Журнал «Безнең мирас»

Ислам. Дини сүзлек

🏷 Admin

Гает

 

Гает (гарәпчә – бәйрәм) – мөселманнардагы ике олы бәйрәмнең исеме: Ураза гаете, Корбан гаете.

 

Гарәп

 

Гарәп – Гарәбстан ярымутравында һәм Африкада яшәүче, гарәп телендә сөйләшүче халык.

 

Гарасат мәйданы

 

Гарасат мәйданы (синонимы: хәшер) – Кыямәт көнендә кубарылып чыккан адәм балалары җыела торган мәйдан.

 

Гашура

 

Гашура (гарәпчә – мөхәррәм аеның унынчы көне). Әлеге көнне Гашура бәйрәме билгеләп үтелә. Ә көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Ибраһим галәйһиссәлам Гашура көнендә тугандыр. Аллаһы Тәгалә аны Нәмрудның утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер».

 

 

Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек»

(төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими)

китабын (1993) файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 58. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру