Журнал «Безнең мирас»

“Хәтер китабы”ның яңа томнары басылып чыкты

“Хәтер китабы” редакциясе яңа ел алдыннан гына Әгерҗе районы буенча "Герои тыла Республики Татарстан" китабының 2 нче томының тиражын алды. Китап Әгерҗе районыннан 9024 тыл хезмәткәре турында мәгълүмат бирә, дип хәбәр итә редакциянең матбугат хезмәте. Әлеге күп томлы итеп планлаштырылган китап ватандашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтен күрсәтә.



Гыйнвар аенда китапның Азнакай районы буенча, фамилияләре А хәрефеннән башланып, Л хәрефенә кадәр булганнар кертелгән томы басылып чыгачак.


Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча "Они вернулись с Победой" китабының да 4 нче томының да тиражы әзер. Китапның бу томында районның фамилияләре С хәрефеннән башланып Я хәрефенә кадәр булган 3719 сугышчы турында мәгълүмат урнаштырылган. Биредә шулай алдагы өч томга керми калган ватандашларыбыз турында да мәгълүмат бирелгән.


Әлеге 44 томлы китапның Балык Бистәсе районына караган өлеше гыйнвар аенда чыгар дип көтелә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эш планында бар.


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру