Журнал «Безнең мирас»

Төркиянең Казан шәһәрендә үтүче этник мәдәният симпозиумында Татарстан галимнәре катнаша

Төркиянең Әнкарә провинциясендәге Казан шәһәрендә “V халыкара этник мәдәният һәм сәнгать чаралары” дип аталган симпозиум эшли башлады. Өч көн дәвам итәчәк чарага дөньяның төрле илләреннән 165 галим чакырылган. Аларның 17се - чит ил фән эшлеклеләре. Җыенның максаты – төрле халыкларның этник мәдәниятен халыкара дәрәҗәдә таныту, яшәтү, үстерү, саклау кебек өлкәләрдәге проблемаларны барлау һәм аларны чишү юлларын эзләү, бу җәһәттән уртак нәшрият чарасы булдыру.
Симпозиумда 29 секция эшли. Анда халык мәдәниятен өйрәнүче галимнәр тарафыннан 164 доклад тәкъдим ителә, дип белдерә чараны оештыручы Гази университеты сәнгать һәм дизайн факультеты хәбәрләр сайты.
“V халыкара этник мәдәният һәм сәнгать чаралары” симпозиумына Татарстаннан Ислам университеты галимәсе Гөлнара Гайнетдинова, Татарстан Фәннәр Академиясе доценты Фәридә Таһирова катнаша. Бүген иртәнге сәгатьләрдә Гөлнара Гайнетдинова “Татарстан халкының мадди булмаган мәдәни мирасны саклау чаралары” дигән темага чыгыш ясады. Өйләдән соңгы утырышларның берсендә Фәридә Таһирова “Татар тел белемендә – сөлгеләр” докладын тәкъдим итте. Симозиумга якташыбыз, Арча кызы, Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова–Четин дә чакырылган. Ул “Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрендә татар халык әдәбияты үрнәкләре” дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Галимәнең үзе әйтүенчә, быел Галимжан Ибраһимовнын тууына - 130 ел, шуңа күрә ул барлык чыгышларын Г.Ибраһимов иҗатына багышлаган.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/13/150272/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру