Мәдәният Уку өчен 2 минут

Җәүдәт, Зөбәрҗәт һәм маэмай, яки ЯСАЛМА ТОРМЫШ

Г.Камал театрының зур залында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» спектакле куела, дигән хәбәр таралгач, күпләр аптырагандыр. Пьесада вакыйгалар академия театрының зур сәхнәсендә җәелеп уйнарлык түгел ләбаса!

 

Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар.

 

 

Шунда ук моннан 6-7 ел элек «Калеб» проектының бер чарасы буларак Әминә Миндиярова Г.Камал исемендәге театрның элеккеге бинасында кечкенә сәхнәдә куйган спектакль искә төште. Менә бу залга килешә иде. Геройлар күп түгел. Вакыйгалар XX гасыр башында бара. Фотосалон ачкан егетнең бай кызы белән фаҗигале тәмамланган мәхәббәт тарихын «Калеб» яшьләре шундый ихлас, матур, җыйнак итеп уйнаган иде. Пьесаны «Калеб»ләр ул чакта тикмәгә генә сайламаган. «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә ул махсус бүләк белән бүләкләнде. Бу юлы исә аны автор Илгиз Зәйниев киләсе елда татар театрының 120 еллыгын каршылап сәхнәләштергән.

 

Спектакльгә берничә көн кала театрда XIX-XX гасырлар чигендә татар җәмгыятендәге үзгәрешләр турында лекция оештырып, бик шәп эшләгәннәр анысы. Лекцияне тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Лилия Габдерәфыйкова укыды. Ни кызганыч, тыңлаучылар гына бик аз иде. Әллә реклама җитенкерәмәгән, әллә татар театр сөючеләренең фәнгә исе китми. Спектакльдәге вакыйгаларны аңлар өчен лекциядә сөйләнгәннәрдән берникадәр фикерләрне китерик.

 

 

Айгөл Гардисламова һәм Айгөл Миңнуллина. /С.Камалетдинов фотолары.

 

 

Спектакльдә вакыйгалар фотосалон тирәсендә әйләнә. Бу чорда фотосурәт сәнгате татар тормышына да үтеп кергән, димәк. Әмма иске карашлы муллаларның яңалыкка теш-тырнаклары белән каршы булулары турында беләбез. Лилия ханым фотосурәткә карашны үзгәрткән берничә факт турында искә алды. Мәсәлән, 1874 елда Лондондагы бер нәшрият энциклопедия өчен атаклы имам, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең фотосын сората. Ул елларда дин эшлеклеләре болай да фотога төшәргә мәҗбүр, чөнки рус теленнән гыйлем булуы турындагы таныклыкка фото кирәк була. Бу имтиханны XIX гасырның 80 нче еллары ахырында кертәләр. Фотога төшүчеләр арасында кадимче муллалар да була. Муллалар фотосурәткә төшә башлагач, халыкта да сурәт сынландыруга карата курку кими башлый. Бер-бер артлы фотоательелар ачыла. 1899 елда, мәсәлән, Казанда 11 сурәткә төшү салоны эшли. Күпчелеге Воскресенская (хәзерге Кремль урамында) урнаша. Галимә лекциядә фотосурәткә аз гына тукталды. Ә менә аның бу сәнгатькә багышланган аерым мәкаләләрен укып әллә нинди кызык хәлләрне белергә мөмкин. Фотосурәт сәнгате киң колач җәя башлагач, 1910 елда «Тәрҗеман» газетасының юбилее мөнәсәбәте илә Казан сабын кайнату заводында редакторы Исмәгыйль Гаспралының сурәте төшкән кәгазьгә төреп сабын чыгарганнар. Ә 1914 елда 100 еллыгы уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗани портреты төшерелгән кәгазьле конфетлар таралган. Кызык бит!

 

 

Алмаз Борһанов һәм Рәдиф Галимов.

 

 

Безнең өчен иң әһәмиятлесе исә фотосурәтләргә карап егетләргә – кәләш, кызларга кияү сайлаулары. Спектакльдә нәкъ шундый вакыйга бәян ителә. Мотыйгулла бай бердәнбер кызы Зөбәрҗәтне Габдрәшит байның улы Хәмзәгә кияүгә бирергә тели, моның өчен фотога төшәләр. Беренчедән, чордашлар арасында артта калган дигән дан чыкмасын өчен эшләнсә бу эш, шул ук вакытта булачак кияүгә кызның сурәтен илтеп ирештерер өчен дә кылына. Ләкин кыз бер ел инде шигырьләр язып җибәрүче, фотоателье тоткан Җәүдәт исемле егеткә гашыйк икән. Егет, рус теле укытучысы роленә кереп, байның өенә килә һәм Зөбәрҗәт белән очраша башлый. Матур мәхәббәткә чәчәк атарга бер яктан кызның әти-әнисе киртә булса, икенче яктан, егетнең кәрт уенына күңелен биреп, бөтен мал-мөлкәтен оттыруы комачаулый. Ахыр чиктә чын хәлне белеп алган Мотыйгулла егетне гарипкә калдырганчы тукмаклата, һәм Җәүдәт үлә.

 

Ике сәгать ярымга сузарлык вакыйга юк, әлбәттә. Әмма видеоинсталляция ярдәмендә үткән гасыр башы бай йортының интерьеры, фотосалон күрсәтеп тамашачыны бераз кызыктыруга ирешәләр. Яраткан актерыбыз Рамил Төхфәтуллинның уйнавы шундый сагындырган вә тансык, аны күрер өчен генә дә спектакльгә килерсең. Хатыны Наҗия ролендәге Илсөя Төхфәтуллина белән нәкъ үзләренең тормышларындагыча, чөкердәшеп яшәгән гаилә образы тудырулары да күңелгә хуш килә. Тамашачыны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – оркестр. Ул дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендә спектакльнең башыннан ахырына кадәр уйнап тора. Музыкаль бизәлешне Эльмир Низамов иҗат иткән, җыр сүзләрен Резеда Гобәева язган. Ләкин музыка аптырашта калдыра. Ник дигәндә, баш геройлар өчен язылган арияләр Европадан кергән аһәңнәр белән шыплап тулган һәм «Калеб»нең бүген көннән-көн колач җәя барган «Безнең җыр» проекты җырлары белән аваздаш. Берсе дә истә калмый, милли моң юк, сүзләре татар шигырь төзелешеннән бик ерак тора. Үткән гасыр башындагы тормыш турында спектакль куйгач, ул чорда музыка сәнгатенең торышы турында да өйрәнергә кирәк булгандыр, мөгаен. Фотосурәт кебек, ул елларда музыка да тыелган булуы турында да истә тотарга иде. Гариф Минкин, Гыйләҗетдин Сәйфуллин кебек берән-сәрән бакыр тәлинкәгә көй яздыручылар пәйда булуы, граммофоннар, үзебезнең композиторлар булмау сәбәпле, башлыча халык җырларын башкарулар, рус такмакларын татарчалаштырып җырлау таралган булуы турында актарып чыгарып күрсәтергә иде. Дөрес, соңрак татарда да хорлар, оркестрлар оеша башлый. Әмма сәхнәдә сурәтләнгән чорда әле Җәүдәтнең һәм аннан да бигрәк Зөбәрҗәтнең опера арияләре башкарган кебек авызларын зур итеп ачып җырлаулары дөреслеккә туры килми. Зөбәрҗәтнең Иске Татар бистәсендәге әтисе йортында тулган ай яктысында балконга чыгып бөтен әйләнә-тирәне яңгыратып җыр сузуын күз алдына китерәсезме?! Җырлаучылары шәп, әлбәттә. Айгөл Гардисламова һәм Җәүдәт ролендәге Алмаз Борһановның җырлавын тыңлавы рәхәт. Бүтән спектакльдә, милли көйгә, һичшиксез, җырлатырга кирәк аларны.

 

Спектакльнең жанры сакланмавы да таркаулык хисе тудыра. Жанры музыкаль мелодрама дип билгеләнсә дә, урыны-урыны белән анда комедия элементлары да кереп китә, Җәүдәтнең гарипләнгәч сәхнә буйлап аягын өстерәп, аңлашылмаган ымлыклар чыгарып йөрүе исә куркыныч кинофильмнарны хәтерләтә башлый.

 

Спектакльдә хәтта маэмай да бар. Чып-чын! Ул хезмәтчегә ияреп чыга. Үткән гасыр татар тормышы гына ясалма килеп чыккан…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 1
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи