Мәдәният Уку өчен 1 минут

Татар музыка сәнгатен үстерүгә безнең дә өлеш керде

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья РОСТОВЦЕВА озак еллар дәвамында Татарстан радиосында режиссер ассистенты булып эшләде. Музыкаль редакциянең эшен, аның эчке дөньясын бөтен нечкәлеге белән белә торган кеше иде. Күренекле музыкантлар, җырчылар белән якыннан торып аралашкан, аларның иҗатчы буларак үсешен күзәткән кеше ул. Игътибарыгызга аның радио архивында саклана торган истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Режиссер ассистентлары Айсылу Кәшипова, Наталья Ростовцева, тавыш режиссерлары Камил Фәйзрахманов, Всеволод Владимиров. 1997 ел. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

...Мин артистлар гаиләсендә туып үстем. Әти-әнием опера театрына нигез салынган көннән бирле шунда эшләгән. Әтием, Тихон Николаевич Ростовцев – режиссер, опера спектакльләрендә төп партияләрне башкарган җырчы. Әнием Бибиҗамал Гайнуллина балет труппасы солисты иде. Шуңа күрә классик музыка рухында тәрбияләнеп үстем. Үземнең дә тавышым ярыйсы гына иде, музыка мәктәбен дә уңышлы тәмамладым.

Безнең йортта яшәүче гаилә дустыбыз Галя Шипкова радио һәм телевидение комитеты рәисе Фаикъ Надыйровның секретаре булып эшли иде. «Наташа, эшлисең киләме?» – дип сорады ул миннән бервакыт. «Килә», – мин әйтәм. Шуннан ул мине җитәкләп радиога алып китте. Бернинди сынау сроклары билгеләмичә генә, тавыш операторы итеп эшкә алып та куйдылар. Бу 1964 ел иде.

Минем хезмәтем гаҗәеп кызыклы булып чыкты. Республикадагы бөтен яңалыкны иң беренче булып мин белеп барам. Бераз өйрәнгәч, дикторларны, чыгыш ясаучыларны, хәтта радиоспектакльләрне яздыру эшен ышанып тапшыра башладылар.

Мин эшләгән монтаж бүлмәсе тавыш яздыру студиясенең каршысында гына иде. Буш вакытларда шунда кереп, тавыш режиссерының эшен күзәтеп торырга ярата идем. Кызык иде миңа анда. 1971 елны, көннәрнең берендә, миңа музыкаль редакциягә режиссер ассистенты булып күчәргә тәкъдим иттеләр. Сөенечем эчемә сыймады шул мәлдә. Ул вакытта тавыш режиссеры гаҗәеп затлы шәхес, композитор Исмай Шәмсетдинов иде. Чын профессионал! Ул Бөек Ватан сугышын кичеп кайтып, Казан консерваториясен тәмамлаган, радионың музыкаль тапшырулар редакциясенә мөхәррир булып килгән, аннары аны яңа гына ачылган тавыш яздыру студиясенә күчергәннәр. Ул Татарстан радиосының беренче тавыш режиссеры иде. 

Исмай ага, пенсиягә киткәндә, үз урынына пеләмәше Инар Шәмсетдиновны алып килде (озак та үтми, без аның белән гаилә кордык). Инар абсолют ишетү сәләтенә ия булып, скрипкада һәм саксофонда оста уйный иде. Мине сокландырганы тагын шул: ул студиягә язылырга килүчеләрне сортларга аермый, танылган җырчыларны да, үзешчәннәрне дә тигез күреп хөрмәт итә иде.

Тавыш режиссеры Ифрат Хисамов белән ике ел бергәләп эшләдек. Ул – көчле музыкант, курайчы, композитор, шулар өстенә «алтын куллы» кеше – курай һәм кубызларны үзе ясый, гармуннар ремонтлый.

1982 елда безгә тавыш режиссеры булып мәдәният институты студенты Камил Фәйзрахманов килде. Без аның белән 21 елга якын бергә эшләдек. Күңелгә ләззәт бирә торган иҗатлы еллар булды ул. Камил музыканы да, яздыру техникасын да нечкәләп белә торган чын профессионал. Укымышлы һәм тәрбияле кеше. Еллар үткән саен, техника да үзгәрә, заманчалаша бара. Ул яңа кайтарылган һәр җиһазны бик тиз үзләштерә һәм алар белән виртуозларча эш итә иде. Шул елларда популярлашып киткән күп кенә җырчылар нәкъ менә Камил Фәйзрахмановка бурычлы, дип уйлыйм.

Всеволод Владимиров белән дә аңлашып, дус-тату булып эшләдек. Ул Казанга күчеп килгәнче Мәскәүдә радио режиссеры булган. Гаҗәеп зыялы кеше, югары класслы белгеч иде.

«Идел егетләре» ансамбле солисты Марат Әюпов бездә озак эшләмәде, әмма шул аз гына вакыт эчендә шактый матур эшләр башкарып өлгерде. Тавыш режиссерлары Искәндәр Мостафин, Айрат Шәйхетдинов та, электән яшәп килгән традицияләрне саклаган хәлдә, үз стильләрен булдыруга ирештеләр.
Бөтенсоюз радиосыннан тавыш режиссерлары Яковлев, Дудкевич, Данилин, Юнг, Романычев әледән-әле Казанга командировкага килеп тордылар. Болар инде дөньякүләм югарылыктагы белгечләр. Алар белән хезмәттәшлек итү безнең өчен чын һөнәри мәктәп булды.

Студиядә җыр башкару җиңел эш түгел. Чөнки микрофон синең һәр авазыңны, һәр сулышыңны тотып ала. Монда инде җырчының профессиональ яктан әзерлекле булуы, яздырасы җырны камиллек дәрәҗәсендә белүе таләп ителә. Ул яктан Фәхри Насретдинов белән эшләү җайлы иде. Әгәр ул язманың беренче вариантын ошатса, тагын яздырып карый, ә инде ошатмаса, үзенең әзерлегеннән канәгать булмыйча, шундук кайтып китә иде. Үзен дә, безне дә азапламады.

Кайвакыт мәзәк хәлләр дә булгалый иде. Шулай берсендә бер танылган җырчы «Риголетто» операсыннан «Герцог җырын» яздырырга килде. Аның гаҗәеп бер сыйфаты бар иде: кабатлап яздырган саен әйбәтләнә бара, тик бер югары нотаны һаман алып җиткерә алмый, бахыр. Фортепианода уйнап торучы концертмейстер тирләп пеште, чишенеп диярлек бетте. Без дә арыдык, аптырагач, тәнәфес ясарга булдык, микрофоннар сүндерелде. Нәкъ шул вакыт җырчы теге нотаны җайлы гына итеп җырлап куймасынмы. Тиз генә микрофонны кабыздык, әмма, күпме генә тырышса да, әлеге каһәр суккан нота бүтән ишетелмәде.

Илһам Шакиров белән эшләү бөтенләй башка иде. Ул студиягә ныклап әзерләнеп килә, бер җырны ике тапкыр яздырмый, чөнки беренчесендә үк үтә сыйфатлы язма ясала иде. Бер килүендә әллә никадәр җыр яздырып китә иде. 

Без эшләгән еллар татар музыка сәнгатенең, бигрәк тә җыр жанрының нык үскән бер чоры булды. Шушы эшкә күпмедер өлеш кертә алуым белән чын күңелемнән горурланам.

Илһам Шакиров.

 

Утызынчы еллар авазы

Татарстан радиосында ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Чорлар һәм җырлар» тапшыруының чираттагысы халкыбызның ХХ гасыр буйлап үткән юлындагы гаҗәеп үзенчәлекле чорга – 1930 елларга багышлана.

Бер яктан, илнең яңа җиңүләр яулап, алгарышка барган вакыты, якты хисләр, киләчәккә өметләр белән сугарылган еллар. Икенче яктан исә фаҗигаләр чоры.

Ул елларда әби-бабайларыбыз нинди җырлар җырлап юанган, композиторлар иҗатында нинди тематика өстенлек иткән, кайсы җырчылар популяр булган? Болар сезне кызыксындырмый калмас, дип уйлыйбыз, тапшыруны тыңларга (16+) тәкъдим итәбез.


 

Премьера
 

20 декабрьдә Татарстан радиосында тагын бер премьера эфирга чыга. Без аны тыңлаучыларыбызга Яңа ел бүләге итеп әзерләдек. Язучы һәм драматург Рөстәм Галиуллинның шаян хикәясенә нигезләнгән «Премия» радиоспектакле (16+), чыннан да, сезнең күңелгә бәйрәм рухы алып килер.

Инсценировка авторы – Раил Садри, режиссеры – Рамил Һидиятулла, рольләрне театрларыбызның иң мәшһүр артистлары башкара. 13 сәгать 10 минутта язучы Рөстәм Галиуллин белән шушы әсәргә кагылышлы әңгәмә тыңларсыз, аннары, 15 сәгать 10 минутта, радиоспектакль үзе эфирга чыга.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи