтта минем ул язучының, бу бөек исем турында сөйләгәне өчен, авазына сугасым килде.

Бу кешеләр һәм без барбыз да әллә ялгыш кына бу юлга кердек микән? Без, бәлки, язабыз дип юкка кәгазь әрәм итәбез булыр, бәлки, безгә совет укучысын вак-төяк белән борчымау яхшы булыр иде?

М.Горький, исән булып: «Ну-ка, марш моннан!» – дип, безне куып җибәргән булса, ул бик дөрес эшләгән булыр иде.

1938, 29 март

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи