(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)
Иҗтиһад – тырышу
Укучы шәкертнең тырыш булуы кирәк. Тырышлыктан башка дөнья малы да табылмый. Инде ахирәт малы да, дөнья малы да булган гыйлем тырышлыктан башка ничек табылыр? «Тырыш кешеләр максатларына ирешер, бикле ишекләр тырышканнарга ачылыр», – дигәннәр.
Әбү Йосыф хәзрәтләре: «Углым вафат булды, кабер казытып һәм җирләп күмеп йөрсәм, Әбү Хәнифәнең мәҗлесеннән калырмын дип куркып, углымны җиһазлап күмү хезмәтен бер кешегә тапшырдым да үзем Әбү Хәнифәнең дәрес мәҗлесенә киттем», – дигән. Шәкертләр өчен Әбү Йосыф хәзрәтләренең шундый гайрәт һәм тырышлыгы үрнәк була ала. Гыйлем алу өчен шәкертнең, остазның, ата яки тәрбия итүченең тырышлыгы зарури. Шушы өч тырышлык бергә җыелса, бер төрле җимеш бирер.
Тырыш шәкертләр төндә дә гадәттән артык йокламаслар, чөнки үзе йоклаган кешенең бәхете дә йоклар, юрган астына ятып, гыйлем өмет иткән кеше чәчмәгәң җиреннән иген өмет итүче кебек гомерен буш фикер белән уздырган булыр. Төнлә гадәтенчә генә йоклаган кешенең көндез дә күңеле хуш һәм рәхәт булыр. «Бу гыйлемне ничек эстәдең?» – дип сораучыларга олуг хәкимнәрнең берсе: «Кичләрен яндырып бетергән майларым эчкән суларымнан артык булды», – дип җавап биргән.
Тырышлык – акыл һәм фикергә, шулай ук тән һәм әгъзаларга зарар китермәс рәвештә тырышу ул. Шуның өчен үзеңне авыру итер рәвеш белән уку – тырышлык түгел, бәлки үзеңне харап кылу һәм гаделсезлек булыр.
Рәсүл Әкрам хәзрәтләре: «Ислам дине – төгәл булган бер дин. Анда гаделлек белән хәрәкәт итегез. Гадәттән тыш нәфесегезгә газап кылмагыз. Арган хәлеңдә йөрергә теләгән кеше омтылганына да җитә алмас һәм атлаган атын да сәламәт калдырмас», – дигән. Һәм икенче бер хәдис шәрифтә: «Нәфсең – атланган атың, аңа һәр вакыт та шәфкатьле бул» – дигән. Шушы сүзләр һәрвакытта кагыйдә һәм үлчәү булырга тиешле. Бәлки тырышлык – тәртип белән уку һәм кабатлау, аңлау, һәм сорау, файдалану һәм шәкер итүдер.
Күңелдә яхшы урнашып калсын өчен дәресләрне кат-кат укырга тиешле, элекке заман галимнәре дәресләрне кабатлау хакында игътибары булырлар иде. Хәтта ки, бүгенге сабакны кабатлау белән генә калмый үткән көн сабакларын да бер кагыйдә буенча «Үткән сабакны – биш, аннан әүвәлгесен – дүрт, аннан әүвәлгесен – өч, аннан әүвәлгесен – ике, аннан әүвәлгесен – бер мәртәбә кабатлау тиешле», – дигән.
Дәресләр никадәр кабатланса да, аңламасан – файдасыз булыр. Шуның өчен дәресләрне аңлау кирәк. Аз дәрес аңлау белән күп булыр һәм бүгенге дәрес яхшы аңланса, иртәге дәресләрнең күп нәрсәләре үз-үзелегеннән беленер. Әүвәлге галимнәр: «Ике хәрефне ятка алу ике китапны ишетүдән яхшырак, әмма ике хәрефне аңлау ике йөк китапны ятка алудан файдалырак», – диярләр иде. Шуның өчен дәресне кабатлау һәм аңлау – кирәкле эш.
Белмәгән яки шөбһәле булган урыннарны остаз һәм мөгаллимнәрдән яки башка белүчеләрдән сорап алырга тиешле. Бу гыйлемнән урынында калуына сәбәп булыр. Үзе белгәннәрен белмәгәннәргә өйрәтү, бергә бергә җыелышып кабатлау һәм сөйләшү бик файдалы.
Сораганнардан яшерү һәм сораудан гарьләнү шәкертләр өчен гаептер. «Бу гыйлемне ничек таптың?» – диючеләргә Әбү Йосыф хәзрәтләре: «Кызганмадым – өйрәттем, гарьләнмәдем – сорадым», – дигән. Һәм бу рәвештә сораучыларга Ибне Габбас хәзрәтләре: «Күп сораучы тел һәм күп аңларга тырышучы күңел белән таптым», – дип җавап биргән. Имам Хәлил хәзрәтләре: «Гыйлемлек – бикле булган хәзина, аның ачкычы – сорау», – дигән.
Ләкин сөйләшү (мөзакәрә) бакалар мисалында шаулашу яки исерекләр кебек җәрәхәтле сүзләр сөйләшү һәм кулларны болгаудан гыйбарәт түгел. Акыллы кеше мондый хәлләрдә булмас. Сөйләшү – әдәп һәм тәрбия белән һәркем үзенең күңелендә булган фикерен ачык сөйләү, бер кеше сөйләгән вакытта Коръән Шәриф тыңлаган рәвештә башкалар тыңлап тору, соңыннан күп белүчеләрдән бере бар кешенең сүзен җыеп арадан дөрес һәм турысын табудыр. Әгәр дә мәҗлестә шаулау кебек әдәпсез эш барлыкка килә икән, ул мәҗлестән ерак торырга кирәк. Чөнки мондый мәҗлеснең соңы дошманлык булыр.
Белгән нәрсәләр өчен күтәрелми һәм тәкәбберләнми, бәлки Аллаһы Тәгалә хәзрәтенең рәхмәте белән насыйп булуын уйларга һәм көч җиткәнчә Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешле. Әбү Хәнифә: «Нинди генә нәрсә белсәм дә, шатланып, Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәнә кылыр идем. Шуның бәракәтендә бу гыйлемне таптым», – дип әйтер имеш.
Шәкертләрнең Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүче булулары, шулай ук алган гыйлемнәрен үзләре һәм милләтләре өчен файда булсын иде дип, догага гадәт итүләре – алган гыйлемнәренең файдалы булачагына билгедер.
Гыйлемлелекнең яхшы саклануы өчен һәрвакытта янында китаплар һәм дәфтәрләр булырга тиешле. Шуның өчен тырыш шәкертләр ничек булса да үз китапларыннан укырга һәм укыган китапларын үз милекләрендә булдырырга гайрәт итәрләр. Кеше китабыннан уку бик яраклы түгел. Китап җыю һәм үзе укыган китапларны яхшы саклау – гыйлемгә мәхәббәтле булуга дәлил. Имам Мөхәммәд хәзрәтләре әүвәл хәлендә өч йөз вәкил һәм хезмәтчесе булган олы байлардан иде. Шушы зур байлыкны гыйлем юлында сарыф итеп бетерде.
Тырыш шәкертләр һәрвакытта һәм һәркемнән аз-аз булса да файдаланырлар. «Тамчы-тамчы күл булыр», – дигән кебек азлап җыелган гыйлем соңрак күп булыр. Әбү Хәнифә хәзрәтләре Хәммәт хозурына фикыһ укырга барганында Хәммәт: «Һәр көн өч мәсьәлә белсәң, ярар, аннан арттырма!» – дип боерган. Остазы әмер иткәнчә һәр көн өч кенә мәсьәлә белеп, ахырында Әбү Хәнифә заманасында беренче галимнәрдән булды.
Гыйлем һәм мәртәбә (фазыйләт) әһелләре белән танышу һәм аларның мәҗлесләрендә булу – бәхеттер. Борынгылардан бер дәртле зат: «Күп галимнәрне күргән идем, ләкин файдаланырга акылым җитмәде», – дип кайгырып сөйләр имеш. Бу көндә беленергә тиешле сабакны иртәгә калдырмау – белем алуның олы шартларыннан. Чөнки һәр көн өчен үзенә хас дәрес һәм шөгыль булганлыктан, бу көн шөгыле иртәгә калса, эш күп җыелып, зиһен таралуга сәбәп булыр. Әүвәлге заман шәкертләре бу көннең дәресләрен иртәгә калдыруны дөрес күрмәсләр, бәлки мөмкин булганда иртәге көн дәресләрен бу көн белергә тырышырлар иде.
Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты
Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала