Исем алыштыру — гаеп эш түгел
Госман хәзрәт Исхакый исем кушу, ошап бетмәсә, ямьсез булса, алыштыру турында фикерләрен әйтте.
Мөгез чыгарырга ярата да инде кайбер кемсәләребез. Әти белән әни кеше үз исемнәрендәге беренче иҗекне ала да моңарчы булмаган исем ясый. Югыйсә СССР төзелгәннең беренче елларында Мэлс кебек исемнәр уйлап табып (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин исемнәренең беренче хәрефләре), башсызлык ярышында беренчелекне күптән яуладылар инде. Ислам дине әһелләре исем кушу, ошап бетмәсә, ямьсез булса, алыштыру мәсьәләсенә ничек карый икән? Әлеге сорауга башкалабыздагы «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирде.
— Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Халкыбыз, исеме җисеменә туры килсен, май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндә, миңа калса, балага исем кушу мәсьәләсен дә күз уңында тоткан. Хәтта кайбер галимнәр, баланың исеме аның язмышына тәэсир итә, дип исәпли. Без, мөселманнар, яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәненә иман китергәнбез. Ул күпме гомер биргән, шулхәтле яшибез. Шулай булса да, Пәйгамбәребез, балаларыгызга күркәм исемнәр куегыз, дип әйтеп калдырган.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам боерганча, бала тугач, җиденче көнендә уң колагына — азан, сул колагына камәт әйтеп, исем кушыла һәм Аллаһы Тәгаләдән баланың иманлы, тәүфыйклы, озын гомерле, бәхетле, иленә һәм милләтенә файдалы кеше булып җитешүен сорап, дога кылына. Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Ата-ананың баласына карата өч бурычы бар: күркәм исем бирү, дингә өйрәтү һәм буйга җиткәннән соң өйләндерү яки кияүгә бирү», — дип әйткән. Әгәр җиденче көндә кушарга җай чыкмаса, әйтик, бәби табу йортына кереп исем кушарга рөхсәт итмәсәләр, бу эшне кичектерергә мөмкин. Җаһиллек заманында кушылган кайбер исемнәрне Пәйгамбәребез үзгәртә торган булган. Мәсәлән, бер кешедән исемен сорагач, тегесе Хәреб дигән. Бу сүз «сугыш» дигәнне аңлата, дип рәсүлебез аңа Сәлам исеме кушкан. Дөрес, кайберләре ризалык бирмәгән. Мәсәлән, Хөзен («кайгы» дигән мәгънәне аңлата) дигән сәхабәсе, әти-әнием кушкан исем бит, дип җаваплаган.
— Пәйгамбәребез нинди исемнәр кушарга тәкъдим иткән соң?
— «Габде» һәм «Хәмде» дигән сүзләр кергән исемнәр — ир балалар өчен иң хәерлесе, дип әйткән Пәйгамбәребез бер хәдисендә. Аллаһының 99 сыйфаты бар, дибез. Ул Әр-рәхим дә, Әр-рахман да… Аллаһы Тәгаләнең менә шушы сыйфатларына, эпитетларына «Габде» сүзен өстәсәң, әлеге Габдуллаһ дигән мәгънә чыга. Габдулла — Аллаһның колы дигән сүз. Габдрахман, Габдерәхим, Габделкаюм, Габделсамат кебек исемнәр татарларда бик күп. Мондый исемнәр ошап бетми икән, х, м, д тартыклары кергән исемнәр бирергә кирәк. Ягъни Хәмит, Габделхәмит, Мәхмүт, Мөхәммәт, Әхмәт сыман исемнәр. Европада яшәүче мөселманнар арасында беренче чиратта Мөхәммәт, Әхмәт шикелле исемнәр кушыла. Хәзерге вакытта Россиядә, үзебезнең Татарстанда Габделкәрим кебек матур исемнәр бирелә. Аллаһ исемнәре белән сак булырга кирәк, чөнки Раббыбызның Хаким (идарәче), Кәрим (юмарт), Галим, Рәхим кебек сыйфатларын «габде» кушымчасыннан тыш кушу рөхсәт ителсә дә, Аллаһы Тәгаләгә генә хас булган Рахман (рәхмәт кылучы), Халик (яратучы, бар кылучы), Бакый (мәңге калучы), Кадир (кодрәт иясе) кебек исемнәрен фәкать «габде» кушымчасы белән генә кую таләп ителә. Исем, әлбәттә, кеше гомеренә тәэсир итә. Искә төшерик әле: революциядән соң, совет заманында — сугышка хәтле, сугыштан соң нинди генә исемнәр куймадылар. Нарком, Рево, Космос та калмады. Ниндидер бер вакыйгага яки җитәкчегә багышланган исемнәр иде болар. Соңгы елларда бездә дә бер начар шаукым кузгалды. Телевизордан берәр сериал күрсәтсәләр, баш рольдә уйнаган кеше ошаса, шуның исемен куя башладылар. Ун-унбиш елдан сәясәт, дөньялар үзгәрә. Әллә нинди дус кешеләр дошманга әйләнергә мөмкин. Шуның өчен дә иң хәерлесе, иң матуры — Пәйгамбәребез тәкъдим иткән менә шушы исемнәр.
— Әле ислам динендә икенче, өченче дәрәҗәдәге исемнәр дә бар.
— Икенче дәрәҗәдә — пәйгамбәр исемнәре. Әйтик, Ильяс, Әюп, Гайсә, Муса, Йосыф, Сөләйман һәм башкалар. Ата-бабаларыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең исемен аерым гына кушмаган. Әйтик, янә бер исем-сыйфат өстәп, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтгали дип куйган. Чөнки Пәйгамбәребез үзе: «Кемнең алдында минем исемемне зекер итсәләр, миңа салават әйтсен. Исемем телгә алынганда миңа салават әйтмәгән кеше саранның сараны була», — дип әйткән. Өченче дәрәҗәдәге матур, мәгънәле исемнәр дигәндә Айнур, Айсылу, Илсөяр, Илнур, Илшат, Илгизәр кебекләре күздә тотыла.
— Кызыбыз динебезгә якынрак булсын әле, диючеләргә нинди матур исемнәр тәкъдим итәр идегез?
— Пәйгамбәребезнең әнисе — Әминә, кызы Фатима исемле булган. Җәмәгатьләренең исемнәре дә бик матур. Заманында мин бер кызыма — Нәфисә, икенчесенә Гайшә исеме куштым. Ул вакытта миңа, аларны ошатмыйча, кызыгызга ник әбиләр исеме куйдыгыз, дип әйтүчеләр дә булды. Шулай әйткән кешеләр хәзер үзләре намазга басты. Хәзер үзләренең оныклары Камилә, Фатима, Гайшә исемен йөртә. Менә нинди күркәм исемнәр! Мондый исемне ишетүгә үк, кара, бу бала нинди күркәм гаиләдән икән, дип әйтергә була.
— Заманында безнең халыкта Гөлмәрьям, Гөлмәрфуга кебек «гөл» сүзе кергән исемнәр популяр булган. «Гөл» сүзен кушканда, халкыбыз Мөхәммәд пәйгамбәрне күз алдында тоткан, дип әйтәләр әлеге уңайдан белгечләр. Бу хакта ни уйлыйсыз?
— Ишеткәнем юк иде. Кызык бу! «Миңле», «Биби» сүзе, кушымчасы булган, Миңниса, Бибисара кебек ике катлы исемнәр заманында бездә киң таралган булган. «Миңле» сүзе кушылган ир-ат исемнәре дә шактый күп: Минтимер, Миншәех, Миннәхмәт… Менә Канададагы оныгымның исеме — Сара. Әниемнең бертуган апасын искә төшереп, мин аны Бибисара дип йөртәм. Хәзерге вакытта күп кенә кызлар, егетләр үз исемнәрен мөселман ягына үзгәртә. Әйтик, үзебезнең Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов заманында Марс иде. 1995 елда безгә, исемемне үзгәртәсем килә, дип мөрәҗәгать иткәч, Габдулла хәзрәт Галиулла белән Мәрҗани мәчетенә барып, аңа яңа исем куштык. Ул мәшәкатеннән куркып тормады: бөтен документларында — паспортында, хәрби билетында, башкаларында да үзгәртте. Вәлиулла хәзрәт Якуб та башта Венер иде. Әти-әниләребез безгә совет заманында тузга язмаган исемнәр куйган икән, алар үзләре дә соңрак, нигә мондый исем куйдык икән, дип үкенде. Шундый бала аптырап йөри дә, исемемне алыштырасым килә, дип безгә килә. Үзгәртәбез — берни түгел! Паспортында, метрикасында ук төзәттерә икән, бик яхшы. Алыштыра алмый икән, гомер ахырына кадәр менә шушы мөәзин, мулла кушкан исеме белән йөри. Җеназа укыганда да менә шушы матур исеме белән телгә алына.
— Матур дидегез дә, малайларга Гүзәл, Нәфис дигән исем бирүләрен аңлап бетереп булмый. Кызлар исеме түгелмени болар?!
— Гүзәл дигән егетне ишеткәнем, күргәнем юк. Ләкин Нәфис, Нәфисәләр бар инде. Мин берничә Нәфис дигән кешене беләм. Алар — хакыйкатьтә нәфис, яхшы кешеләр. Әле менә бер көнне мәчетебезгә 18 яшьлек егет килде. Юньләп татарча да белми. Әнисе — татар, әтисе –урыс. Дөрес, хәзер әнисе икенче ире — татар кешесе белән яши. Егет дингә керергә, намаз укырга тели. Исемен алыштырасы, хәтта паспортындагы әтисенең исемен үзгәртеп, үги әтисенең исемен, фамилиясен алмакчы. Алсын — аның хокукы. Бу — гаеп эш түгел. Әнисен дә гаепләп булмый. Яшь чагында ашыгып башка милләт кешесенә кияүгә чыккан. Инде менә үзе дә намазга басмакчы. Дингә кергәч, билгеле, алар оныкларына чит-ят исем бирмәячәк. Онытмыйк: «Кыямәт көнендә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм ул Аллаһы Тәгалә каршына хисапка килеп басачак», — дигән хәдис бар. Исем үзгәртү дигәннән. Менә Линар дигән байтак танышым, исемен әллә ни үзгәртмичә, Линур булып калды. «Линар» сүзе «ут өчен» дигән мәгънәдә, Линур «яктылык» дигәнне белдерә. Гыйлем кирәк. Бала дөньяга килер алдыннан, ашыкмыйча гына, мөселман исемнәре арасыннан сайларга кирәк. Хәзер интернет бар, ахыр чиктә, аннан эзләргә була. Кавказның үзенә күрә, татарның үз күркәм исемнәре бар. Мәсәлән, бездә Әлфия, Зөлфия исемнәре бик киң таралган, әйтик, үзбәкләр Гөлнара, Дилором кебек исем куша. Исем милләткә, тарихка бәйле булырга тиеш дип уйлыйм.
— Тимур, Адель кебек исем кушуларын аңлавы читен. Бозылган татар сүзләре бит инде болар. Алина, Карина, Камилла кебек исемнәр дә еш куела башлады.
— Кайберәүләр урысча яхшырак яңгырый дип, Гомәр, Гали, Гайшә, Габдуллаларны Умар, Али, Адель, Айшә, Абдулла дип үзгәртеп куша. Милләтен хөрмәт итмәгән халыкның башкалар алдында хур, түбән булуы үз исемен хөрмәт итмәүдән башлана. Кайберәүләр үзләрен әтисе, әнисе кебек гарәп көньялары (читләтеп әйтүне аңлатучы кушма сүзләр) белән, әйтик, Әбү Әхмәт (Әхмәтнең әтисе), Өмме Мәрьям (Мәрьямнең әнисе) дип йөртә. Бу — гарәп милләтенең гадәте. Бу берничек тә Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә охшау түгел. Дөрес, «әтисе», «әнисе» дип эндәшү татарда да бар. Тик ул гаилә эчендә, бер-береңә эндәшкәндә генә кулланыла. Рәсүлебез: «Гарәпнең — гарәп булмаганнан, гарәп булмаганның — гарәптән, ак тәнленең — кара тәнледән, кара тәнленең ак тәнледән бернинди өстенлеге юк, өстенлек бары тик тәкъвалыкта, бөтенегез — Адәмнән, Адәм исә балчыктан яратылган», — дип әйткән.
— 70–80 ел эчендә бозылган гадәтләрне 7–8 ел эчендә генә төзәтеп булмый. Моның өчен өч буында динебезгә, тарихыбызга, телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. «Синең исемең ямьсез икән» дип, кисәк кенә кешене рәнҗетергә ярамый. Берәүнең дә, үзе әйтмичә, ашыгып исемен үзгәртмик. Бүген милләтебездә Русланнар күп. Хәтта имамнар арасында да Русланнар бар. Бер караганда, Арыслан исеменең үзгәртелгән, урыс теленә яраклаштырылган бер формасы бу. Исемне үзгәртү бик яхшы. Ләкин иң элек күңелдә булган иманны, милләткә мәхәббәтне, дингә булган ихласлыкны арттырсак, үзеннән-үзе барысы да яхшыра. Бер нәрсәне дә бөгеп, сындырып, ватып эшләргә ярамый. Динебез — үз ихтыярың белән кабул ителә торган нәрсә. Дингә көчләү юк. Әгәр дингә көчли башласак, Алла сакласын, нәфрәт тудырырбыз.
— Хәзрәт, сезгә исемнәр хакында язма әзерләргә барасымны белгәч, бер танышым: «Гөлнара исеме ут чәчәге дигәнне аңлата, диләр. Чынлап та, шулаймы? Белеш әле», — дип сораган иде.
— Чынлап та, «нар» татарча ут дигәнне белдерә. Дөрес, кемдер гранат чәчәге дип тә аңлата. Чөнки гранат җимеше кызыл төстә, утка охшаган. Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, Гөлнур, Нурия дип кушуың хәерлерәк. Нурия — яктылык иясе — матур бит! Шайтан утка табына. «Аны — Адәм галәйһиссәламне балчыктан, мине уттан яраттың», — дип шайтан карыша, Аллага буйсынасы килми. Шуның өчен сак булырга кирәк: нар — нар инде ул.
— Аеруча нинди исемнәр кушудан сакланырга чакырыр идегез?
— Пәйгамбәребез, башкаларга охшарга тырышкан бездән түгел, дип имансызларга, мөшрикләргә, мәҗүсиләргә охшарга тырышудан кисәтеп калдырган. Мәсәлән, халкыбызда киң таралган Венера, Марс, Диана, Аида, Ралина исемнәре — мәҗүсиләр табына торган иләһләрнең исеме. Мөселман кешесенең шәхсияте башкалардан аерылып торырга тиеш. Билгеле, гарәп исемнәре белән генә чикләнергә кушмыйбыз. Нинди милләт исемен кушсаң да ярый, мәгәр начар мәгънәле булмасын, динебезгә каршы килмәсен, телебезгә туры килеп торсын.
Ватаным Татарстан
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА