Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Мулла" фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында"Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше" номинациясе лауреаты игълан ителде. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары...

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында"Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше" номинациясе лауреаты игълан ителде. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары - "Мулла" фильмын төшергән Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.
Алар кинофестиваль статуэткасын кабул итеп алдылар һәм "Мулла" фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйттеләр.

  • "Мулла" фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Казан кинофестиваленә йөз тотып төшерелде. Фильмда Россия актеры Марат Бәшәров та катнашты. Кинофестиваль ачылу тантанасында ул сәхнәдән жюрига мөрәҗәгать итеп, "Мулла" фильмына бик игътибар итүләрен сораган иде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171301/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи