Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (9)

Күңел дәфтәре (9)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Ну, Тукай, шатлан, туган!

Бу арада синең бәйрәмеңне иттек. Шәп булды бәйрәм, һәйбәт булды. Син үз гомереңдә исән вакытында да андый тантананы, андый хөрмәтне күрмәдең. Ул вакытта ул мөмкин дә түгел иде, чөнки син ул җәмгыятьнең үз кешесе түгел, ә аларга чит-ят идең. Синең йөрәгең безнеке иде.

Кичә Академиядә* (*Татар академия театры, хәзерге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) синең тантаналы кичәң булды. Театр «тутырук» иде. Балконнар, «күгәрчен ояларына» хәтле тулган иде. Син андыйны күрә алмадың, Тукай. Синең чын күңелеңнән агылып чыккан моңлы һәм үткен, ялкынлы һәм өметсез шигырьләрең әйтелгән саен, зал котырынып кул чапты. Бу бит синең моңнарың, ялкыннарың әле хәзер дә исән, әле хәзер дә халык йөрәгенә барып җитә дигән сүз! Бу бит әле син хәзер дә яшисең дигән сүз!

Шатлан, Тукай, шатлан!

Син чын укучыларыңны, синең шигыреңнең чын юнәлешен һәм кыйммәтен, синең талантыңның олылыгын аңлаучыларны хәзер генә, безнең совет чынбарлыгында гына таптың. Бу бик дөрес. Чөнки чын культураның бердәнбер халык варислары без генә, совет җәмгыяте генә, безнең ил генә.

Сине хәзер безнең рус туганнар да белә. Бик күп белми әле, шулай да белә. Ә элек алар сине белмиләр иде, һәм син үзең дә, туганкай, дөресен генә әйткәндә, чын интернационализмны аңламый идең әле. Син үзең дә, милләтчеләрне никадәр сүксәң дә, шулар карашыннан әллә ни ерак китә алмаган идең. Хәер, бу синең гаебең түгел, беләм. Ул вакытта аның бөтен һавасы милләтчелек белән агуланган булган. Ул карашларны җиңеп чыгу өчен гигант көч кирәк, аның өчен революционер булу кирәк иде. Ә һәммә кеше дә революционер булып бетә алмый.

Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;

Син дә, вөждан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.

Юк! Түбән калмас бу җан: фитърәттә гали булган ул,

Кисмәк өстендә кара кош – иттифакый кунган ул*.

*Г.Тукайның «Өмид» шигыреннән өзек.

Бик дөрес, Тукай!

Ни дисәң дә, йомшак якларың аз булмаса да, кайвакытларда бөтенләй аксап киткәләсәң дә, син, бөтен иҗатыңны алып караганда, халыкның үз моңын, үз кайгысын, үз көчен, үз йөрәк сагышларын җырлагансың. Син аны тирәнтен аңлагансың. Син вакытына күрә зур күсәк күтәреп чыккансың. Һәм сугышкансың. Ялгыз бер шәхес өчен бу зур эш, Тукай! Һәм шунлыктан да син молодчина. Шуның өчен дә без сине яратабыз.

Син җаның-тәнең белән сөймәгән һәм күрә алмаган милләтчеләр синең турында тау кадәр пычрак болгатканнар иде. Алар сине «милләтче» дә, «динче» дә, «фәлән» дә дип пычратканнар, синең исемеңне буямакчылар, сине халыктан аермакчы булганнар иде. Мин сине әнә шулар ыргыткан пычрак эченнән тартып алуыбыз өчен бик шат. Барлы-юклы көч белән тырышып-тырмашып синең өчен сугышуның бер нәтиҗә чыгуы өчен шат. Син син булып чыктың. Тукай чын Тукай булып гәүдәләнде. Моннан соң инде бер генә дошман да сине бездән алып китә алмас.

Минем дә бу зур эштә кечкенә генә хезмәтем булды. Күпләр «халык шагыйре микән соң ул?» дип баш кашып торганда, «шулай» дип авыз тутырып әйтергә көчләре һәм йөрәкләре җитмәгәндә, мин нәкъ шуны «доказать» итә торган мәкаләләрне басып чыгарганда «рисковать» иттем. Һәм ул бик дөрес килеп чыкты.

Мин моның өчен дә шат.

Шундый караңгы чорда тормыш хуҗаларына каршы үткен кылыч айкап чыгуың һәм талантың өчен сиңа рәхмәт, Тукай!

Ярый, пока, минем эшем күп.

(Менә берәр хикәя язарга, ә!)

1938, 16 апрель

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи