Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, «Шәҗәрәдә нәсел тамырларым – ядкәрләрдә аның тарихы» Бөтенроссия бәйге-фестиваленә йомгак ясау уңаеннан, «Шәҗәрә һәм гаилә ядкәрләре. Тарихы, өйрәнелүе, хәзерге хәле» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында үткән түгәрәк өстәлдә катнашучылар. /Фото – t.me/tatar_yadkarlare
Утырышта БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты, БТК Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» хосусый оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, ТР Хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыкларының телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова катнашты.
Шулай ук фестивальнең «Гаилә ядкәрләре» номинациясендә катнашучы һәм махсус приз алучылар – Алмаз Ишморатов, Рузалия Галиева, Казанның «Галәм» гимназиясеннән IV сыйныф укучысы Зилә Шакирова, фестивальнең җиңүчесе Диләрә Гафиятуллина чыгыш ясады. Сөйләшүне Фәнзилә Хәкимулла кызы Җәүһәрова алып барды.
Данис Шакиров әлеге чараның максаты – бу проектны халыкчан итү, тулы бер хәрәкәткә әверелдерү, дип билгеләде. Ул, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләренә кереп, Фәнзилә Җәүһәрованың «Гаилә ядкәрләре» проекты (16+) аккаунтын карарга, ядкәрләрен башкалар белән уртаклашасы килгәннәргә үзләренең тарихларын шул социаль челтәрләрдә урнаштырырга киңәш итте. «Ни өчен татар ядкәрләрен дөньяга күрсәтергә булдык? Чөнки һәрбер нәселнең үз тамгасы һәм шул нәселгә, гаиләгә генә хас булган бик үзенчәлекле ядкәрләре бар», – дип, Данис Шакиров һәр йортта диярлек әби-бабаларыбыздан калган дисбе, йөзек, шәмаил кебек истәлекләр; башкаларга сатарга, бүләк итәргә ярамый торган; саклау өчен тапшырыла, буыннан-буынга әманәт итеп бирелә торган әйберләр булуын искәртте. Әйе, ядкәрләр аша нәселебезнең, милләтебезнең тарихын язабыз. Һәрхәлдә алар, әһәмиятенә карап, язганыбызны раслый торган дәлил булып хезмәт итә.
Фәнзилә Җәүһәрова. «Шәҗәрәдә нәсел тамырларым – ядкәрләрдә аның тарихы» бәйге-фестиваленә барлыгы илледән артык ядкәр кабул ителде. Бәйгегә тәкъдим ителгән ядкәрнең гаиләгә килеп керү тарихын ачыклау, буыннар чылбырын төзү таләбе дә куелган иде. Ядкәрләрнең тематик төрлелеге дә билгеләнде. Алар арасыннан игътибар беренче чиратта әби-бабалардан калган шәмаил, догалыкларга, кулъязма яисә басма китапларга, алтын-көмештән ясалган зәркәнчелек эшләнмәләренә, кулдан тукылган тастымал, сөлге, җәймә, ашъяулык ишеләргә, эш коралларына бирелгән булып чыкты. Киләчәктә БТК сайтында «Татар гаиләсе ядкәрләре» виртуаль музеен оештыру мөмкинлеге дә карала. Бу эш нәтиҗәләре алга таба дәвам иттерелеп, «Татар гаилә ядкәрләре» дип аталган күптомлы фотоальбомда урын алыр, гаилә тарихын гына түгел, милләтебез тарихының да аерым сәхифәләрен яктыртыр дип торабыз.

«Гаилә шәҗәрәсе» номинациясендә I урынны алган Диләрә Гафиятуллинаны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР парламенты депутаты Данис Шакиров бүләкләде.
Дамир Исхаков. Шәҗәрәләрне өйрәнү – бик әһәмиятле юнәлеш. Мондый эш белән галимнәребез күптән шөгыльләнә. Әйтик, Р.Фәхреддин XX гасыр башында «Шура» журналын нәшер иткәндә, бик күп шәҗәрәне бастырып чыгарган. Аның архивында атаклы Карабәк шәҗәрәсе дә бар. Эчтәлегенә килгәндә, төрки дөньяда төрле шәҗәрәләр, мәсәлән, төрле халыкларны бер-берсенә тоташтырган, әйтик, татарны башкорт, нугайга бәйләп карый торган коллектив шәҗәрәләр дә мәгълүм. Болгарларның бортаслар һәм хазарлар белән туганлыгын дәлилләгән шәҗәрә бар. Инде үзебезнең заманга якынрак килсәк, гадиләре, катлаулыраклары билгеле. Гадиләре – гадәти кешеләрнең шәҗәрәсе. Ул озын да, кыскарак та булырга мөмкин. Билгеле, бабаларыбыз җиде буынны белергә, сакларга, буыннан-буынга тапшырырга тырышкан. Дөрес, затлырак татарларның шәҗәрәсе озын. Әйтик, Яушевлар нәселе нигезендә Карабәк шәҗәрәсе ята. Ул – Нократ татарлары шәҗәрәсе. Марсель Әхмәтҗанов аның күп кенә версияләрен бастырды. Тикшерә башлагач, ул Казан ханлыгы вакытындагы Арча кенәзләренең шәҗәрәсе булып чыкты. Чынлыкта, шәҗәрәнең очы монгол яулары килгәнче бу якта – Җаек буенда яшәгән Бачман ханга (Бачман солтанга) килеп ялганды. Соңрак аның нәселе Алтын Урда чорына, Казан ханлыгына кереп киткән. Бик кызыклы нәсел. Шуларны өйрәнүче буларак, шәҗәрәдәге һәр фактка игътибар итәргә кирәк дим. Әйтик, Бачман хан шәҗәрәсе бер төштә – Александр Македонскийга, икенче төштә Төркия ягына, госманлыларга тоташтырыла. Моның артында зур тарих ята. Бачман төркеме Җаек ягына XI гасыр урталарында килеп урнаша. Оренбург янында аларның Актүбә дигән башкаласы булган. Бу топоним Татарстанда, Казахстанда да сакланган. Үз заманында Петр Рычков бу шәһәр урынын, анда мөселман кабер ташларын күргән булган. Бачман хан кабиләсенең исеме – алпар, албыр. Алар көнчыгыш кыпчаклар, кимаклар нәселеннән булып чыкты. Болар Идел Болгарстаны белән тыгыз элемтәдә була, монгол яуларына бергә каршы тора. Яу вакытында Бачман үтерелсә дә, кабиләсе юкка чыкмаган, кешеләре Алтын Урда аксөякләре арасына кертелгән, тора-бара зур дәрәҗәләргә ирешкән. Татарлар үз бабаларын онытмаган, кайбер дастаннарда Бачман хан күренеп ала. Аның кабиләсе шактый ишле, кимендә илле мең кешеле булгандыр дип уйлыйм. Алар болгарлар, Алтын Урда составындагы башка кабиләләр белән катнашып, татар халкын барлыкка китерүдә зур гына урын тоткан, минемчә. Карабәк нәселен өйрәнү бик әһәмиятле. Бу җәһәттән күп кенә документ сакланган. Кайбер мәгълүматлар бүген дә халык хәтерендә саклана.
Шәҗәрәне өйрәнүнең тагын бер мөһим ягы бар. Әледән-әле татар белән башкортны аеру мәсьәләсе калкып чыга. Әйтик, Көнбатыш Башкортстанда еш кына кемнең кем икәнен белеп булмый. Әмма шәҗәрә буенча караганда күп нәрсә ачыклана. Мәсәлән, безнең Самара, Оренбург өлкәсендәге татар авыллары документларда «башкорт» дип язылган. Тик эченә кереп карагач, аларның бернинди дә башкорт түгел, кыпчак икәне күренде, һәм алар – Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәт белән бергә килгән кыпчаклар. Казан ханлыгы оешкан вакытта ул кыпчакларның бер өлеше, Казан ханлыгының көньяк чикләрен саклау өчен, читтәрәк, Самара, Сакмар елгалары буенда кала (ул территория Җаекка кадәр булган). Җир биләмәләре күп булу сәбәпле, урыс хөкүмәте аларны башкортлар составына кертеп куйган. Болар – килеп чыгышы ягыннан татарлар, Алтын Урда татарлары, кыпчак кабиләсеннән. Шушындый тарихи проблемаларны хәл иткәндә дә шәҗәрәләр кирәк. Әгәр яхшылап әзерләп алып килсәгез, шәҗәрәләрегезне «Туган җир» журналында бастырырбыз.
Фәнзилә Җәүһәрова. Шәҗәрәләрне өйрәнгәндә, хәзерге телебезгә ятрак тоелган исемнәргә зур игътибар бирергә кирәк. Бер исем артында икенче исемнәр килеп чыга, катлы-катлы сандык ачыла. Бу шәҗәрә бәйгесендә башлыча яшьләр катнашты, шуңа сөендек.
Фәрит Уразаев. Чынлап та, яшьләрнең күп катнашуы, биредә өч буынның бергә утыруы бик күңелле. Өч буын бабаларының да исемнәрен белмәгән кешеләр барлыкка килгән катлаулы заманда яшибез. Бүген җирсез, милексез, ата-бабалар рухына дога кылмый торган кавем формалашып килә. Нык борчый торган хәл бу. Борынгыларыбыз, кан тартмаса, җан тарта, берсе дә тартмаса, җир-су тарта, дип әйтеп калдырган. Моңа бик тирән мәгънә салынган. Ни өчен борынгылар шәҗәрәне онытмаска, яхшы белергә тырышкан? Чөнки ул – нәсел шәҗәрәсе булу белән бергә, нәсел җиренә хокук бирүче документ та. Нәсел тамгасы белән мөһер сугылса, ул юридик көчкә ия булган. Безнең илдә нәсел җирләре 1865 елда бетерелә. Шуннан соң административ бүленешкә, кантоннар системасына кереп китәбез.
Нәсел җирләре булганнар заманында шул урында авыллар салган, һәм бу авылларның нәсел җыены булган. Елына бер мәртәбә бабаларыбыз шунда җыелган. Аның төп үзенчәлеге – кыз бирү, кыз алу. Ягъни яңа буын барлыкка килүгә этәргеч, тәрбия бирү. Бу бәйрәмдә әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, бала-чага да катнашкан. Нәсел шәҗәрәсен булдыру үзеннән-үзе авыл, төбәк тарихына, татар милләте тарихына чыгара. Без үзебезнең нәсел җыенын беләбез. Мәчетләр тарихы, ревизия сказкалары аша эзләнә торгач, ачыкладык моны. Ничә авылга килен биргәннәр, ничә авылдан килен алганнар? Кырыкка якын авылдан. Менә шушы авылларның җыен-үзоешу системасы булуын да күрсәтә бу. Безнең бабаларыбыз язып калдырган шәҗәрә дә бар. Салагыш авылы музеенда безнең нәселгә караган, Янчурин биреп калдырган оригинал карта саклана икән. Анда бабайларның имзасы куелган, ясак түләгән документлары да бар. Бабаларыбыз каядыр күченеп китсә дә, гадәттә, нәсел җирләренә әйләнеп кайта торган булган. Бүгенге көндә һәркем нәсел шәҗәрәсен булдыра, тарихи документларны туплый ала. Ачкычы үзегездә. Нәселдәшләрегез кайларда яши, үзара багланышта торамы? Шәҗәрә аны ачыклау мөмкинлеге бирә. Балаларыбызны электрон формада булса да үзара элемтәдә торырга өйрәтергә тиешбез. Бүген ул беренче чиратта нәкъ менә шуның өчен кирәк. Бабаларыбыз буыннан-буынга нәсел җирен генә түгел, нәсел тамгаларын, нәсел тарихын да биреп калдырган. Ул төп байлык булган, киләчәк буынның яшәешен тәэмин иткән. Нейрочелтәргә корылган нәсел шәҗәрәсе милли аңыбызга салынган. Гомумән, ул – киләчәкне хәрәкәткә китерә торган проект.
Фәнзилә Җәүһәрова. Нәсел шәҗәрәсе вәкаләт бирә, дип әйтелде. Безнең якларга ислам дине таратырга килгән шәехләрнең кулында бабаларын Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләренә китереп тоташтыра торган шәҗәрәләре булган. Шәҗәрә татар дөньясында гына түгел, мөселман дөньясында да танылган, бөтен нәселеңне барлый торган документ дип исәпләнгән.
Фәрит Уразаев. Нәсел тамгасының әһәмияте турында берничә генә сүз өстим. Нәсел тамгалары аерым кешеләргә генә баглы булмыйча, бербөтен дәүләтләр төзегәндә булышкан. Әйтик, Чыңгыз ханның нәсел тамгасы. Дәүләтләр таралырга мөмкин, әмма кабер ташына төшерелгән нәсел тамгасы беркайчан да кайдан килүеңне онытырга ирек бирмәячәк.
Дамир Исхаков. Нәсел тамгасы турында мин дә берничә сүз әйтим әле. Бәхеткә, безнең татар кабиләләренең тамгалары сакланган. «Дәфтәре Чыңгызнамә» дигән әсәрдә 17 кабилә-ыруның билгеләре бар. Анда кошы, агачы, тамгасы һәм ураны күрсәтелгән. Тамга ни өчен әһәмиятле? Әгәр сез системалы рәвештә шушы тамгаларны өйрәнсәгез, үзегезнең борынгы ыру-кабиләгезгә килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә тамгаларны төшереп калдырмыйча, бик ныклап өйрәнергә кирәк. Аларның төрле вариантлары бар. Әмма күп итеп җыйганда барыбер бер уртак, борынгы тамга килеп чыга. Әлеге әсәрдә тасвирланган 17 татар кабиләсе Үзбәк хан заманында яшәгән төмән ыруларына бәйле. Аның сигезе – уң канатка, сигезе сул канатка караган; берсе – башкалада утырган кабилә. Шуларны тапсагыз, бәлкем, Алтын Урда чорына чыгарсыз. Кош турында мәгълүмат та бик әһәмиятле. Чыңгыз хан кошының исеме – ак шоңкар. Алтын Урда чорында акчаларда басылган ике башлы каракош – Чыңгыз ханның кабилә тамгасы ул. Урысларның гербы да шуннан алынган, Византиядән килмәгән. Татарның тәэсире монда да күренеп тора.
Ләйсән Низамова. Бу фестивальнең дәүләт программасына кертелүенә, бүген менә шундый дәрәҗәгә җитүенә бик шатмын. Чыннан да, бу хәл – өч-дүрт буынны гына түгел, биш-алты буынны туплый торган чара. Үзебез дә гаиләбездә шәҗәрә төзү белән шактый вакыт кызыксынабыз. Бездә дәү әнинең җиде буынны туплаган үз шәҗәрәсе бар иде. Мөселман кешесе җиде буынын белергә тиеш, дип юкка гына әйтмиләр. Алар һәрвакыт дога укып искә алына. Без иң әүвәл архивка мөрәҗәгать иттек, 2010 елларда дәү әти шәҗәрәсен өйрәнә башладык. Ул шәҗәрә бүгенге көндә дә тулыландырыла, зурайтыла. Икенче, өченче, дүртенче буын туганнарны туплыйбыз, берләштерәбез. Берберебез белән мәгълүмат алмашып торабыз. Ел да авылда, туганнарны җыеп, бәйрәм үткәрәбез. Шәҗәрәне дәү әти юнәлеше белән генә төгәлләмәдек, әби-бабай, шулай ук ирем ягыннан булган әби-бабайларны да өйрәндек. Хәзерге вакытта ул бер метр ярымга бер метр ярым зурлыкта эшләнеп, өйгә кергән уңайга зур итеп стенага элеп куелган. Балалар карый, бер-берсе белән таныша. Кунаклар җыелган вакытта иң элек шуңа игътибар итәләр.
Чарага килгәндә, бу фестивальне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Бу эштә әти-әниләр генә түгел, кечкенә балалар да катнашуына бик сөендем. Әби-бабайлар, әти-әниләр җыеп та, дәвам иттерүче булмаса, әлеге эш тукталып калырга мөмкин. Алга таба да шәҗәрәләр, гаилә ядкәрләре белән кызыксыну кимемәсен иде.
Данис Шакиров. Тамга булырмы ул, ядкәрме, безгә милләтебезне туплап торган шәҗәрә бәйгесенә тәгаен бер сүз - атама кирәк.
Фәнзилә Җәүһәрова. Алмаз Ишморатов безгә гаилә ядкәре булган сәгатен алып килгән. Хәзер ул шул хакта сөйләр.
Алмаз Ишморатов. Мин үзем Сарман районындагы Таулык авылында туып үстем. Илһам абый Шакировның бабасы Шакир безнең авылдан. Аның кушаматы да билгеле: аны Күке Шакир дип йөрткәннәр. Яңа Бүләк авылына 1928 елда гына нигез салына. Илһам абыйның әтисе өйләнгәч шунда күченеп китә. Әби-бабасы бездә кала. Минем әби аларны үлгәнче карап-тәрбияләп торган. Шакир бабай вафаты алдыннан әбиемә шушы 1876 елгы сәгатьне бүләк итеп калдырган. Аны төзәттердем. Мин – Чаллы шәһәрендә Сарман якташлык җәмгыяте рәисе. Бу сәгать хәзер минем офиста эленеп тора, бүген дә хезмәт итә.
Дамир Исхаков. Мин монда бер генә нәрсә өстим. Тукай районындагы күп татар авылларында Нократ татарлары яши. 18 гасыр ахырында ук Нократ татарларында сәгать ясаучы осталар булган. Бәлкем һөнәр шул яктан килгәндер.
Диләрә Гафиятуллина. Минем шәҗәрәдә 13 буында 1100 кешедән артык туган җыелды. Аларны архив документлары, гаилә истәлекләренә нигезләнеп җыйдым. Бүгенге көндә эшем шәҗәрәләргә бәйле, мин – «Туганнар» проекты авторы. Бу проект аша шәҗәрә төзү зарурлыгы һәм системалы гаилә психологиясе турында сөйлим. Хәзерге вакытта мин КФУның гаилә психологиясе кафедрасында магистратурада укыйм. Шул темага багышлап диссертация язарга ниятлим. Үз гаиләбезгә никадәр бәйле икәнлегебезне әле без чамалап, аңлап бетермибез. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең тәҗрибәсе, яшәеше бүгенгеләргә һәм алдагы буыннарга да тәэсир итәчәген һәрчак күз алдында тотарга кирәк. Психологлар гаилә тарихлары аша шәҗәрәнең бүгенге көнебезгә ничек тәэсир итүен ачыклый ала. Шәҗәрәсен белгән һәм белмәгән кешеләр арасында аерма бар. Шәҗәрәсен яхшы белгән кеше гадәттә белемле, кешелекле була. Яхшы, камил җәмгыятьтә яшисебез килә икән, без балаларыбызга әлеге эшнең мөһимлеген, зарурлыгын аңлатырга тиеш. (Диләрә үз чыгышы барышында түгәрәк өстәл эшендә катнашучылардан «Нигә мин шәҗәрәмне өйрәнәм?», дигән сорауга җавап яздыртты. Янә дүрт мәртәбә «нигә» дип сорады. Әлеге биш сорауга җавапларның һәрберсе алдагы җавапка бәйле иде. Бишенче җавап, гадәттәгечә, төрле кешенең төрлечә булды. Әйтик, бер күршемнең ахыргы җавабы, үземне яхшырак белү өчен; икенчесенең, үземне камилләштерү өчен, дип тәгаенләнгән иде. – Р.М.).
Дамир Исхаков. Казанда Адиль Беляев дигән кешенең Касыйм татарларына багышланган «Историческая генеалогия татарского народа» дигән шактый калын, бик яхшы китабы чыкты. Ул XVII-XVIII гасырлардан башланып китә. Шунда аерым-аерым буыннар, катнаш никахка керә дә, әкрен-әкрен юкка чыга. Бу процесс бик көчәйгән, һәм безнең заманда касыйм татарларының күпчелеге инде урыслашып беткән. Шәҗәрә менә шуны бик ачык күрсәтә.
Рузалия Галиева. «Гаилә ядкәрләре» фестиваленә тәкъдим иткән нәрсәбез – менә шушы кечкенә генә ваза. Без әбиебезнең әти-әнисе, туганнары репрессия тегермәненә эләккәнен белә идек. Менә 1913 елда төшкән фото. Хәернас бабабыз 58 яшьтә, аның хатыны Мансура әбиебез 61 яшьтә. Дүрт баласы, оныклары белән бергә аларны 1931 елны, барлык мал-мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөргәннәр. Өстәлдәге самавырны, ястык-юрганны да калдырмыйча алып чыгып киткәннәр... Аларның ике катлы йорты Кукмара районының Өркеш авылында мәктәп, клуб, авыл советы бинасы да булып торды. Утыз ел элек аны сүттеләр. Менә бу фотода бабай алдындагы бала – безнең әниебез. Бу ядкәрне – вазаны әниебез, әбиегезнең истәлеге, дип безгә сакларга биреп калдырды. Әниебез бу вазаны бик саклап тотты. Без, келәймәсенә карап, аның Ленинград фарфор заводында ясалганын ачыкладык. Әни, ни кызганыч, егерме елга якын урын өстендә ятты. 96 яшендә вафат булды. Бу ваза өйдә, сервантта, иң югары киштәдә торды. Әниебез урман, кыр чәчәкләрен ярата, аларны шушы вазага куя иде. «Татар ядкәрләре» конкурсы дәвамлы булсын, бу хакта күбрәк кеше белсен иде.
Ләйсән Низамова. Республикабызда мондый эш күптәннән алып барыла, төрле министрлыкларда, төрле юнәлешләрдә эшләнә. Мәгариф министрлыгында 2017 елда ук мондый чара зур колач белән оештырыла башлады. Катнашучылар бик күп. Алар районнарга чыга. Кечкенә, олырак балалар катнаша. Үз шәҗәрәләрен, ядкәрләрен тапшыралар. Шулай ук Татарстан архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да мондый эшне алып бара. Узган ел 8 яшьлек баладан башлап 94 яшьлек әбигә кадәр бәйрәмгә килгән иде. Сәхнәдә берьюлы йөз кеше басып торды. Бүгенге көндә өченче юнәлеш – Бөтендөнья татар конгрессы башлап җибәргән әлеге эш. Бәлкем халык белеп җиткермидер. Бу чараны тагын да җәелдерергә кирәк.
Фәнзилә Җәүһәрова. Нәсел, шәҗәрә дигәннән, авылда яшәгән һәр нәселнең бәясе, тасвирламасы, кушаматы бар. Мөгаен, кушаматларны да ипләп кенә барлый башларга кирәктер. Нәселгә тап төшермәү дигән нәрсә бар. Авыл белән авылның да аермасы бар. Авыллар да нәселгә барып тоташа. Бу бәйге-фестивальне оештырганда, без аның тема төрлелеген дә исәпкә алдык, эчтәлеген дә баетырга тырыштык. Алар бөтенесе бер ноктага – мин кем дигән мәсьәләгә барып тоташа. Татарда «минеке», «безнеке» дигән нәрсә бик әһәмиятле. Безнең җир, безнең чишмә, дибез.
Аллаһы насыйп итсә, без әле, шәҗәрә, гаилә ядкәрләренә игътибарны арттыру максатында, гыйльми конференцияләр дә оештырырбыз. Шәҗәрәләр, ядкәрләр – татар тарихы ул. Татар тарихын ачыклый, тәгаенли торган факт, матди генә түгел, рухи байлык.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала