Журнал «Безнең мирас»

Татарлар берләшә икән, туган телдә сөйләшә – Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе

“Без, татарлар, берләшәбез икән, олылар да, кечеләр дә туган телендә сөйләшәчәк”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Казан арты” төбәкара форумында Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
“Бу – форумның районнардагы беренче чыгышы. Алдан ул Казанда, Әстерханда булды. Гомумән, татар яшьләрен берләштерүдә кирәк гамәлләрнең берсе. Мәдәният өлкәсендә эшләүче буларак, берләшүнең нәтиҗәсе күренә, дип әйтә алам. Без, татарлар, берләшәбез икән, олылар да, кечеләр дә, туган телендә сөйләшергә мәҗбүр була. Монда күп кенә төбәкләрдән дә килделәр. Алар үзебездә яшәүче яшьләр белән аралаша, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша. Безнең барыбызның да максатыбыз бер – телне саклап калу. Яшьләрнең тел ягыннан ачылуын без “Казан арты” кебек яшьләр форумында күрә алабыз. Форум Казан артында гына түгел, ә башка районнарда да дәвамлы булсын иде. Гомумән, Татарстанда актив яшьләребез күбрәк булса без бик шат булыр идек”, – дип сөйләде Рамил Мөхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, 16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнаша.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/17/148425/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру