Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (7)

Күңел дәфтәре (7)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Язасы килә бит, егетләр!

Аз гына буш ара булдымы, күз алдына язылачак китапның аерым картинкалары килеп баса. Алар мине үзләренә өндилəр. Мин аларны рәхәтләнеп күздән кичерәм, мин анда яшим. Иҗат итү ул бит язу гына түгел, ул үсү дә. Билгеле бер нәрсәне (идеяне что ли) тегелəй яки болай бирү турында уйлаганда, үзеннән-үзе күп нәрсәләр турында да карашыңны сыныйсың. Фикерләреңне үстерәсең. Яхшы китап ул – кешенең, язучының конкрет нәтиҗәсе. (Үсү, осталык, шомару ягыннан гына түгел, ә болай, идеология ягыннан.)

Мин Абдул хакындагы хикәяне язмакчы булам. Кайчан, ничек язарага? Вакыт юк.

***

«Тукай халык шагыйреме?»

Бу арада шуның белән баш ваттылар инде. Гаҗәп кызык халык, ә!

– Ай-һай, ялгыш булмагае... А вдруг берәрсе аны халык шагыйре түгеллеген дәлилләр? А есть у него что-нибудь такое, ну вроде...

– Ну ведь народ-то давно уже признал его своим!...

– Халык шулаен шулай, ә менә аның әле ышанып бетәсе килми.

– Ышанмаса, үзе укып карасын иде.

– Хикмәт тә шунда шул менә, укып белү җитенкерәми…

Әй Тукай, Тукай…

1938, 14 март

 

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи