Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА «Шатлыктан яктырып күзләрем ачылсын, Беразга булса да сагыну басылсын...»

Шагыйрә, журналист, 1993 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районындагы Иске Балтач авылында туган. Университетны 1977 елда тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй» журналы) редакциясендә эшли башлый. Соңрак «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, җаваплы сәркатип вазифасын башкара (2016 елга кадәр). 2021 елның 7 ноябрендә Казанда вафат була һәм Самосыроводагы мөселман зиратында дәфен кылына. Фәйрүзә Мөслимованың тууына – 72, вафатына – 5 ел.

 

 

АҢЛАРСЫҢМЫ СЕРЛӘРЕМНЕ?

(Зиннур Гыйбадуллин көе)

 

Аерылганда икәү бергә

Аланнарны урадык.

Кавышыр көннәребезне

Кәккүкләрдән сорадык.

 

Аңларсыңмы серләремне,

Сөйләр идем ачылып?

Таң юллары икебезне

Тора кебек чакырып.

 

Еллар үтте, без утырткан

Пар каен шаулап үсте.

Аланнарга ялгыз чыгам –

Сине күрермен төсле.

 

Гел елмаеп яшим җирдә –

Син бар кебек янымда.

Ак фәрештәм булып калдың

Канатлы хыялымда.

 

 

БЕЗНЕҢ КАНАТ КАРАЛА

(Мәсгудә Шәмсетдинова көе)

 

Каз канаты, каз канаты

Кагына да агара,

Нигә соң без, нигә соң без

Охшамаган казларга?

 

Болгана агымсулар да,

Ләм утыра ярларга,

Чумсалар да, йөзсәләр дә,

Кер дә кунмый казларга.

 

Без коенган сулар көмеш,

Чүп тә кунмый аларга,

Тик алай да безнең каурый,

Безнең канат карала.

 

Зәңгәр күлдә дулкын уйный,

Агымсулар болгана,

Казлар кагынганга карап

Күңелләрем моңлана.

 

 

ЗАРЫГЫП КӨТӘМ

(Зиннур Гыйбадуллин көе)

 

Хатларың укыйм да яңадан моңланам,

Бергә чак шатлыгы турында уйланам.

Арада юл озын, очрашу мөмкинме?

Күрешү көннәрен зарыгып көтимме?

 

Очрашыр көн ерак, син шуны бел әле.

Шулкадәр сагындым, төшемә кер әле!

Шатлыктан яктырып күзләрем ачылсын,

Беразга булса да сагыну басылсын.

 

Сагышка шатлыкны мәрҗәндәй ялгармын,

Янымда һәрвакыт син бар дип санармын.

Җыр булып түгелер өзелеп сөюем,

Шул җырны ишетеп кайтырсың син үзең.

 

 

ЯРАТТЫРАСЫМ КИЛӘ

(Луиза Батыр-Болгари көе)

 

Тамчы булып чәчләреңә

Уйнап тамасым килә.

Күңелеңдә ләйсән булып

Урын аласым килә.

 

Күзләреңнән күзем алмый

Карап торасым килә.

Үзем яраткан кадәрле

Яраттырасым килә.

 

Коштай очып, кочагыңа

Бер атыласым килә.

Иркәләнеп, бер мизгелгә

Онытыласым килә.

 

Күзләреңнән күзем алмый

Карап торасым килә.

Үзем яраткан кадәрле

Яраттырасым килә.

 

 

 

ИСӘН БУЛСАК

 

Күбәләктәй очып кына йөргән чакта,

Дус-туганнар булган чакта яныңда –

Килер заман, берьялгызым калырмын, дип,

Ялгыш кына килми хәтта уеңа.

 

Ярты сүздән аңлашырдай фикердәшләр

Адым саен очрап тормый юлыңда.

Гаепләмә, кемдер сиңа үпкәләсә –

Аңлашырдай кешесе юк аның да.

 

Серләреңне димим әле, гади генә

Сүзләреңне сөйләп булмый читләргә.

Һәр кешенең бар нәрсәгә үз карашы.

Туры килә телләреңне тешләргә.

 

Юксындыра дус-туганнар, аңлашулар,

Шаярып та сөйләшүләр үзара.

Намаздан соң дога кылыр кешеләрнең

Исемлеге озая да озая.

 

Кемнең нәрсә язылгандыр тәкъдиренә?

Насыйп түгел безгә моны белергә.

Хәзер инде берәр план кора калсак,

Онытмыйкчы: «Исән булсак», – дияргә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи