АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР.

 

Фото recepty.7dach.ru сайтыннан алынды. 

 

 

Артриттан – балчык

 

Тездә артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куялар, шуның өстенә балчыкны җәяләр, тагын марля белән каплыйлар, сөлге белән урап, ныгытып бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене кыздыра башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк.

 

 

Күзне витамин саклый

 

Күзне саклауда иң әһәмиятлесе – витаминнарга бай ризык ашау. А витамины кишер, помидор, салат, яшел борчак, яшел суган, эремчек, бавырда күп. В витамины – яшелчә, гөмбә, сөт-катыкта, С витамины – гөлҗимеш, бәрәңге, тозлы кәбестә, цитрус җимешләрендә шактый. Елына 2 тапкыр кишер согын дару урынына эчәргә кирәк – ай буена һәр иртәне чирегешәр стакан. Петрушка согы да күзне ныгыта. Чөгендер согы эчү күзне сафландыра, канны һәм бөтен организмны чистарта. 2 аш кашыгы чөгендер согын кишер-петрушка согына кушып эчү дә файдалы.

 

Суганлы су

 

Трахеит (трахея ялкынсыну) булганда, дарулар белән дәвалануга өстәп, 2 аш кашыгы суган кабыгын 2 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр дә, җылы төнәтмә белән көненә берничә тапкыр тамакны чайкыйлар.

 

 

Ютәлдән - шалфей

 

Ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, йокларга ятканда кайнар килеш эчәләр. Яисә 1 стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы алма серкәсе кушып болгаталар да, бераз төнәткәч, согын сыгып алалар, аннары шуның белән тамакны чайкыйлар.

 

 

Тәмле дә, файдалы да

 

Банан бик туклыклы һәм калорияле, иртәнге ашны алыштыра ала. Инҗир тимер, калий һәм кальцийга бай. Ютәлләгәндә, балаларга инҗирле җылы сөт эчертәләр. Хөрмә (финик) җимешендә дә калий күп, ул аңкау һәм тешләрне ныгыта. Хөрмәдә әле яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә дә бар.

 

 

Кабак катламасы

 

4 йомыркадан пилмән камыры басалар. Алтыга бүлеп, түгәрәкләп җәяләр. Уртача зурлыктагы кабакны чистартып, эре угычтан уалар, 1-2 баш суганны вак кына турыйлар, икесен бергә кушып, тоз, борыч өстиләр. Камыр өстенә тигезләп җәеп, өстенә атланмай уалар, рулет ясап төрәләр. Мантый пешерә торган түгәрәкләргә куеп, өстен майлыйлар һәм 45-50 минут буе парда пешерәләр. Табынга укроплы каймак белән бирәләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи