Журнал «Безнең мирас»

Тагын лимон инде, димә – кояшлы җимеш сихәт бирә

Лимон бигрәк тә С витаминына бай булганга файдалы дип исәпләнә. Әмма аңарда башка файдалы матдәләр дә әз түгел.

 

Лимон җимешенең йомшагында алма һәм лимон кислоталары, пектин матдәләре, калий һәм бакыр тозлары, фитонцидлар, С, В, Р төркеме витаминнары һәм каротин, согында – изопимпинеллин кумарины, кабыгында исә флавоноид гликозидлары, кумариннар, ситостерол бар. Әлеге җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгыта, ялкынсынуларга каршы көрәшә, микробларны үтерә. Күп илнең халык медицинасында аны зәңгелә, сары авыруы, сары су җыелу, геморрой, бәвел юлларына ком утыру, туберкулез, ашказаны катары, ревматизм, подагра, радикулитны дәвалауда кулланалар.

 

ВИТАМИНГА БАЕТА

 

Авыруны кисәтү һәм дәвалау чарасы буларак, лимон гипо-һәм авитаминозлардан, атеросклероздан файдалы. Витамин җитмәгән чорда төнгә каршы 1 лимон согына ярты чәй кашыгы бал кушылган җылы су эчеп яту да җитә. Шулай ук төрле агуланулар вакытында да лимон кешенең хәлен җиңеләйтә.

 

ЯШЬЛЕК ЭЛИКСИРЫ

 

Төркиядә һәм Тибетта исә яшьлек эликсиры бик популяр: 2 өлеш лимон согы, 3 өлеш бал, 1 өлеш көнбагыш (яки зәйтүн) маен кушалар да, һәр көнне иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабалар.

 

ЮТӘЛНЕ БАСА

 

Тигез микъдарда кушылган бал, лимон согы, шикәрне кайнанып чыгаралар да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы кабалар.

 

АНГИНАДАН ДӘВА

 

Авыз куышлыгы һәм тамактагы ялкынсынулар вакытында лимон согы кушылган су белән авызны чайкарга була. Ангина интектергәндә, лимон согына шулкадәр үк бал кушып, тамакны чайкыйлар. Шулай ук һәр сәгать саен кабыксыз лимон телемен суырырга да була. Салкын тигәндә, көн буена кабыгы белән 1 лимон ашап кую да авыруның хәлен яхшырта.

 

КЕРӘНЛЕ КАТНАШМА

 

Астма интектергәндә, лимон согын керән белән бергә кулланалар. 3 лимонның согын сыгып, угычтан уылган 100 грамм керән белән болгаталар һәм суыткычта саклыйлар, көненә 2 мәртәбә яртышар чәй кашыгы эчәләр. Моны эчкәннән соң, 30 минут дәвамында ашарга яки су эчәргә ярамый.

 

ГРИППТАН САКЛЫЙ

 

Грипптан саклану өчен, лимон телемен төкерек бүленеп чыгу туктаганчы авызда тотарга кирәк. Элекэлектән грипп эпидемиясе вакытында лимонны 1 минут кайнар суда тотып, кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарганнар, 100 г атланмай һәм 2 аш кашыгы бал белән болгатып, көненә 6-8 мәртәбә ипи телеменә ягып ашаганнар.

 

КАН БАСЫМЫН НОРМАДА ТОТА

 

Кан тамырларын чистарту һәм кан басымын нормада тоту өчен, 2 шәр лимон һәм әфлисунны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгаралар, 2 аш кашыгы бал кушып, 1 тәүлек бүлмә температурасында тоталар, аннан суыткычка куялар. Ашаганнан соң 2-3 чәй кашыгы кабалар.

 

ЙӨРӘК МУСКУЛЫН НЫГЫТА

 

250 шәр грамм әстерхан чикләвеге, йөзем һәм күрәгәне, кабыгы белән бергә 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 250 грамм бал кушып, барысын бергә яхшылап болгаталар. Көненә 3 мәртәбә, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар.

 

МАТДӘЛӘР АЛМАШЫ БОЗЫЛГАНДА

 

Лимон согы бөер ташы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда бик файдалы. Ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга сыгып, көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк.

 

ХӘТЕРЕҢӘ КИРТЛӘ!

 

Кызыл чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – вирусларга каршы иң яхшы чара.

 

Лимондагы эфир маен сулау кыюлыкны арттыра, кәефне күтәрә, игътибарны тупларга ярдәм итә.

 

Лимондагы эфир мае бавыр авыруларын кисәтә.

 

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 2-3 тапкыр кабыгы белән берничәшәр телем лимон ашап куярга киңәш ителә.

 

Кан тамырлары ялкынсынганда, төнгә каршы юка лимон телеменнән компресс куярга була.

 

Бабасырдан котылу өчен, кабыгы белән 1 лимонны вак кына турап, 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр һәм, бал өстәп, йокларга ятар алдыннан эчәләр.

 

Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен арчып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тоталар: элпә кызара, баш авыртуы бетә.

 

Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла: моның өчен көнгә чирек лимон ашау да җитә.

 

Көзән җыерганда, 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанына лимон согы ышкырга кирәк: сок кипкәч, оекбаш кияләр.

 

Каты канаганда, борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгалар: бармак белән кысып, 3 минут тоталар, бу вакытта маңгайга юеш салкын сөлге яисә боз куйсаң да була.

 

ИГЪТИБАР!

 

Лимон лайлалы тышчаларны ярсыта. Шунлыктан аны ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, колит, холецистит, гепатит, нефрит белән чирләгәндә кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны әчелеге югары булган гастрит интектергәндә һәм ашказаны асты бизе нормаль эшләмәгән очракта да лимоннан тыелып торырга кирәк. Лимон белән дәваланган чорда сөт ризыкларыннан тыелу яхшы. Лимон кислотасы теш эмаленә зыян китерергә мөмкин.

 

 

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру