Үтәмешгәрәй хан (1546-1566) – Казан ханлыгының унөченче идарәчесе. Ул 1549 елның мартыннан 1551 елның 10 августына кадәр хакимлек иткән.

«Үтәмешгәрәй хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме.
«Алдагы кышта рус хөкүмәте яңа яуга җыена – бу юлы инде Үтәмеш белән Сөембикәгә каршы. Сугыш 1550 елның гыйнварында башлана, рус гаскәре Түбән Новгородтан кузгалып китә. Яуда Шаһгали белән рус хезмәтендәге Әстерхан солтаны Ядегәр дә катнаша. Узган сугыштагы шикелле, хөкүмәт патшаның үзен дә яуга барырга мәҗбүр итә, аның катнашуы гаскәрнең сугышчан рухын күтәрергә тиеш була. 12 февральдә руслар, Казанга килеп җитеп, камау эшенә керешәләр. Туп ядрәсе тиеп, Сафагәрәй ханның улы һәм Кырым бәге Чәлбәк һәлак була. Әмма яз бик иртә башлана: «Туктаусыз яңгырлар явып, көннәр җепши, җылына; кечкенә елгаларда боз кузгала». Карлар эреп, юлларның җебүе аркасында руслар шәһәрне камауны туктатырга мәҗбүр була, 25 февральдә патша Казан яныннан китә... Яу руслар өчен уңышсыз була, бик зур чыгымнар сарыф ителсә дә, бернинди файдасы чыкмый. Ләкин казаннар да русларга ябырылу өчен уңайлы очрактан файдалана алмыйлар: дошман гаскәре артык зур, ә Кырым чирүе аз санлы була».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

Ихтыяр Кыямов Мәскәү Кирмәнендәге Архангел соборында урнашкан Александр Сафакиреевич кабере янәшәсендә.
«Сафагәрәй ханның Бүләкгәрәй исемендә тагын бер углы булса да, ул Кырым вилаятендә яшәгәнлектән, сабый бала хан итеп куелды. (Кайбер кешеләр, ике яшендә булган Үтәмешгәрәйнең хан итеп куелуның сәбәбен аңлатып: «Анасы Сөен Бикәне яратканы өчен, Сафагәрәй хан [тәхетне] Үтәмешкә васыять иткән иде, шул җәһәттән Сафагәрәйнең өлкән угыллары ханлыктан мәхрүм булып, сабый бала хан булды», – диләр. Сафагәрәй вафаты вакытында җиткән бер углы булып, Казан сугышында шәһид булуы мәгълүмдер. Нугай фиркасе вә Сөен Бикә тырышлыгы белән, Үтәмешнең хан булуы хәтергә килер. Анасы исә, Җангали ханнан тол калганнан соң, Сафагәрәй ханга никах ителгән Нугай урдасы мирзаларыннан Сарайчык шәһәрендә торучы Йосыф мирза ибне Муса мирза кызы иде. (Моны исә Карамзин «Прекрасная Сююнбека» дип тәгъбир итәдер)».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
«Аннан соң [Сафагәрәй ханнан соң] – углы Үтәмешгәрәй хан. Атасы вафатыннан соң хан исеме бирелеп, анасы карамагында була. Яшь бала була. Анасы Сөембикә бинте Йосыф бине Муса Сарайчыктагы Йосыф мирза кызы, диләр. Хәзерге татар телендә «Хан мәчете» дип даны таралган Казан кальгасы эчендәге манара шул Сөембикә манарасы була. Руслар аны көчләп Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр һәм Шаһгалине, Казанга хан итеп, ел ярым торгызалар. Казанга хан булып өч тапкыр килсә дә, урнашып кала алмый. Бәла-каза китерерлек нәрсәне татар телендә «Шаһгали каргаган» диләр».
Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)
01
Үтәмешгәрәй – Сафагәрәй хан белән Сөембикәнең улы, Нугай бәге Йосыфның оныгы. Ул Казанда туа.
02
Рус елъязмаларында аны Утемешь-Гирей, Утямышь-Гирей, Утимишь-Гирей, Темишь-Гирей, Утю-Гирей, Мамиш-Кирей дип атыйлар.
03
1549 елда, үләр алдыннан, Сафагәрәй хан үзенең соңгы әмерен чыгара: тәхет варисы итеп Үтәмешгәрәй хан таныла, ул әле сабый булу сәбәпле, васый, ягъни регент итеп Сафагәрәйнең иң яшь хатыны – Сөембикә игълан ителә. Казан морзалары, яңа ханнан канәгать булмыйча, Кырымга илчелек җибәреп, тәхеткә Сәхибгәрәйнең җиянен (племяннигын) Дәүләтгәрәйне утыртмакчы була, әмма илчелекне рус казаклары куып тота. Морзаларның теләге чынга ашмый кала.
04
1549 елның 6 июлендә Үтәмешгәрәй хан исеменнән Мәскәүгә тынычлык грамотасы җибәрелә, әмма Казанның кайбер түрәләре Мәскәү белән тату торырга риза булмый. 1549-1550 нче елларның кышында Мөдһиш Иван Казанны яуларга тырыша, ләкин әлеге гамәл аның кулыннан килми. Ничек кенә булмасын, 1550 елның март ахырында Мәскәүгә Үтәмешгәрәй хан һәм Ногай ханлыгы башлыгы Йосыфтан янә тынычлык грамоталары килеп төшә.
05
«Казан тарихы» («Казанская история») дип аталган чыганактагы мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгының чын идарәчесе Кырым уланы Кузычак була. Ул, нигездә, кырым, ногай, әстерхан отрядлары көченә таянып идарә итә. Ул, Сөембикәне үз хатыны итеп, Казан ханы булырга исәпли, әмма аның хыялы тормышка ашмый кала. 1551 елның июнендә идарә дилбегәсен кулыннан ычкындырып, Казаннан кача, рус дозоры тарафыннан кулга алына һәм, чукынырга ризалашмагач, үтерелә.
06
1551 елда Шәрык фиркасе янә кодрәтен җуя. Казанның Мәскәүгә ни рәвешле буйсыначагы хәл ителә башлый. Казан халкының Мәскәү яклылары Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә җибәреп, аның урынына Шаһгалине тәхеткә утыртуны сорый. 1551 елның июль-август айларында сөйләшүләр алып барыла. Ул вакытта казанлылар Тау ягы җирләреннән колак кага. 9 августта Казан Явыз Иван шартларын кабул итәргә мәҗбүр була.
07
1551 елның 11 августында Сөембикә белән Үтәмешгәрәй һәм Кузычак балалары Свияжскига китерелә. Аларны кенәз Пётр Семёнович Серебряный каршы ала. Икенче көнне аларны Мәскәүгә җибәрәләр, 5 сентябрьдә барып та җитәләр. «Казан тарихы» («Казанская история») авторы сүзләренә ышансак, Сөембикә хәтта үз-үзенә кул салмакчы була. Үтәмешгәрәйнең бабасы Йосыф кызын һәм оныгын кире кайтарырга омтыла, әмма ул морадына ирешә алмый.
08
1553 елның 8 гыйнварында Үтәмешгәрәйне Чудо монасты-ренда чукындыралар. Аның яңа исеме – Александр Сафакиреевич була. Шуннан соң Иван IV аны үз тирәсендә яшәтергә һәм укытырга әмер бирә. Анасы Сөембикә исә, чукынырга риза булмыйча, Шаһгалигә хатынлыкка бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә.
09
1563 елда Александр Сафакиреевич, патша Иван Васильевичның гаскәре составында, Литва кенәзлегенә караган Полоцк шәһәренә яуда катнаша.
10
Александр 1566 елның 11 июнендә җан тәслим кыла, һәм Мәскәүнең Архангел соборында җирләнә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала