Республика Милли музеенда Мәскәү татарлары турында китапны тәкъдим итү булды. Аны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән нәзарәтнең Мәдәният департаменты әзерләп бастырган.

Беренчеләрдән булып китапны ТР Милли музее җитәкчесе Айрат Фәйзрахмановка бүләк иттеләр /В.Васильев фотолары.
«Москва: город вязевый» китабының (16+) авторлары – галимнәр Ренат Аббянов һәм Марат Сәфәров. Моңа кадәр басылып чыккан Касыйм, Темников һәм Кострома татарлары турындагы китаплар җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан иде инде.
Проектның логотибы ук кызык башкарылган: гарәп хәрефләре белән Мәскәү дип язылган, хәрефләр арасына Мәскәү Кремле һәм Җәмигъ мәчете манарасын үрелдереп ясалганнар. Аларның янәшә сурәтләнүе тикмәгә түгел. Тарихчы Сергей Бартенев Кремльдәге Боровицкая манарасы турында язганда мондый фикер әйтә: «Италия һәм Европаның күпләгән манаралары арасында аңа тиңнәр юк. Россиядә исә бары тик Сөембикә манарасы гына аңа охшаган», – дигән ул.
ТУЗГА ЯЗЫЛГАН ТАРИХ
Китапта борынгы чорлардан алып бүгенгәчә татарларның Мәскәүдәге тормышы тасвирлана, күпләгән чыганаклар китерелә. Әмма барыннан да бигрәк Мәскәүдә табылган, каен тузына язылган чыганаклардан иң шәп сакланганы Тура бәй грамотасы кызыксыну уята. Аны 2007 елда казу эшләре вакытында табалар. Әмма 20 елга якын вакыт үтсә дә, ул әлегә кадәр фәндә сирәк чагыла. Бу китап аны беренче мәртәбә зурлап укучылар игътибарына тәкъдим итә. Тура бәйнең тамырлары Алтын Урдага барып тоташа. Үзе ул Мәскәүдә дәрәҗәле кеше саналган, Кремль тавы итәгендә үз йортында яшәгән. Әлеге каен тузында исә аның мөлкәте тасвирлана. Грамота XIV гасыр ахыры – XV йөз башына карый һәм урта гасырда Мәскәүдә татарларның тормышын күзалларга мөмкинлек бирә. Тура бәй исеменнән үзәк Россиядәге Турабьево авылы исеме ясалган дип гөманлана. Бар мөлкәтләр арасында аеруча зур урын атларга бирелгән. Кыр эшләрендә файдаланылучылары – аерым, чабышкы атлар аерым тасвирланган. Чабышкы атларның күп булуы Тура бәйнең хәрби хезмәт үтәгәне турында уйларга нигез бирә. Кремль тавы итәгендә сугыш кораллары һәм ат дирбияләре табылу бу фикерне ныгыта.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин китапның авторлары Марат Сәфәров һәм Ренат Аббяновка министрлыкның бүләкләрен тапшырды.
МӘСКӘҮДӘГЕ ТАТАР СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ
Борынгы чорлардан башлап, әкрен генә килә-килә, авторлар Мәскәүне шаулаткан татар сәүдәгәрләре тормышына аерым туктала. Мәсәлән, Мәскәү елгасы аръягында гомер иткән атаклы Ерзиннар укучыда кызыксыну уятырга мөмкин. Салих һәм аның туганнары, балалары яшәгән йортлар бүген дә сакланган. Салихның 13 яшендә элеккеге Тамбов губернасы, хәзерге Рязань өлкәсеннән Мәскәүгә килгәнен, байда йомышчы булып эшләгәнен, ахыр чиктә миллионнар белән эш итәрлек зур сәүдәгәргә әйләнгәнен беләбез. Байның кызына өйләнү дә аңа малын арттырырга мөмкинлек бирә. Хатыны вафатыннан соң ул Касыйм сәүдәгәренең кызын хатынлыкка ала. Ул чорда бөтен Зур Татар урамы тормышы Ерзин тирәсендә әйләнә дисәк тә арттыру булмас. Икенче хатыны А-Х.Шакулова да үлгәч, Салих Касыймнан сәүдәгәр хатын Зәйнәп Девишеваны ала. Ерзиннар турында хәтер озак саклана. Аерым алганда, мөселман бәйрәмнәре вакытында хезмәтчесенең Ерзин исеменнән татар һәм рус хәерчеләренә 3 әр сум акча һәм 6 шар аршын ситса тукыма таратканы турында озак еллар дәвамында рәхмәт белән искә алалар. Зур Татар урамында Салих улларының берсенә кияүгә чыккан Фатыйха Ерзина төзеткән йорт та саклана. Фатыйханың кызы Фатыйманы атаклы Мирсәет Солтангалиевнең хатыны буларак беләбез. Зур Татар урамында Солтангалиевтә кунакта милләтебезнең зур-зур шәхесләре була. Мирсәет Солтангалиевне алда фаҗигале үлем көтә. 1947 елда ул яшәгән Зур Татар урамына исә 1921дә Кырымда ак офицерларны һәм гади халыкны күпләп үтерүе белән дан тоткан Розалия Землячка исемен бирәләр. Фәкать 1993 елда гына татар урамына чын исеме кайтарыла. Бу китапта ничаклы татар сәүдәгәренең Мәскәүдәге тормышы тасвирланган!

Китап Сания Саженская һәм Мурат Анаев картиналары белән иллюстрацияләнгән. Рәссамнарның әлеге картиналарыннан Татарстан Милли музеенда күргәзмә оештырылды. Кунакларны күргәзмә белән Ренат Аббянов таныштырды.
ИСЕМНӘРДӘ ХӘТЕР САКЛАНА
Елга, тыкрык, урам, бистә исемнәре дә бабаларыбыз турында хәтерне бүгенгәчә саклый. Мәсәлән, Иске Тылмач тыкрыгы Тылмач бистәсе турында искәртә. Анда исә шәрык телләрен белүче татарлар яшәгән. Шулардан Семенов фамилияле татар морзаларын телгә алып үтәргә мөмкин. XVIII йөздә аларның Мәскәү елгасының аръягында урнашкан утарында мәчет эшләп торганы билгеле. Китап авторлары аларның нәсел дәвамчыларын эзләп тапкан. Семеновлар морзаларга барып тоташкан шәҗәрәсен кадерләп саклый. «Черкизово» исеме, академик С.Веселовский язганнарына караганда, Алтын Урдадан чыккан, Дмитрий Донской хакимлек иткән чорда руска хезмәткә күчкән данлыклы Сәркиз атлы кешедән килә. Сәркизгә бүләк ителгән җирләрдә Мәскәү белән Владимирны тоташтырган юлда Черкизово авылы барлыкка килә. Ул XX гасырда гына шәһәр сызыгына кертелә. Сәркиз авылны Илья Озаков атлы татар кешесенә сата. Авылның бер урамына Азаков исемен кушалар. Бүген ул урам юк инде. Аннары 400 елга якын авыл (Екатерина патша заманында чиркәү җирләрен казнага күчергәнчегә кадәр) чиркәү җирләре булып исәпләнә. XX гасыр башында бирегә берничә татар гаиләсе килеп урнашкач авылда татар тормышы кабат торгызыла башлый. Килеп төпләнүчеләр арасында Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 1905 елда Петербургта әзерләнгән Госман Коръәненең күчермәсен бүләк иткән Лотфулла Кумысников та була. Аңа кунакка исә ислам дине белгече Муса Бигиев еш килә. Бер авыл тарихы никадәр шәхесләребез турында хәтерне саклый! Китапны укып чыккач, Мәскәүдәге күпчелек топонимнар татар тарихы белән бәйле дигән фикергә киләсең.
МӘСКӘҮЛЕЛӘР ХАТИРӘЛӘРЕ
Китапта мәскәүлеләрнең хатирәләрен уку да кызык. Җырчы Наилә Фатехова, мәсәлән, әбисе ягыннан бабаларының Мансуров фамилиясен йөрткәне, Мансуров тыкрыгында яшәп иганәчелек белән шөгыльләнгәне, аерым алганда, Вахтангов студиясенә ярдәм иткәне турында кызык итеп язган. Танылган актер Сергей Шәкүров атасының гел татарча сөйләшүен, контузия аркасында начар ишетсә дә, профессиональ аучы буларак танылуын, Мәскәүдә ау этләрен асрарга рөхсәт алуы турында искә алган. Китап авторларының берсе Ренат Аббяновның әтисе Вәис абый атаклы Борис Моисеев коллективында биегән икән. Майя Плисецкая белән таныш булган, Элизабет Тейлор белән вальс әйләнгән, Елизавета II исеменнән оештырылган зур тантанада булган һ.б.
КИТАПНЫ ТӘКЪДИМ ИТҮ
250 биттән торган затлы китап-альбомда язылганнарның барысын да бәян итеп булмый, әлбәттә. Казанда аны авторлар Ренат Аббянов һәм Марат Сәфәров тәкъдим итте. Китапта тасвирланган хәлләрне укучы яхшырак күз алдына китерә алсын өчен, Сания Саженская һәм Мурат Анаев картиналар иҗат иткән, аларның фоторепродукцияләре текст белән аралаштырып бирелгән. Татарның шанлы тарихына тиң затлы, күләмле, матур булып чыккан әлеге басма! Рәссамнарның картиналарыннан Милли музейда күргәзмә дә оештырганнар. Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Мәскәү татарлары турында китапның 2026 елда Казаныбыз ислам дөньясының башкаласы буларак чил илләрдән күпләгән кунакларны кабул итәргә әзерләнгәндә басылып чыгу әһәмиятен искәртте һәм проектны эшләп чыккан язучы, нәширләргә министрлыкның бүләкләрен тапшырды. Мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов үзенең чыгышында татарларның кая гына барып урнашса да динне сакларга омтылуларын билгеләп үтте. Беренчеләрдән булып китапны Милли музейның яңа директоры Айрат Фәйзрахмановка да бүләк иттеләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала