Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Тормышны яратканнар озак яши

Татарстан радиосы үзенең дөньяга яралган мизгеленнән алып бүгенге көнгә кадәр безне туендырган-киендергән хезмәт кешесенә һәрвакыт рәхмәтле, ихтирамлы булды. Узып баручы атнада да Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Бәдриҗиһан Вафа кызы тапшыруларыбызның баш каһарманына әверелде. Район халкы аның 100 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтте. Юбилярны район хакимияте башлыгы Радик Исламов котлады, йөзьяшәр анага изге теләкләр, җылы рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды.

 

Йөзьяшәр Бәдриҗиһан Галимова.

 

 

1926 елның 20 июлендә дөньяга килгән Бәдриҗиһан апа бу көннәрдә хатирәләр иркендә яши. Аның күз алдыннан авыр балачак еллары, җелекләрне суыра торган сугыш чоры кинокадрлар кебек йөгереп уза. Илнең язмышы хәл ителгән ул елларда яшь кызны вербовка белән ФЗӨга җибәрәләр. 1941 елның зәмһәрир суык кышында оборона сызыгы төзелешендә катнаша – әле буыннары да ныгып җитмәгән сылу кыз көрәк белән туң җир чокып, окоп казый. Сугыш елларында урман кисәргә дә туры килә аңа. Нишлисең, ирләр фронтта, эшнең авыры яшүсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Барысы да – Җиңү өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Үзләре кискән агачлардан Шомбыт елгасы аша күпер салалар. Сугышка китүче егетләрнең колонналар булып тезелеп, шушы күпер аша Кама пристанена таба узулары әле дә күз алдында Бәдриҗиһан апаның.

 

 

Юбилярны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов котлый (Бәдриҗиһан апаның уң ягында). Сулдан уңга: Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге башлыгы Марсель Мингарипов, Мөзәйнә Идрис кызы, аның артында – кызы Алинә, Искәндәр Идрис улы, Розалин Искәндәр улы, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Керженцева.

 

 

Хатирәләр арасында кайнатасы Мөхәммәтвәли аганың көләч йөзе дә чагылып үтә. Ул ике канкойгыч сугыш – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышын кичеп, нинди генә вәхшилекләр күрсә дә, күңел матурлыгын, зирәк холкын саклап калган чын ир кеше була. Батырлыклары белән мактанырга яратмый, әмма аның яу кырында куркусыз солдат булуын, Европаның җиде башкаласын азат итүдә катнашуын авылда һәркем белә. Сугышчан орден-медальләре әле бүген дә оныкларында кадерләп саклана. Ә инде Сталинның аңа биргән Рәхмәт хаты Югары Тегермәнлек авылы мәктәбенең Дан музеенда урын алган.

 

Мөхәммәтвәлинең улы Идрис исә 17 яшеннән армиягә алына, япон самурайларын тар-мар итүдә катнаша. Туплар тынып шактый гомер узгач, 1950 елда демобилизацияләнеп туган авылына кайтып керә. Авылның уңган-булган, чибәр кызы Бәдриҗиһан белән яратышып кавышалар. Идрис, армиядән кайтуга ук, Кама буе урман хуҗалыгына лесник булып урнаша, авылдашларына күп игелекләр кыла. Яраткан хезмәтеннән аерылмыйча, 37 ел дәвамында шушы авыр һәм җаваплы хезмәтне башкара. Сугыштан соңгы елларда бригадир ярдәмчесе булган, аннары төрле тармакта колхоз эшен җигелеп тарткан Бәдриҗиһан иренә дә булышырга өлгерә. Урманчыларга җиткерелгән планнарны үтәүдә – дару үләннәре, агач тамырлары, җиләк-җимешләр җыюда ул аның уң кулы була. Олыгая башлагач, Бәдриҗиһан апа авыл кибетендә техник хезмәткәр эшен башкара, шул эшеннән лаеклы ялга чыга.

 

1951 елдан башлап, Идрис белән Бәдриҗиһанның җылы оясында бер-бер артлы дүрт кыз туа: Илсөяр, Гөләндәм, Рәганә, Мөзәйнә. Һәм 1960 елда, Галимовлар фамилиясенең дәвамчысы булып, ир бала – уллары Искәндәр дөньяга аваз сала. Ул, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, гомер юлын милиция хезмәте белән бәйли, шушы юнәлештә махсус югары белем ала. Хокук сагында уяу торып, якташларының ихтирамын казана. Хезмәт ветераны, Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераны исемнәренә лаек була, подполковник дәрәҗәсендә ялга чыга. Искәндәр Идрис улы гомере буе туган авылында яшәде, балачагыннан яратып уйнаган баян һәм курайдан аерылмады. Ә кем белә, бәлки әнисенең шулай озын гомерле булуына улының моңнары да ярдәм иткәндер.

 

...Балачагы һәм яшьлек еллары авыр чорларга туры килүгә карамастан, ничек шулай озын гомерле була алган соң ул? Бу сорауга Бәдриҗиһан апа елмаеп җавап бирә: «Тормышны яратырга кирәк, – ди ул. – Тормышны яраткан кеше озак яши».

 

 

Моңы белән берләштерде

 

Композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаил Бакировның тууына 80 ел тулды. Газета укучылар игътибарына 2006 елда музыка белгече Гөлназ Гыйльми тарафыннан аның 60 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән радиотапшыру тәкъдим ителә.

 

 

Рафаил Бакиров (1946-2021).

 

 

Рафаил Мулланур улы Бакиров 1947 елның 7 июлендә Магнитогорск шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе ягыннан нәсел тамырлары Татарстанның Менделеев районы Камай авылына, әнисе ягыннан – Сарман районының Рантамак авылына барып тоташа. Сугышка кадәр елларда бабасы Магнитогорскида атаклы гармунчы була, өйләрендә гел татарча гына сөйләшәләр, татар җырлары яңгырап тора. Әнә шундый шартларда нәни Рафаил чын милли тәрбия алып үсә.

 

Музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рафаил Бакиров Фирганә музыка училищесында укый; 1970 елда Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлеген читтән торып тәмамлый; 1993-1995 елларда Казан консерваториясендә композиторлык сәнгате буенча стажировка үтә.

 

Хезмәт юлын Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендә музыка мәктәбе укытучысы булып башлый. 1966 елдан Магнитогорскида кичке музыка мәктәбендә эшли. 1971 елдан М.И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясендә баян классы буенча укыта, халык уен кораллары кафедрасы профессоры дәрәҗәсенә ирешә. «Гафу ит, иркәм», «Сары төнбоек», «Сөйләмә мәхәббәт турында» кебек популяр җырлар, баян, халык музыка уен кораллары һәм симфоник оркестр өчен әсәрләр иҗат итә. Музыка гыйлеменә кагылышлы фәнни хезмәт белән шөгыльләнә. Россия композиторлар берлегенә кабул ителә. 2003 елда Болгариядә узган «Композиторлык осталыгы» дигән халыкара фестивальдә дипломант дәрәҗәсенә ирешә.

 

Илкүләм танылган композитор Рафаил Бакиров ул әле Магнитогорск якларында яшәүче милләттәшләребезне үз тирәсенә туплап, берләштереп торучы зур шәхес тә иде. 1971 елда шәһәрнең Д.Н. Мамин-Сибиряк исемендәге Төзүчеләр мәдәният йорты каршында «Яшьлек» татар-башкорт халык җыр һәм бию ансамблен оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булды. 1981 елда ансамбльгә «халык коллективы» исеме бирелде.

 

1990 елларда Казан тамашачысын сокландырган атаклы «Айгөл» ансамбле чыгышлары өлкәнрәк буын кешеләренең хәтерендәдер әле. Әлеге коллективны Рафаил Бакиров 1989 елда Магнитогорск консерваториясе каршында оештыра, үз тирәсенә иң талантлы студентларны туплый.

 

Туксанынчы елларда ул Магнитогорск татар мәдәни үзәге белән җитәкчелек итә. Милләттәшләребезне берләштереп торучы әлеге оешманың иң актив эшчәнлек чоры әнә шул елларга туры килә.

 

Рафаил Бакиров милли музыка сәнгатендә матур эз калдырып, халыкка фидакярләрчә хезмәт итүнең гүзәл үрнәген үз мисалында күрсәтеп китте. Юбилее көннәрендә якты рухын искә алып, аның тавышын ишетергә, радиотапшыруны тыңларга тәкъдим итәбез. Композитор белән әңгәмә аның җырлары, төрле жанрга караган инструменталь әсәрләре белән үрелеп бара. (16+)

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи