Шагыйрә Заһидә Бурнашеваның тууына 125 ел

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (әдәби псевдонимы – Гыйффәт туташ) 1895 елның 19 октябрендә Рязань губернасындагы Әҗе авылында туган.

1913-1914 нче елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында беренче шигырьләре басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда дөнья күрә. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы нәшер ителә.

Әдип Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов (Җәүдәт Дәрзаман) 1945 елның 13 октябрендә ТАССРның Лениногорск районындагы Сугышлы авылында туган.

Җырчы Рәхилә Мифтахованың тууына 80 ел

Опера җырчысы, РСФСРның атказанган (1981), Татарстан Республикасының халык артисты (1993) Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахова 1940 елның 7 октябрендә Каракалпак АССРның Хуҗайлы каласында туган. 1946 елда аларның гаиләсе Пермь шәһәренә күчеп килә. Рәхилә мәктәпне шунда тәмамлый.

Операда җырлаудан тыш, Р.Мифтахова С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, А.Вәлиуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин романсларын һәм Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны югары кимәлдә башкарды.

Җырчы 2000 (кайбер чыганакларда – 1999) елның 8 гыйнварында вафат булды.

Композитор Исмай Шәмсетдиновның тууына 110 ел

Композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966) һәм ТАССРның халык артисты (1981) Исмай Гайнетдин улы Шәмсетдинов 1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасындагы Надеждинск каласында туган.

Композитор Шамил Тимербулатовның тууына 70 ел

Композитор, Татарстан Республикасының (1995) һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2013) Шамил Харис улы Тимербулатов 1950 елның 25 сентябрендә Казанда туган.

Галим Хәмид Мөштәринең тууына 120 ел

Күренекле галим, физика-математика фәннәре докторы (1937), профессор (1938), ТАССРның (1940) һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965), сүрүләр теориясе буенча Казан фәнни мәктәбенә нигез салучы Хәмид Мозаффар улы Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Оренбург шәһәрендә туган.

Х.Мөштәри 100дән артык гыйльми хезмәт яза.

Драматург Мөхәммәт Әблиевнең тууына 120 ел

Драматург Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә Кама Тамагы районының Даныш авылында туган.

Язучы буларак ул узган гасырның егерменче елларында таныла башлый – хикәяләр (мәсәлән, «Минем дустым сугышта», 1922), повестьлар («Итекче кызы», 1928; «Ком улы», 1929) яза, үзен драматургия өлкәсендә дә сынап карый («Ике туй», 1925; «Лейтенант», 1940). М.Әблиев 1936 елда атаклы «Шәмскамәр» драмасын яза.

Язучы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел

Язучы, галим, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), 1947 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казанда туган.
1938 елда, 10 сыйныфта укыганда, аның «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Киң танылу алган әсәрләре: «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян һәм Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) әкиятләре һәм «Лобачевскийның яшьлеге», «Алтын дага» романнары (1965).

Актриса Һаҗәр Шәкүрованың тууына 80 ел

ТАССРның атказанган (1979) һәм Татарстанның халык артисты (1999) Һаҗәр Закир кызы Шәкүрова 1940 елның 26 июнендә Саба районының Олы Саба авылында туган. 1964 елда Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.

Һ.Шәкүрова тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Айгөл иле» спектаклендәге Айгөл образы. Артистка башкарган рольләрнең кайберләре: «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә (Ш.Камал) – Камилә, «Гармун уйный беләсеңме?»дә (Т.Миңнуллин) – Мәрзия, «Җаным жәл түгел сиңа»да (Г.Зәйнашева) – Зөһрә, «Сары чәчәк ата көнбагыш»та (А.Гыйләҗев) – Лира…