Шәкертлек әдәбе Уку өчен 1 минут

Шәкертлек әдәбе (6)

Шәкертлек әдәбе (6)

(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)

Иптәш сайлау

Тырыш һәм гүзәл холыклы, белгәне белән гамәл кылучы, әдәпле һәм инсафлы иптәшләрне ихтыяр итәргә, ялкау һәм күп сөйләүче, кеше арасын бозучы, ялган эшләргә өйрәтүче һәм кешедән көлүче кебек бозык холыклы иптәшләрдән ерак булырга тиешле. Шәкертләрнең алга барулары һәм артта калуларында иптәшләрнең тәэсире зур.

Яхшы һәм тырыш дус-иптәшләрне ихтыяр итү сабакташ һәм сыйныфташ булуда гына түгел, бәлки һәрвакытта тиешле. Чөнки бер кешенең нинди холыклы икәнлеген белергә теләүчеләр ул кешенең үзеннән бигрәк аның кем белән иптәш һәм юлдаш булуын тикшерерләр, әгәр дә юлдашы яхшы булса, бу кешенең дә яхшылыгы белән, яман булса, моның да яманлыгы белән хөкем кылыныр.

Берничә кеше мосафир булып бер шәһәргә килгәннәр һәм шәһәр халкына: «Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә усаллары кемнәр икәнлеген ике көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар белән усаллар үзебезгә мәгълүм иде, боларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан дуслар ясадылар. Әлбәттә, безнең яхшыларыбызның дуслары яхшы һәм усалларыбызның дуслары да үзләре кебек усал була кирәк», – дигәннәр. Шуның өчен: «Мин үзем яхшы булганнан соң, иптәшемнең яманлыгыннан ни зарар?» – дию – ялгыш һәм тиешсез сүз. Бер вакыт очкыны төшеп, киеменне яндырыр.

Ахмак иптәшләрнең яманлыгы кадәр йогышлы һәм зарарлы нәрсә дөньяда юк. Акыллы кешеләр: «Ахмак белән юлдаш булган кеше дә ахмактыр», – дигәннәр. Мәлик бин Динар хәзрәтләре үзенең янында булган бер эт хакында: «Бу эт яман юлдаш һәм ахмак иптәштән яхшырак», – дигән.

Күп сөйләүче иптәшләр гомер ашарлар һәм вакыт исраф кылырлар. Бүлмәдән бүлмәгә, кешедән кешегә сүз сөйләп йөрүчеләр мәктәп һәм шәкертләр өчен күк казасы һәм җир бәласы булырлар. Мондый шәкертләрнең зарары укучыларның һәрберенә дә ирешә.

Күп сөйләүчеләрне борынгылар бер дә сөймәсләр иде. Әгъмәш хәзрәтләре: «Без шундый кавемнәр күрдек: алар буе күрешми торып та очрашуларында «Хәлегез ничек? – Яхшы» дию белән бар сүзләре бетәр, әмма мал кирәк булса, шул сәгатьтә ярым дәүләтләрен бүлеп бирүдән курыкмаслар иде. Әмма бу көнге халыклар, бер көн торып кына очрашсалар да, хәтта тавыкларының исәнлекләренә кадәр сорашалар; кинәт араларында мал мәсьәләсе чыкса, бер генә орлык бирергә дә кулларынын килми», – дигән иде. Аллаһы Тәгалә Әгъмәш хәзрәтләренә рәхмәт итсен. Әгәр дә безнең бу заманыбызны һәм бу халыкны күрсә, ни әйтер иде икән?..

Ялкау кеше белән иптәш булган кеше үзенең теләгенә ирешүдән мәхрүм калыр. Әбү Бәкер әл-Харәзми хәзрәтләре «Һичвакытта ялкауга иптәш булма, чөнки яхшы кешеләр юлдашларының бозыклыгы сәбәпле яман булырлар. Ахмак кешенең ахмаклыгы акыллы һәм аңлы кешегә тиз йогар» мәгънәсендә бер шигырь сөйләгән.

Әгәр дә Аллаһы Тәгалә яхшы һәм аңлы, тәкъва, итагатьле иптәшләр һәм сыйныфташлар насыйп итсә, моны олы бәхет дип белергә һәм моңдый сабакташларны остаз һәм мөгаллимнәр рәвешендә хөрмәтләргә һәм хәтерләрен сакларга тиешле. Һәрбер мөселманның хәлен хөрмәт итү тиешле булса, мондый сабакташларны бар кешедән артык күрү, һәрвакытта хәер-дога һәм күркәм мөгамәләдә булу бигрәк кирәкле эш.

 

Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты

Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи