АЙГА КЫРЫН КАРАМА
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
Иммунитетны ныгыту
Кызыл төстәге соклар эчү файдалы. Беренче атнада көненә 3 тапкыр яртышар стакан, икенчесендә көненә 2 тапкыр яртышар стакан, өченчесендә төш вакытында гына яртышар стакан эчәргә кирәк. Төрле сокларны (чия, анар, мүк җиләге, кызыл чөгендер, кура җиләге) чиратлаштыру мәслихәт. Кирәксә, 10 көннән соң дәва курсын тагын кабатларга була.
Иммунитетны ныгыту
1әр аш кашыгы үрдерелгән бодай һәм чәчәк балы, ярты лимон согы, пычак очына элеп дарчин кушалар да, иртән яки көндез ашап куялар (бодай урынына солы төнәтмәсе дә ярый). Гөлҗимеш һәм турак уты (толокнянка) чәе дә файдалы: 1 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен һәм ярты чәй кашыгы турак уты яфрагын 200 мл суда 5 минут кайнаталар, төнәтәләр, көн буена эчәләр. Гөлҗимеш төнәтмәсенә кишер согы кушып эчәргә дә була.
Туңдырма да дәвалый
Туңдырма тамакны чыныктыра, шуңа күрә тонзиллит (миндальсыман бизләр ялкынсынуы), фарингит (йоткылыкның лайлалы тышчасы һәм лимфоид тукымасы ялкынсыну) кебек чирләрдән интеккән балалар өчен аеруча файдалы. Ә андагы сөт шикәре (лактоза), организмда кальций үзләштерелүгә булышып, сөяк һәм тешләрне ныгыта. Тамак ялкынсынганда, стоматит интектергәндә дә табиблар туңдырма ашарга киңәш итә.
Бәрәңге битлеге
30 яшьтән соң күз янында вак җыерчыклар барлыкка килә башлый. Аларны кисәтү яки алардан котылу өчен, вак угычта кырылган 2 чәй кашыгы чи бәрәңгегә шулкадәр үк он һәм кайнаган сөт кушып, күз тирәсенә ягалар, 10 минуттан соң салкын су белән юалар һәм крем сөртәләр.
Кәбестә битлеге
Коры тире өчен файдалы бу битлекне ягу өчен, кәбестәне турап, йомшарганчы сөттә пешерәләр, бераз суынгач, бит һәм муенга 20 минутка ягалар. Яисә берничә кәбестә яфрагын кайнар суда йомшартып алалар, үсемлек мае сылыйлар һәм бит-муенга ягалар, 20 минуттан соң җылы ромашка төнәтмәсе белән юыналар.
Бәрәңге пиццасы
Бәрәңгене кыралар, борыч, тоз, әз генә он, йомырка кушып, коймак камыры куелыгында туглыйлар, кызган майлы табага зур коймак итеп салып, бер ягын кыздыралар да, әйләндереп, майонез сылыйлар, юка помидор телемнәре тезәләр, аннары йә казылык, йә гөмбә – нәрсә бар шуны салалар, өстенә уылган сыр сибәләр, утын әкренәйтәләр, капкач ябалар һәм пешерәләр. Аннары яшел укроп белән петрушка сибәргә була.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА