Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Габдулла ШӘРӘФИ «Өмет» (ХИКӘЯ)

Галимә әби бүген дә кәефсезләнебрәк тора. Гәүдәсе кинәт авыраеп, хәлсезләнеп киткәндәй булды.

 

 

Аяк-куллары да ничектер үзенеке кебек түгел, әйтерсең лә тагып куйганнар. Шулай да ул, ятсам ятып китәрмен дип куркып, әле анысын, әле монысын карагандай итеп, аяк өстендә йөри бирде. Инде кич җитеп, ут алыр вакытта, йөрәге дә кага башлагач, урын өстенә менмичә булдыра алмады. Яту белән, бөтен тәне оеп, йокымсырап китте. Йөрәк кагуы да басыла төште, әмма чынлап торып йокы алмады. Шулай бер килеш йокылы-уяулы хәлендә кузгалмыйча байтак ятты. Ахрысы, уздырдым, инде хәл керде дип кенә торганда, кинәт саруы кайный башлады. «Куе гына итеп чәй эчеп карыйм булмаса, бәлки, үтәр», – дип, Галимә әби урыныннан торды. Ут кабызды. Шуны гына көткән кебек, моңарчы әбинең аяк очында яткан олы гәүдәле ак песи дә «тып» итеп идәнгә сикереп төште һәм киерелә-сузыла аяк астында сырпаланырга тотынды. Ул да түгел, мич буена барып утырды да битен юа башлады.

 

– Ни эшең бу? Төн уртасында кунак чакырып утырмасаң... Әллә Хәсән абыең кайтамы, рәхмәт төшкере…

 

Галимә әби, тәрәзә пәрдәсенең бер читен генә кайтарып, тышка күз салды. Тышта җилле, буранлы иде. Өй алдындагы өянке, ботаклары белән шап-шоп итеп, капка түбәсенә суга. Ә өйдә тып-тын. Пыялалы рамга рәттән куелган өч егет рәсеме дә, бу тынлыкка хәйран калган төсле, сораулы карашларын карчыкка төбәгәннәр.

 

«Болай ярыйсы икән әле, шөкер, аяк-кул да хәзер үз урынында шикелле», – дип сөйләнә-сөйләнә, карчык самавырына тотынды...

 

Өч-дүрт чүмеч кенә сыешлы күндәм самавыр, хуҗасының хәлен аңлаган күк, әллә ни озак көттермәде, Галимә әби өстәл әзерләп кайнашкан арада, әле җырлап, әле сайрап, почмак яктан хәбәр бирә башлады...

 

Әби чәен агызып бер-ике генә йотты да тәлинкәсен өстәлгә куйды. Аннары, ике кулын тезләре өстендә кушырып, стенадагы өч рәсемгә текәлде, уйга калды. «И балакайлар, икегез инде кайтмадыгыз. Төпчегем ник хәбәр бирми соң, Хәсәнем ник дәшми, анысы исәндер ич…»

 

Шул арада капка тавышы ишетелде. Менә өйалды ишеге дә ачылды. «Әллә инде!..» Әби сагаеп һәм өметләнеп урыныннан кубасы иткән иде дә... Түгел икән, кечкенә чемодан тотып, өйгә Сәлимә килеп керде. Соңгы вакытларда кәефе шулай кинәт үзгәреп китә торган булгач, Сәлимә киңәшен дә тотып, Галимә әби ишеген бикләмәс булган иде.

 

«Абау, Галимә әби, ник йокламыйсың... Кәефең ничек соң?

 

– Әйбәт кенә әле, кызым... Хәзер әйбәт инде.

 

– Әллә тагынмы?

 

– Булды әзрәк. Узды инде, кызым, шөкер, узды кебек. Ничек әле болай... Бик соң диюем?

 

– Садри абзый авырып киткән, шулардан кайтышым. Утың булгач, бер уңайдан хәлеңне белеп чыгыйм, дидем.

 

– Рәхмәт инде, кызым. Тынгы юк шул дуктырларга. Әйдә, чәй ясыйм әле үзеңә. Бик суынмаган булса... Әллә яңартыйммы?

 

– Кирәкмәс, болай да ярар. Хәсәннән хат юкмы?

 

– Юк шул, кызым, юк Хәсәннән хат, юк. Әллә ниләр уйлап бетердем инде. Иртәгә җиде ай була бит хәбәре юкка.

 

– Килер әле, Галимә әби, борчылма, эшләре тыгыздыр. Арасы да бик ерак ич.

 

– Үзем дә шулай дим инде анысын. Соңгы хатында әйткән иде, әни, өйләнәм, киленең белән бергә кайтырбыз, сине дә алып китәрбез дигән иде. Тулай торактан күчәм, квартир бирәләр дигән иде. Язган хатларым кире кайтты, күчүе хак булгандыр.

 

Бу кадәресен Сәлимә белә иде инде. Шулай да ул карчыкны тынычландырырга тырышты:

 

– Алай ук өзгәләнмә, Галимә әби. Үзем язып карармын, начальникларыннан соратырбыз.

 

– Кызым, әллә хәзер үк язасыңмы, ә? Нишләптер үземнең кулым тыңламас шикелле хәзер. Нәчәльникләренә түгел, Хәсәнемә дим. Бер килмәсә бер килер әле хаты, әдрисе дә табылыр анысы... Әле менә бүген болай, иртәгә тегеләйрәк торам бит. Кем белә... Яз әле, кызым, авырыксынмасаң дим.

 

– Булмаганны, Галимә әби, ник авырыксыныйм ди...

 

Карчык, урыныннан торып, уллары куелган әлеге рам артыннан бер дәфтәр тартып алды да Сәлимә алдына китереп куйды. Сәлимә, чемоданыннан ручкасын чыгарып, язарга әзерләнде.

 

– Ни дип языйм, Галимә әби?

 

– Яз, кызым... Болай диген...

 

Әби, күзләрен бераз йома төшеп, утырган җирендә салмак кына чайкала-чайкала, шул чайкалган уңаена тавышын кай арада чак кына көчәйтеп, кайвакыт янында утырган Сәлимә дә ишетер-ишетмәс пышылдауга күчеп әйтә торды: «Улым, бик сагынган идем сине. Хатың килмәде. Эшең күптер шул. Бик зур төзелеш дигән идең. Армиядәге бөтен иптәшләребез белән бергә китәбез дигәч, бер сүз дә әйтмәгән идем. Өйдә торып китүең дә бик аз булды. Күргән төсле дә булмадым. Капка шыгырдаган саен сезне көттем, әллә хат китерәләрме дидем. Ник кайтмадыгыз, улым, ник ичмасам хат та язмадың? Ерак дип әйтәләр шул сез эшләгән җирне. Кәефем бик шәп түгел әле, улым. Алай-болай булып китсәм, абыйларыңның сугыштан язган хатлары сандык төбендә, карап алырсың. Әтиеңнең сиңа васыять итеп калдырган теге куен сәгате дә шунда. Өйдә торып торсын әле дигән идең. Сандыкта тагын ике төенчек бар, анысы киленгә миннән бүләк булыр. Үзеңне дә, хатыңны да бик көткән идем югыйсә. Араң булмагандыр инде язарга. Күрешмәсәк хуш, улым, үпкәләп язуым түгел, рәнҗемим…».

 

Галимә әби тынып калды. Әмма күзләре әле һаман да шулай ярым йомык, гәүдәсе һаман да салмак кына чайкала иде. Сәлимә, язуыннан аерылып, карчыкка карады.

 

– Галимә әби, соңгысын әллә язмыйммы, ул кадәр әле... Син бигрәк инде…      

 

– Яз, кызым, яз, шулай кирәк…

 

Сәлимә хатны кушканча язып бетерде. Язылган битләрне ертып алырга җыенуын сизгәч, Галимә әби туктатып калды:

 

– Тимә, кызым, ертма син аны, әлегә җибәрми торыйк. Я үзе кайтыр, я хәбәре килер төсле. Эче пошмасын дим. Шул көе генә торсын. Хәсәнем кайтып, мин булмасам, менә шуннан алып бирерсең, – дип, дәфтәрне тагын рам артына яшерде.

 

***

 

Бер ятып, бер торып йөри торгач, көннәрдән бер көнне Галимә әби бөтенләй ауды. Инде менә хәл эчендә. Шулай да әле аңын югалтмаган иде. Өйдә – күрше хатыннары, Сәлимә... Ишек ачылып ябылган саен, Галимә әби хәлсез генә сорап куя: «Хәсән түгелдер лә?» Кәгазь кыштырдап китсә дә тавыш бирә: «Хат мәллә?» Ымсынганын белгәч, авыр сулап тын кала. Хәл җыеп бераз ята да: «Ерак шул. Белмидер шул минем хәлне...» дип, үзалдына гына уфтана башлый...

 

Таң атканда инде Галимә әби бөтен газапларыннан арынган иде.

 

Аңа хәзер хат та, хәбәр дә кирәкми.

 

Берни дә…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи