Зонтың астына ал әле, сеңлем? (Шаяру)
Көн-таң атса ява... менә тагын
Коеп үтте июль яңгыры...
- Зонтың астына ал әле, сеңлем?
- Әйдә, алам!
...Алларыңа энҗе яугыры.
Уйнап кына әйткән шушы сүзең
Миңа чындыр кебек иштелде, -
Җылы яңгыр явып үткәннән соң
Балкып чыккан Кояш шикелле.
Көлеп әйткән сүз дә җилкендерә,
Нишләтәсең аны, күңелне;
Зонт астына алыр кешең булгач,
Яңгыры да хәтта күңелле.
Яу, яу, яңгыр...
Наис Гамбәр
Фото: pixabay
Коеп үтте июль яңгыры...
- Зонтың астына ал әле, сеңлем?
- Әйдә, алам!
...Алларыңа энҗе яугыры.
Уйнап кына әйткән шушы сүзең
Миңа чындыр кебек иштелде, -
Җылы яңгыр явып үткәннән соң
Балкып чыккан Кояш шикелле.
Көлеп әйткән сүз дә җилкендерә,
Нишләтәсең аны, күңелне;
Зонт астына алыр кешең булгач,
Яңгыры да хәтта күңелле.
Яу, яу, яңгыр...
Наис Гамбәр
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА