"Татарстан-24" телеканалы тәүлек дәвамында кайнар яңалыклар тәкъдим итә
Бүген "Татарстан-24" телеканалы "челтәр" тарихын башлап җибәрде. Бу минутларда "Татмедиа"да телеканал эшенә багышланган матбугат конференциясе бара.
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин телеканалның беренче партнеры Яшел Үзәндәге "Зеленый Дол" телеканалы булуын билгеләп узды. Каналның төп концепциясе – тәүлегенә 24 сәгать һәм һәр сәгать саен республика яңалыклары. Андрей Кузьмин телеканалда ике теллелек принцибы саклануын белдерде.
"Татарстан-24" телеканалы генераль директоры Сергей Лобов телеканалда эш тәртибе турында тулырак сөйләде.
"Татар-информ"
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА