Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләрендә

Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләрендә

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләренә килеп җитте.Эр-Рияд халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясен...

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләренә килеп җитте.



Эр-Рияд халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстаны Корольлекләрендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы даими вәкиле Олег Озеров, Эр-Рияд провинциясе губернаторы принц Фейсал бен Бандар, Согуд Гарәбстаны Корольлекләренең сәүдә һәм инвестицияләр министры, Россия Гарәбстан хөкүмәтара комиссия рәистәше Маҗид Аль-Кассаби каршы алды. Иртәгә биредә эшлекле очрашулар планлаштырыла. Аерым алганда, Татарстан Президенты гарәп инвесторлары белән авыл хуҗалыгы һәм икътисад мәсьәләләре буенча фикер алышачак.


Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар бар.


«Татар-информ»


Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи