Журнал «Безнең мирас»

Рус телле балаларга татар теле дәүләт теле буларак укытылачак - Әлфия Йосыпова

Рус телле балаларга татар телен нәтиҗәлерәк өйрәтү максатыннан татар теле һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясе булдырылган. Татар телен тиздән ике юнәлешкә бүлеп - туган тел һәм дәүләт теле буларак укытачаклар. Моның өчен яңа дәреслекләр әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова хәбәр итте.
“Быел май аенда татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе кабул ителде. Ул концепцияне без Фәннәр Академиясе белән бергә эшләдек. Яңа концепция буенча татар теле туган тел һәм дәүләт теле булып укытыла башлаячак. Хәзерге вакытта без татар телен 3 юнәлеш буенча – татар теле татар мәктәбендә, татар теле рус мәктәбендә һәм руслар өчен татар теленә бүлеп укытабыз. Дәүләт теле буларак укытканда, дәреслекләр Европа стандартларына нигезләнеп, дәрәҗәләргә бүленеп эшләнәчәк. Бу рус телле һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтүдә җиңеллекләр тудырыр дип уйлыйбыз”, - ди Әлфия Йосыпова.
Әлфия Йосыпова сүзләренчә, татар телен туган тел буларак укыту һәм дәүләт теле буларак үзләштерү юнәлешләре дә, үз чиратында, категорияләргә бүленәчәк. Бу бүленеш балаларның татар телен белү дәрәҗәсенә һәм сыйныфына карап башкарылачак.
татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру