Журнал «Безнең мирас»

Юынмый торган балык (Әкият)

Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул. Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә. Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан канатларын юмаган, йоклар алдыннан койрыгын юмаган. Танырлыгы да калмагач, Балык адашкан. Ә адашкан, танырлыгы калмаган Балыкның кемнеке икәнен кем белсен? Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган.


Әхәт Гаффар


"Безнең мирас". - 2023. - №2. - 115 б. 


Фото: pixabay

Теги: Әхәт Гаффар Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру