Төркиядәге татарлар арасында фәндә, мәдәнияттә, эшмәкәрлектә һәм җәмәгать тормышында тирән эз калдырган шәхесләр аз түгел. Соңгы дистә елларда бу исемлеккә спорт өлкәсендә дә яңа исемнәр өстәлә башлады («Мәдәни җомга»ның 2020 ел 4 февраль санында халыкара күләмдә танылган спортчы – Төркиянең беренче ультрамарафончысы татар кызы Бакия Дуран турында мәкаләм дөнья күргән иде).
Бүген сүзебез триатлон кебек зур физик әзерлек, нык ихтыяр көче һәм өзлексез хезмәт таләп итә торган спорт төрендә уңыш казанган татар кызы Гөл Мижгар турында булачак. (Бу шәхес турында безгә хәбәр иткән Төркиядәге татар диаспорасы хакында эзләнүләр алып баручы Илшат Нәҗипкә рәхмәт белдерәбез). Ул бүген Төркиядә генә түгел, халыкара ярышларда да танылган спортчыларның берсе булып санала.
Абруйлы гаилә кызы
Гөл ханым Мижгар Төркия татарлары җәмгыятендә танылган абруйлы гаиләдән чыккан. Аның әтисе Кәмал Мижгар (1930-?) – Төркиянең нефть химиясе тармагы үсешенә зур өлеш керткән инженер-химикларның берсе. Югары инженер белеме алганнан соң ул Измир шәһәрендәге PETKİM ширкәтендә хезмәт юлын башлый. 1970 елларда Алиага нефть химиясе комплексы төзелеше һәм эшчәнлеге белән бәйле җитәкче вазифаларын башкара. 1976 елга караган чыганакларда ул Алиага комплексы төркем җитәкчесе (Aliağa Kompleksi Grup Başkanı) вазифасында телгә алына. Соңрак Кәмал Мижгар PETKİM ширкәтенең генераль директоры итеп билгеләнә. Бу вазифада ул Төркиянең нефть химиясе сәнәгате үсешенә җитәкчелек иткән белгечләрнең берсе булып таныла. 1981 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Сәнәгатьне үстерү оешмасы (UNIDO) үткәргән нефть химиясе буенча II Консультатив киңәшмәдә PETKİM генераль директоры сыйфатында катнаша һәм киңәшмәнең рәисе итеп сайлана. 1984 елда ул PETKİM генераль директоры вазифасына яңадан билгеләнә. Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе материалларыннан күренгәнчә, Кәмал Мижгар PETKİM системасында 15-16 елга якын җитәкче вазифаларда эшләгән һәм тармакның иң тәҗрибәле белгечләренең берсе саналган.
Кәмал Мижгарның әтисе – Хәсән Низаметдин Мижгар. Төркиядә 1934 елда фамилияләрне рәсмиләштерү башланганнан соң кабул ителгән Мижгар (төрекчә Mijgar) фамилиясенең килеп чыгышы әлегә төгәл ачыкланмаган. Ул мишәр этнонимы белән бәйле булырга мөмкин. Фамилияне Идел-Урал татарларының этник-җирле атамалары белән бәйләүче башка фаразлар да бар, әйтик, Нижгар атамасы белән бәйләнешле булырга мөмкин. Хәзерге этапта Мижгар фамилиясенең мишәр-татар мохите белән бәйләнешен фараз буларак кына билгеләү дөрес булыр.
Хәсән Низаметдин Мижгар ХХ гасыр урталарында Истанбул татар җәмгыятенең актив вәкилләреннән берсе була. Архив һәм вакытлы матбугат материалларыннан күренгәнчә, ул Истанбулның Мәхмүтпаша сәүдә районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Сәүдә белешмәләре һәм шәһәр адрескалендарьларында аның исеме Мәхмүтпашадагы сәүдәгәрләр арасында телгә алына. Табылган чыганаклар нигезендә, Хәсән Мижгарның әзер кием-салым сәүдәсе белән шөгыльләнүе ихтимал. Хәсән әфәнде җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1935 елда күренекле татар сәясәтчесе һәм фикер иясе Йосыф Акчура вафат булганнан соң Истанбулдагы Әдирнәкапы зиратындагы каберенә куелган Сөембикә манаралы истәлек ташын нәкъ менә Хәсән Мижгар ясатуы хакында Мөхәррәм Фәйзи Тогай, Хәмит Зөбәер Кошай, Надир Дәүләт кебек татар диаспорасы әһелләренең язмаларында мәгълүмат сакланган. Бу факт аның Истанбул татар җәмгыятендәге абруен һәм Йосыф Акчура истәлеген мәңгеләштерү эшенә керткән өлешен күрсәтә. Ни кызганыч, Хәсән Низаметдин Мижгарның тормыш юлы тулысынча өйрәнелмәгән. Аның Россиядән кайчан һәм кайдан күчеп килүе, эшмәкәрлек эшчәнлегенең күләме һәм татар җәмгыятендәге роле турында яңа архив чыганакларын ачыклау алдагы тикшеренүләрнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала