Журнал «Безнең мирас»

Муниципаль һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре Uber таксиларында йөриячәк

Казанда урнашкан IT- паркта 140 тан артык компания резидентлары эшли. Якын арада биредә тагын Uber компаниясе дә барлыкка килү ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.


“Uber — ул, беренче чиратта, кулланучыларның үзара эшчәнлеген, каядыр барырга теләгән һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булучыларны бәйли торган нигез. Әле күптән түгел генә юлдаш алу мөмкинлеге бирә торган хезмәт эшли башлады, бу исә, үз чиратында, шейпинг хезмәте дигән сүз”, - диде Роман Шәйхетдинов.


Икенче проект исә Иннополис шәһәрендә компанияләрне теркәү белән бәйле. Бу очракта икътисад кына түгел, ә цифры технологияләр үсеше хакында да сүз бара, дип аңлатты министр. “Ул татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру гына түгел, ә республиканың икътисадына да зур йогынты ясый торган адым”, - дигән фикердә Р.Шәйхетдинов.


Өченче проект дәүләт һәм муниципаль орган вәкилләренә Uber компаниясе тарафыннан хезмәт күрсәтүгә бәйле. Бу, беренче чиратта, билгеле бер хезмәткәрләрнең, шәхси машиналарын алмаштыру максатыннан, йөртү буенча хезмәт күрсәтү.


“Әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтү буенча зур потенциал бар”, - дип саный Роман Шәйхетдинов.


Uberның Европада, Якын Көнчыгышта һәм Африкада сәясәт һәм коммуникацияләр мәсьәләләре буенча директоры Кристафор Бурхардт та әлеге проектка зур өметләр баглавын белдерде.


Uberның Россиядәге генераль директоры Дмитрий Измайлов билгеләп үткәнчә, әлеге компания машиналары илнең 16 шәһәрендә эшли. Алар көненә якынча 5 млн чамасы чакыру ала. Казанда исә Uber 2015 елның сентябреннән эшли башлаган. Хәзер анда 1 мең чамасы машина йөртүче хезмәт куя, компаниянең дистәләгән мең клиентлары бар.


“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру