Мәдәният Уку өчен 1 минут

Казахстан гимнын язышкан татар

Латыйф Хәмиди исеме бүгенге татар яшьләренә бөтенләй диярлек таныш түгел. Гаҗәеп талантлы композитор булса да, аның әсәрләре Татарстан радио-телевидение тапшыруларында яңгырамый. Ә бит Латыйф Габделхәй улы – Казахстан гимны музыкасы авторларыннан берсе. Аның «Абай» операсы, «Казах вальсы» кебек уникаль әсәрләре Урта Азиядә генә түгел, дөньяның күп кенә төбәкләрендә дә мәгълүм.

 

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди (1906-1983) – совет композиторы, КазССРның халык артисты, КазССРның Дәүләт премиясе лауреаты, КазССРның Дәүләт гимны авторларыннан берсе.

 

 

Шулай да Латыйф Хәмиди ни өчен гомерен казах сәнгатен үстерүгә багышлаган соң әле? Композиторның тормыш юлына күз салыйк. Ул чордагы күпчелек татар крестьянын мохтаҗлык төрле төбәкләр буйлап куалап йөртә. Латыйфның әтисе Габделхәй дә, Татарстаннан читкә китеп, шахтер, ташчы, балта остасы булып эшләп йөри. Һәм, ниһаять, Хәмидиләр гаиләсе 1913 елда Сәмәркандтан ерак булмаган Кәттәкурган шәһәрендә төпләнә. Биредә моңарчы Латыйфның әнисенең абыйсы Кәлимулла Сәгъдиев яшәгән була. Латыйф шунда укый да башлый. Балаларга музыканы Мәскәүдән килгән белгеч, милләттәшебез Гимал Тимербулатов укыта. Латыйф мандолинада уйный башлый. Җитмәсә, ул чорда әлеге мәктәптә танылган татар шагыйрәсе Заһидә Бурнашева (тәхәллүсе Гыйффәт туташ) эшли. Ул укучыларына поэзия күнекмәләре бирә, халык тарихын өйрәтә.

 

Мәктәптә укыганда ук Латыйф гомерен сәнгатькә багышларга хыяллана. Әмма әти-әнисе музыканы һөнәргә санамый. Шуңа Латыйф 1920 елда Ташкенттагы Татар мәгарифе институтына укырга керә. Биредә дә үзешчән сәнгать түгәрәкләре, хор, рус һәм неаполитан инструментлары оркестры эшли. Студентлар музыка белән шөгыльләнә, шигырь яза, рәсем ясый. Ял көннәрендә әдәби-музыкаль кичәләр үтә, анда ул вакытта Ташкентта яшәүче Һади Такташ та килеп йөри. Институтта уку чорында Латыйф Хәмиди фортепианода уйнарга өйрәнә, беренче шигырьләр җыентыгын чыгара. Киләчәктә профессиональ музыкант булу теләге көчәйгәннәнкөчәя бара.

 

Институтны тәмамлагач, профессиональ музыкаль белем алу максатыннан ул Казанга килә. Әмма Казан музыка училищесында композиторлар бүлеге булмый. Күңеленә бик ошап бетмәсә дә, Хәмиди виолончель бүлегенә керә. Уку башланганчы, бераз музыка салонында эшләп тора. Шунда ул Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Әхмәт Исхак кебек язучылар белән таныша, Муса Җәлил белән дуслаша.

 

Еллар үтсә дә, композитор булу теләге сүнми. Уйлана торгач, Латыйф Мәскәүдәге беренче музыка техникумының композиторлар бүлегенә барып керә. Бу вакытта инде Муса Җәлил дә Мәскәү дәүләт университетында укып йөри. Аларның дуслыгы тагын да ныгый. Балалар өчен бергәләп җырлар иҗат итәләр. Музыкаль хәзинәбезгә әверелгән беренче татар вальсы да шул чорда туа. Укуын тәмамлагач, Латыйф Хәмидине Казах дәүләт драма театрына эшкә чакыралар. 1933 елда исә Алма-Атада яңа музыкаль драма театры оеша, оркестр музыкантлары шунда күчә, композитор штаты да бетерелә. Нәтиҗәдә Хәмидигә дә Семипалатинск театрына эшкә керергә туры килә. Бу театр күбрәк гастрольләрдә йөри. Ләкин Латыйф анда да вакытын бушка үткәрми. Фольклор материаллары туплый. Мохтар Ауэзов кебек күренекле язучылар белән очраша. Абайның оныгы Архам Исхаков белән таныша. Тупланган материаллар композиторга «Абай» операсын язганда бик ярап куя.

 

Композитор буларак инде формалашып өлгергән, үзен таныта алган Латыйф Хәмиди 1936 елда кабат Мәскәүгә килә. Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый башлый. Бу чорда ул Мәскәүдә яшәүче Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй белән даими аралаша. Тиздән ачылачак татар опера театры өчен кадрлар әзерләнә башлауга шатлана. Ниһаять, бик тиздән үз милләтенә хезмәт итү мөмкинлеге туар дип өметләнә. Диплом эше буларак ул оркестр өчен «Татар сюитасы»н яза. Ике ел тиз узып китә. Диплом алгач, Хәмиди зур хыяллар һәм өметләр белән Казанга кайта. Әмма Мәдәният министрлыгындагы түрәләр маэстро белән сөйләшергә дә теләми. Нәҗип Җиһанов белән очрашу да нәтиҗә бирми. Йөрәге җәрәхәтләнгән композиторга бөтенләйгә Казахстанга китеп барудан башка чара калмый.

 

Билгеле, Казахстан инде үзен күрсәтеп өлгергән композиторны кочак җәеп каршылый. Мохтар Ауэзов тәкъдиме белән кайтуга ук ул казах халык инструментлары оркестрын җитәкли башлый. Алма-Ата дәүләт филармониясенең казах халык инструментлары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Тиз арада «Думбрада уйнау мәктәбе» дәреслеген чыгара. Гимн музыкасы, «Абай» операсы, «Казах вальсы», «Былбыл» җыры аның кабатланмас талант булуын раслый. (Бу урында тагын бер мисал китереп узыйк. 1992 елда казахлар гимннарын яңартырга уйлый. Конкурс комиссиясенә 750 гә якын тәкъдим керә. Әмма комиссия Хәмиди, Тулебаев һәм Брусиловский музыкасы барысыннан да көчлерәк дигән фикергә килә, һәм гимн үзгәрешсез кала.)

 

Казахстанның халык артисты Ермек Серкебаев үзенең укытучысы турында болай дип язган: «Әлбәттә, Хәмидинең иң күркәм әсәрләреннән берсе «Казах вальсы», аны ул Казанда язган, диләр. Аны «Татар вальсы» дип исемләргә теләве дә мәгълүм. Әмма язмыш аны казахныкына әйләндергән. Хәмиди безнең өчен кадерле туганга әверелде».

 

Латыйф Хәмиди 1983 елда 77 яшендә вафат була. Республика җәмәгатьчелеге инде үз улына әйләнгән олуг шәхесне зур хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озата.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи