Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

 

Фото https://русь-чай.рус/ сайтыннан алынды. 

 

 

Чабыр кәефне күтәрә

 

Депрессия һәм неврастения булганда, 2 аш кашыгы киптереп төелгән чабыр үләнен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм, дүрткә бүлеп, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

 

 

Бөтнекле коктейль

 

Ютәлләгәндә, салкын тигәндә, мондый коктейль эчеп дәваланалар. 1 чәй кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 3-5 минут пешерәләр, 10 минуттан соң сөзәләр һәм 1 чәй кашыгы бал өстиләр. Вак кына туралган чирек лимон һәм 1 бүлем сарымсак кушалар да, кайнар коктейльне йоклар алдыннан эчәләр.

 

 

Иң сихәтлесе – бал

 

Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, ярты чәй кашыгы балга ярты чәй кашыгы уылган сарымсак кушып, йоклар алдыннан җылы су белән эчәләр. 1 аш кашыгы балны ярты литр суда эретеп, ярты сәгать саен тамакны чайкаганда, тамакның ялкынсынуы кими, температура төшә. Чөгендер согында бал эретеп (30 га 1 нисбәтеннән), көн дәвамында һәр борын тишегенә 4-5 тапкыр 5-6шар тамчы тамызганда, томау тизрәк үтә. Бронхит, ларингит, ринит булганда, балны суда эретеп (1гә 10 нисбәтеннән) ингаляция ясау файдалы.

 

 

Тархун аппетитны ача

 

Аппетитны яхшырту өчен, чәйнеккә 3 чәй кашыгы чәй, 1 чәй кашыгы кипкән тархун һәм ярты анар кабыгы салып, күмелгәнче кайнар су агызалар да, 10 минут төнәтәләр. Аннары, тулганчы кайнар су өстәп, тагын 15 минут тоталар. Сөзеп, бераз кайнар су кушып, шикәр яки бал белән эчәләр.

 

 

Солы сихәте

 

Ашказаны авыртканда, сару кайнаганда, солы белән дәваланалар. Солыны юып киптерәләр, тарттыралар. 1 аш кашыгы онны термостагы стакан ярым кайнар суда 4-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, кичке ашка 20 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 1-2 айдан соң тагын кабатларга була.

 

 

Классик лечо

 

4 әр кг өлгергән томат һәм татлы борыч, 1 стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз кирәк. Помидорны иттарткычтан чыгарып (яки блендерда издереп), эмальләнгән кәстрүлдә кайнатып чыгаралар, аннары сүрән утта 15 минут пешерәләр. Борычны орлыгыннан чистартып тасмалап турыйлар да, томатка кушалар, тоз, шикәр өстәп, кайнатып чыгаралар, әледән-әле болгаткалап торып, 30-35 минут пешерәләр. Борыч бераз катырак калырга тиеш. Кайнар лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар, астын өскә әйләндереп куеп, тастымал каплап суыталар. Суыткычта 1,5-2 ел саклана.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру