Admin автор яңалыклары
-
«Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре»: шәһәр халкын истәлекле урыннар буенча бушлай экскурсиягә чакыралар
Маршрут Бөек Ватан сугышында җиңү белән бәйле булган 6 объектны колачлый. -
6 майда Казанлылар ТР Милли музеена бушлай килә алачак
Шул ук көнне оешма филиалларында керү ирекле булачак. -
МОГҖИЗАМЫ, ӘЛЛӘ СИХЕРМЕ?
(АУДИО) -
РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВ: «ТУКАЙ ЯЗЫ»
(ШИГЫРЬ) -
Мөхәммәт Мәһдиев: Тарихыбыздан бер сәхифә
Тукай турында бу истәлек балалар журналы «Ак юл»да басылган. Әлегә «Тукай турында истәлекләр» җыентыгына моның беренче өлеше генә кертелгән. Ул – «Әлислах» газетасы мөхәррире Вафа Бәхтияровныкы (1881-1960). Ләкин без тәкъдим итә торганы – башкачарак. -
«Апуш» театраль студиясе шәкертләре «Сарымсак» премьерасын тәкъдим итәчәк
Спектакльне Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрда күрсәтәчәкләр. -
Волонтерлар Казан үзәгендә 100 мең георгий тасмасы таратачак
Акция 24 апрельдән 9 майга кадәр узачак. -
Кырыс холыклы, йомшак күңелле...
Татар театр сәнгатен сәхнә бизәүче рәссам Әнәс Ибраһим улы Тумашевтан башка күз алдына китерүе кыен. Ул утыз ел гомерен театр сәнгатенә багышлый, Г.Камал исемендәге театрда башта куючы рәссам, аннары баш рәссам була. Әмма ни кызганыч, Ә.Тумашевның сәхнә сәнгатен бүген күрә алмыйбыз, чөнки спектакльләр сәхнәдән төшә тора, видеога яздырылганнары бармак белән генә санарлык, мәйданга яңа рәссамнар килә. Ә иң аянычы – республикабызда театр музееның булмавы. Махсус музей ачылса, Әнәс аганың декорация эскизлары анда, һичшиксез, лаеклы урын алачак һәм никадәр сәхнә рәссамының мирасын киләчәк буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек туачак. Әлегә исә бөтен өмет сәнгать белгечләрендә. Алар театр өлкәсендә иҗтиһад иткән кылкаләм осталарының мирасын җентекләп җыймаса, өйрәнмәсә, бик зур байлыктан колак кагачакбыз. -
Ниятләр чынга ашсын
Башкортстанның талантлы скульпторы, РФ Рәссамнары берлеге, ЮНЕСКОның Сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе әгъзасы, Башкортстанның «Знай наших» сәнгати проект-фестивале Гран-при лауреаты, милләттәшебез Илдус Закиров белән узган әңгәмә – аның иҗат уңышлары хакында. Илдус Наил улының күркәм хезмәтләре арасында Бөек Ватан сугышы каһарманы, партизан хәрәкәте командиры, Чехословакиядәге 16 шәһәрнең почётлы гражданы, Чехословакиянең бар югары бүләкләре кавалеры, Сталин, Рузвельт, Жуков белән беррәттән Гитлерның «атып үтерү» исемлегенә кертелгән шәхес, гомумән, 86 орден һәм медаль иясе Даян Баян улы Мурзин бюстлары да бар. Болар – Россия һәм дә элеккеге Советлар Союзы территориясендә аның хөрмәтенә беренче булып урнаштырылган бюстлар. Дөрес, Даян Баян улы мондый ихтирамга үзе исән чакта ук лаек иде, әлбәттә. -
«Безнең мирас» журналына 2025 елның беренче яртысына язылу дәвам итә!
«Безнең мирас» журналына 2025 елның беренче яртысына язылу дәвам итә! -
Актриса Рауза Әхмәрованың тууына 100 ел
Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1976) Рауза Дәүләт кызы Әхмәрова 1924 елның 26 октябрендә Казанда туган. Р.Әхмәрова мәктәптә укыганда ук И.Гафуров оештырган театр түгәрәгенә йөри. 1949 елда ГИТИСны тәмамлый һәм Казандагы Татар яшь тамашачылар театрына эшкә җибәрелә. 1950 елдан – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Уйнаган рольләре: Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Зәйнәп («Ут», Ш.Камал), Сабира («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Әкълимә («Бертуган Таһировлар», Ф.Хөсни), Марселина — «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Хатирә («Кан кардәшләр», Ю.Әминов), Шәмси («Назлы кияү», К.Тинчурин), Бикә («Кол Гали», Н.Фәттах) һ.б. Р.Әхмәрова 2012 елда вафат булды. -
Сынчы-рәссам Васил Маликовның тууына 100 ел
Танылган рәссам, сынчы, Казандагы М.Вахитов һәм М.Җәлил һәйкәлләре авторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1968), ТАССРның халык (1974) һәм РСФСРның атказанган (1981) рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1980), 1968 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районындагы Иске Кормаш авылында туган. -
ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...
Сагышларым – сары яфрак, төште җилгә. Кайгыларым – кара яфрак, очты җилгә. Шатлык дигән яшел яфрак күренмәсә, Нишләр йөрәк – шәрә ботак, шәрә кәүсә?.. -
Габдулла Кариевның Франция архивында табылган тавышы
Габдулла Кариевның Франция архивында табылган тавышы -
Шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел
Шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылында туган. 1972 елда Татарстанга – КамАЗ төзелешенә килә. 1981 елда «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан ул – прораб, өлкән прораб, шәхси төзелеш компаниясе директоры. Шәүкәт Гаделша беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. 1969 елда «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрьнең беренче шигырьләре дөнья күрә. Аның «Ярык мөгез» дигән тәүге китабы 1997 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Шуннан соң бербер артлы «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Җилгә моң дыңгычлыйм» (2003), «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Себерем – үз җирем» (2019) һ.б. җыентыклары дөнья күрә.
