Мәдәният Уку өчен 1 минут

Хәйдәр Бигичевны искә алу

«Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсенең татар музыкасы легендаларына багышланган «Кайтаваз» циклыннан чираттагы концерты Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) багышланды.

 

С.Камалетдинов фотосы

 

 

Хәйдәр Бигичевны шәхсән белгән, иҗатын хөрмәт иткән, шулай ук аның турында һәм хәләл җефете – күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиева хакында мәкаләләр язган кеше буларак, концерттан соң кулыма каләм алырга булдым.

 

13 ноябрь – артистны искә алу көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында узган әлеге музыкаль кичәгә тамашачы залны тутырып килгән иде.

 

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев – Татарстан һәм татар музыкаль сәнгатендә якты эз калдырган шәхес. Ул бер үк вакытта опера җырчысы да, халыкчан җырчы да иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты буларак күп кенә операда төп партияләрне башкарды. Аның башкаруындагы татар халык җырлары һәм Татарстан композиторларының әсәрләре исә бүген милли музыкаль хәзинәбезне тәшкил итә.

 

«Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концертында сәхнәдәге экранда Хәйдәр Бигичевның чыгышларыннан видеоязмалар күрсәтелде. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрына кушылып, яшь буын артистлар – Илгиз Мөхетдинов, Артур Исламов, Эльза Заяри, Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразыев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Хөсәенов һ.б. Хәйдәр Бигичев репертуарыннан танылган җырларны, шулай ук яшь композиторларның әсәрләрен яңгыратты.

 

«Концертны оркестр бик нык бизәде. Оркестр тавышын ишеткәч, Салих Сәйдәшев чорындагы татар театры һәм концертлары искә төште. Ильяс Камал шул традицияләрне уңышлы дәвам итә», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан дәүләт консерваториясе профессоры, дирижер Сәгыйть Хәбибуллин кичәдән соң.

 

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов «Калеб» берләшмәсенең «Кайтаваз»ын гениаль проект дип атады. «Бу проектның тәүге программалары легендар шәхесләр – Әлфия Авзалова, Илһам Шакировка багышланды. Хәйдәр Бигичев беренче чиратта опера җырчысы буларак татарны дөнья аренасына алып чыккан зур шәхес. Ул халык җырларын, композиторларның музыкаль әсәрләрен бөтен күңелен биреп башкарды. Әлеге җырларны үлемсез итте. Яшьләрнең аны искә алуы бик кирәкле гамәл. Шуны искәртәсем килә: тамаша залында артистның биш туганы утырды, алып баручылар бу хакта бер генә җөмлә әйтсә дә, нур өстенә нур булыр иде», – диде ул.

 

Фердинанд Сәлахов белән килешмичә мөмкин түгел: «Кайтаваз»ның яшь буынга олуг җырчыларның мирасын җиткерүдә тәрбияви әһәмияте зур. «Калеб»нең бу музыкаль проектын күбрәк тамашачы күрсен-белсен, ләкин «тәме китмәсен» өчен, елга бер программа әзерләп, аны берничә тапкыр күрсәтергә кирәктер. Халык, һичшиксез, киләчәк. Һәм, гадәттәгечә, тын да алмыйча тыңлаячак, дип уйлыйм. Радиотелевидение фондларына да яздырырга кирәк. Шушы изге эшкә тотынгач, киләчәктә Мәрьям Рахманкулова (1900-1988), Гөлсем Сөләйманова (1907-1968), Зифа Басыйрова (1910-1979) һәм башка җырчыларыбызны да искә алу күркәм булыр.

 

2008 елда Зөһрә Сәхәбиева тырышлыгы белән ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан яшь вокалистлар өчен Хәйдәр Бигичев исемендәге премия гамәлгә куелган иде. Танылган артистның истәлеген мәңгеләштерү, талантлы яшьләрне үстерү, Татарстан композиторларының иҗади мирасын таныту максатын куйган бу бәйгене тергезү дә мөһим.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи